Логотип Идель
Бу – тема!

«ТУРНИРМИКРОФОН»: АРТИСТ, ЖУРНАЛИСТ, АЛЫП БАРУЧЫЛАРНЫҢ КАЙСЫСЫ ФУТБОЛДА КӨЧЛЕРӘК?

Иҗат кешеләрен хыялый, дияргә яратсалар, алар җирдә нык атлап йөри, араларында спорт белән дус булганнар да күп. Артист, журналист, җырчы, алып баручылар – аларның барысы да туп тибә белә һәм, хәтта, ярышларда да көч сынаша! Бу ялларда һәркем әлеге мизгелләрнең шаһиты була ала.

12 гыйнварда Казанның “Ак Барс” көрәш сараенда татар иҗади командалары арасында мини-футбол турниры узачак. Дүртенче тапкыр үтәчәк ярышлар халыкка “ТУРНИРМИКРОФОН” буларак таныш. Моның сәбәбе дә бар: анда профессиясе микрофон белән бәйле футбол сөючеләр катнаша.

Мини-футбол буенча ярышларның төп максаты – төрле профессия кешеләрен берләштерү, халык арасында массалы спортны, сәламәт яшәү рәвешен һәм татар телен популярлаштыру. Ярышлар ике этапта – төркем этабы һәм финал өлешендә узачак. Иң кызу уен 14.00-16.00 аралыгында көтелә, нәкъ шушы вакытта турнирның финалы көтелә. Биредә ике иң көчле команда арасында күчмә кубок уйнатылачак. Шулай ук уенчыларны “Иң яхшы капкачы”, “Иң яхшы сакчы”, “Иң яхшы һөҗүмче”, “Турнирның иң нәтиҗәле уенчысы”, “Турнирның иң яхшы комментаторы” номинацияләрендә дә бүләкләячәкләр. Ярышлар дәвамында популяр артистларның чыгышы да көтелә.

Кемнәр катнашачак?

– “Салават” җыр театры командасы (капитаны – Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов). Команда составында – Таһир Гайнуллин, Зөлфәт Фәхретдинов, Данир Сабиров, Рифат Зарипов, Айрат Закиров (Рөстәм Закировның улы), Рәзил Исмәгыйлев.

– Татар җырчыларының җыелма командасы (капитаны – Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров). Аның составында – Раяз Фасыйхов, Илнар Сәйфиев, Алмаз Шәрифуллин (“Айфара” солисты), Фәрит Низамиев, Риназ Фазлыйәхмәтов, Инсаф Бәдретдинов, Игорь Дмитриев, Илнар Ялалов, Айдар Җәләлиев (Татарстан республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле солисты).

– Татар журналистларының җыелма командасы ( капитаны – журналист, комментатор, «ТНВ» телеканалының спорт бүлеге җитәкчесе Алмаз Гафиятов).

– Татар алып баручылары җыелмасы командасы (капитаны – алып баручы, «BEZ» телеканалы продюсеры Фәнил Вакказов). Аның составында – Илшат Вакказов, Рәдиф Әхмәдиев, Рамил Шәрәпов, Рузил Гыйльфанов, Газинур Фәйзуллин, Булат Бәйрәмов, Ильяс Газизов, Илшат Исхаков, Илфир Җәләев).

– “Татар радиосы” радиостанциясе коллективы командасы (капитаны – “Татар радиосы”ның баш мөхәррире Айваз Садыров).

– “Болгар радиосы” радиостанциясе коллективы командасы (капитаны – “Болгар радиосы”ның баш мөхәррире Илфар Кәримов).

– К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры коллективы (капитаны – театрның әйдәп баручы артисты Салават Хабибуллин).

– Иганәчеләр командасы.

Быел әлеге турнирны Татарстанның Спорт министрлыгы һәм “Салават” җыр театры үз канаты астына алган. Ярышларны «BEZ» телеканалыннан, финал уеннарын “ТНВ” каналыннан да күрсәтергә планлаштыралар.

– “Салават” җыр театры командасында Салават Фәтхетдиновның улы Рөстәм дә уйнарга тиеш иде. Тик, аның күнекмәләре булу сәбәпле, бу ният барып чыкмады. Гомумән алганда, без быел татар артистларының балалары катнашкан аерым бер команда булдырасы идек. Мисал өчен, Гаделфәт Сафин, Зөфәр Билаловларның уллары футболны яхшы уйный. Тик быел бу теләк тормышка ашмады. Киләчәктә алардан торган аерым бер команда булыр, дип уйлыйбыз, – дип аңлатты “Ялкын” журналына татар алып баручылары җыелмасы командасы капитаны Фәнил Вакказов.

Әлеге турнирны һәр теләгән кеше тамаша кыла ала: керү – бушлай. Турнир дәвамында иганәчеләрдән бүләкләр уйнатылачак, аниматорлар белән аерым интерактив мәйданчык та оештырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев