Логотип Идель
Бу – тема!

ВЕЛОСИПЕДЛЫ ЯЛ ӨЧЕН КАЗАННЫҢ ТОП-7 УРЫНЫ

Җәй – саф һавада спорт белән шөгыльләнер өчен шәп вакыт. Тик бөтен кеше дә спорт белән дуслашып бетә алмаганын яхшы аңлыйбыз. Ә велосипедлы ял турында син нәрсә уйлыйсың? Көннәрне рәхәт тә, файдалы да үткәрер өчен Казанда урыннар шактый. Велосипедта йөрергә сиңа башкаланың топ-7 урынын әзерләдек.

1. Кабан күле буе

Әлеге велосипед маршрутын казанлылар уңай бәяли. Биредә актив ял итү өчен кирәк булган бөтен әйбер дә бар: асфальт, кичен велосипедта йөрергә яратучылар өчен яхшы ут, матур күренеш. Шулай ук ярда берничә кафе бар, анда тукталып, кофе эчәргә була.

2. Кремль яр буе

Казансу елгасы буенча велосипедта йөрү дә яшьләр арасында популяр. Биредә велосипедта туйганчы йөри аласың, чөнки урын бөтен кешегә дә җитәрлек. Шулай ук яр буенда веломобиль дә эшли. Аны дусларың белән прокатка алып тора аласыз. Күңелле ял сезгә гарантияләнгән!

3. УРАМ экстрим паркы

Актив ялны яшьләр, гадәттә, бу урында уздырырга ярата. Паркта велосипед, самокат, роликлар прокаты эшли. Экстрим яраткан кеше өчен кызыклы мәйданнар да җитәрлек. Әле тагын парк Кремль яр буена тоташып китә – бу тагын бер плюс дип уйлыйм.

4. Аккош күле

Бу урында күңелле һәм файдалы әйберләрне, велосипедта йөрү һәм күл белән соклану,аның пляжында кызынуны берләштерергә мөмкин. Шәһәр шавыннан арыныр өчен әйбәт урын.

5. Фукс бакчасы

Фукс бакчасын кеше алай ук күп булмаган җир дип әйтсәк тә ярыйдыр. Биредә рәхәтләнеп ял итәргә мөмкин. Бакча шәһәр үзәгендә, Казансу елгасының сул як ярында урнашкан. Аннан ерак түгел генә милли китапханә, Ирек мәйданы һәм Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры бар.

6. Черек күл паркы

Биредә арендага велосипед һәм роликлар алып була. Монда зур мәйдан, ачык һавада менә дигән кафе, спорт мәйданчыгы һәм күп эскәмияләр бар. Өстәвенә, күләгәле җирләр дә күп.

7. Горький исемендәге парк

Тәгәрмәчле ял артыннан Горький паркына килсәң дә була. Велосипедны «Трудовые резервы» стадионыннан прокатка алырга мөмкин. Саф урман һавасы, тиеннәр, тирә-юньдә яшеллек, ә якында гына кафелар...Кыскасы, монда уздырган яллардан соң, синдә рәхәт арыганлык хисе күзәтеләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев