Логотип Идель
Бу – тема!

ВИЗАЖИСТКА СОРАУЛАР: МАКИЯЖНЫҢ ТӨП ХАТАЛАРЫ ҺӘМ ЛАЙФХАКЛАР

Әлеге язмада без матур булу серләре турында сөйләрбез. Профессиональ визажист Рәйлә Тюгашева макияж вакытында ясала торган хаталар һәм үзенең лайфхаклары белән бүлеште. Кызлар, аларны укып, исегездә калдырыгыз!

– Макияж ясау алдыннан нәрсә эшләү мәҗбүри?

– Нинди генә макияж ясарга алынсагыз да, башта бит тиресен әзерләргә кирәк. Ул берничә этапка бүленә: 1) Иң беренче итеп, мицелляр су белән битне яхшылап юарга кирәк. 2) Аннары тоник ярдәмендә битне йомшак кына сөртеп алу киңәш ителә. 3) Болардан соң бит өчен сыворотка кулланырга кирәк була. 4) Күз тирәләренә сөртелә торган крем да онытылмаска тиеш. 5) Белгәнегезчә, битне йомшарту кирәк, шуңа күрә махсус бит кремы сөртү мәҗбүри, тик ул артык майлы булмасын. Әгәр дә сезнең бит тирегез бик майлы икән, андый очракта махсус праймер сөртү киңәш ителә.

– Макияжны ничек бетерергә? 

– Башта шунысын әйтеп китәсем килә: күп кенә кызлар зур хата җибәрергә ярата, алар макияж белән йокларга яталар. Бу очраклар минем өчен коточкыч булып тоела. Һәрвакыт битне юып, кирәкле процедураларны үтәп кенә йокларга яту кирәк, чөнки косметикадан битнең тиресе тиз картая. Макияжны бетерүнең дә үз ритуалы турында сөйләп үтәсем килә. Башта битне махсус гидрофильле май белән ышкырга киңәш итәм. Гадәттә, ул органик майлар катнашыннан тора: миндаль, кокос, мүк җиләге, виноград булырга мөмкин. Аннан соң инде мицелляр су белән битне юасы була. Көндә куллана торган юынгыч (умывалка) белән битне ашыкмый гына юып алгач, тоник сөртеп кую яхшы. Болардан соң сыворотка, күзләр тирәсенә сөртә торган һәм бит өчен махсус дымландыргыч крем кулланып куялар. 

– Бизәнгәндә кызлар нинди хаталар ясый?

– Битне дөрес дәрәҗәдә дымландырмау – еш очрый торган хата. Әйтеп үткәнемчә, моның өчен махсус крем куллану кирәк. Хәзерге вакытта аларның төрләре бик күп. Иң мөһиме – ул артык майлы булмаска тиеш. Тагын еш очрый торган хаталар рәтенә үзеңә туры килми торган тон өчен крем сайлау керә. Сиңа туры килә торган тон буямасаң, макияжны дәвам итмәсәң дә була. Шунысын да өстисем килә: бизәнү һәрвакыт урынлы булырга тиеш. Мәсәлән, мәктәпкә яисә эшкә артык ачык төсле макияж ясап бару – бер дә урынлы булмаячак. 

Кызларда, бигрәк тә яшүсмерләрдә, еш кына үз яшьләренә туры килми торган макияж ясау күзәтелә. Бизәнгәндә караңгы помада төсләре куллану картайтып күрсәтә. Битнең матурлыгына басым ясау кирәк, ягъни бизәнү – ул кешенең матурлыгын да ачып җибәрергә тиеш. Ә нинди дә булса кимчелекләрне исә дөрес итеп яшерә белү мөһим. Шунысын да истә тотыгыз: һәр макияждан соң, бизәнү әйберләрен юып кую кирәк, чөнки анда микроблар үрчи. Бу этап турында күпләр оныта шул.

РӘЙЛӘДӘН ЛАЙФХАКЛАР:

1. Керфекләр куе һәм озын булып буялсын өчен, башта аларга пудра сөртергә кирәк;

2. Помаданы күзгә дә, биткә дә, иренгә дә сөртергә була;

3.Тушь кипсә, аны кайнар суга тыгып тора аласыз;

4.Тушь күз кабыкларына буялса, аның кипкәнен көтеп, каш щеткасы белән әкрен генә ышкып алып була;

5.Помаданы буяр алдыннан, төсе ачык, матур булсын һәм озак торсын өчен, башта иренгә тон өчен крем һәм пудра сөртергә киңәш ителә;

6.Көн дәвамында бит майланса, аны гади салфеткалар белән корытып алырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев