Логотип Идель
Бу – тема!

ТУЛАЙ ТОРАК: ИСӘН КАЛУ СЕРЛӘРЕ

Мин балачакта «Универ» сериалын еш карый идем. Андагы тулай торак тормышының искиткеч кызык булуын күзәтеп, сокланып утыра идем. Шулай итеп: «Мин дә тулай торакта яшәячәкмен!” - дигән фикергә килдем һәм бу турыда хыяллана башладым.

2020 елның август ахырында, әни белән елый-елый саубуллашканда, минем мөстәкыйль тормышым башланып китте. «Ничек яшәрмен икән берүзем? Күршеләрем яхшы булыр микән? Ачтан интегеп ятмам микән?» кебек сораулар мине башта бик нык куркытты. Әмма яши-яши, тулай торакта яшәүнең серләренә төшенеп, барысы да үз урынына утырды. Әгәр синең дә олы тормыш юлына аяк басканчы тулай торак тормышы турында беләсең килә икән, җайлабрак утыр, хәзер мин сиңа бөтен серләрне дә сөйләп бирәм!

Чынлап әйтсәң, тулай торак мәсьәләсендә мин «джекпот» оттым, чөнки инде икенче ел рәттән Универсиада авылында торам. Бу – Россиядә иң зур тулай торак кампусларының берсе. Биредә нәрсә генә юк: Универсиада авылы үзе тулы бер микрорайон кебек. Ләкин шуны онытмаска кирәк: бу – шундый ук тулай торак. Шуңа күрә башка җирләрдәге кагыйдәләр һәм серләр монда да актуаль.

Тулай торак нәрсә бирә ала?

1.  Мөстәкыйльлек

Тулай торакта әни дә, әти дә, әби дә юк. Шуңа күрә бөтен проблемаларыңны үзеңә хәл итергә туры киләчәк. Гомеремдә беренче тапкыр үзем “Ашыгыч ярдәм” машинасын тулай торакта чакырдым. Гомеремдә беренче тапкыр квитанцияне үзем тулай торакта түләдем. Гомеремдә беренче тапкыр вантуз куллануым тулай торакта булды. Бик күп – «гомеремдә беренче тапкыр»лар нәкъ менә монда иде. Мондый тәҗрибә гомерлеккә истә кала, чыныктыра.

2. Яңа дуслар, танышлар табу

Тулай торакка күчү – яңа тормыш башлап китү дисәң дә була. Чөнки монда бар да башкача. Шул исәптән, дуслар, танышлар да. Биредә төрле юнәлешләрдән, төрле факультетлардан, дөньяның төрле төбәкләреннән меңләгән студент җыелган. Әгәр дә тормышыма тулай торак килеп кермәсә, минем дусларым алай ук күп булмас иде кебек. Чөнки нәкъ менә алар – тормышымны бизәүчеләр. Күршеләр белән яхшы мөнәсәбәттә булу – бик мөһим әйбер. Әти-әнидән аерылып киткән бала өчен, зур шәһәрдә берәр нинди якын кеше табу  – зур байлык. Күршең – сердәшчең дә, сиңа савыт-саба юарга кушучы да, ашатучың да, өй эшләрне күчерергә бирүче дә, синең белән төнге сәгать бердә шаурма эзләп йөрүче кеше дә.

Киңәш: Өлкән курслар белән таныш булу – уку өчен дә, яшәү өчен дә бик файдалы. Күпләр үзләренең иске конспектларын, өй эшләрен биреп торырга каршы түгел. Олырак студентлар сезгә укытучыларның кайсы кырыс булачагы, тулай торак кырыенда кайсы шаурма тәмлерәк булуы турында сөйләп бирерләр. Шуңа күрә, алар белән дуслашырга тырыш.

3. Бердәмлек

Универсиада авылында яшәгәндә мин беркайчан да берүзем булмадым. Гомумән, тулай торакта бердәмлек аеруча сизелә. Чөнки туган көннәр булса да, имтиханнарга әзерләнү булса да, гайбәт сөйләү булса да бөтенесе бердәм бер зур компания булып җыела. Синең янәшәңдә ярдәмгә килергә, ашарга пешергә, ризыгыңны ашап бетерергә ярдәм итүчеләр бик күп булыр.

Тулай торакта гади чәй эчүләр – бик сирәк күренеш. Гадәттә, ашауның 10 нчы минутында ук өстәл янында утырган халык берәр кемнең гайбәтен сата башлый.  Безнең очракта исә, кичә, мәсәлән, Салават Фәтхетдиновның «Салкын чәй» җырын җырлау белән тәмамланды.

Дүртенче катта курсташыңның төчкерүе дә, күрше бүлмәдәге кызның җырлавы да, каршы бүлмәдәге берәүнең ашарга пешерүе дә – барысы да ишетелә. Ничек инде монда үзеңне ялгыз тоеп булсын ди?

4. Тараканнар белән танышу

Иртәгез бүлмәдәш кызыгызның таракан күрүеннән чинавына башланып китсә, көнегез уңышлы үтәр дигән әйтем бар. Искиткеч шәп тулай торакта яшәсәм дә, мыеклы дуслар белән танышырга өлгердем. Тараканнар белән яшәүнең иң куркынчы  ягы – аларның тышкы кыяфәте һәм мескеннәрне өйгә алып кайту. Гомумән, бүлмәне чиста тотып, вакытында җыештырып, ризык кисәкләрен калдырмыйча, махсус агулар алсаң, алардан котылып була. Ике ел тулай торакта яшәгәннән соң, мин инде «Тараканнардан ничек котылырга» дигән гайд та чыгарырга әзер.

5. Атмосфера

Тулай торакта – аерым, бернәрсәгә дә охшамаган атмосфера. Бу – дуслык, яшьлек, дәрт, шаярулар кушылган искиткеч күренеш. Мондагы тавышлар, исләр атмосфераны тулыландыра гына. Күршеңә кереп тоз, кыяр, себерке, дару сорау, бергә утырып ашау, туган көннәрне бәйрәм итү, елау һәм тагын бик күп «бергә»ләр – болар бары тик тулай торакта гына була торган кабатланмас, кадәрле мизгелләр.

Ашарга пешерәм дисәң дә бит, башта электр плитәсе белән танышырга кирәк булачак. Әлеге «могҗиза» – ризыкны пешерерлек температурага кадәр җылынганчы, мин: өс киемемне алыштырырга, инстаграмда бөтен лентаны карап чыгарга, 2 килограм бәрәңге әрчеп куярга яисә күрше кызларыма көнем ничек узганын тулаем сөйләп бирә ала идем.

Кыскасы, тулай торакта яшәү һәр кеше үз гомерендә кичерергә тиешле искиткеч этапларның берсе. Киңәш итәм! 10/10 балл куям толай торакка!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев