Логотип Идель
Бу – тема!

ТР КОНСТИТУЦИЯСЕННӘН ӨЗЕКЛӘР ҺӘМ БАЯНГА КУШЫЛЫП ҖЫРЛАУ: «МИН ТАТАРЧА СӨЙЛӘШӘМ»нән ФОТОРЕПОРТАЖ

26 апрель – төрле чара, бәйрәмнәргә бай көн. Әмма яшьләр өчен бу көннең алыштыргысыз символы – «Мин татарча сөйләшәм» акциясе. Быел ул икенче тапкыр Камал театры каршында узды. 

Алып баручылар – блогер Ләйлә Лерон-Бахмутова һәм музыкант Yatmas Dusai (Марат Зинһар) чараны татар телендә сөйләшүнең бүгенге көн тренды булуы турында диалогтан башлап җибәрделәр. Сәхнәдә бер-бер артлы Gauga, Enaecash, ОММАЖ, Анастасия Макарова, АлияНУР һәм башка музыкантлар чыгыш ясады. Чара быел үзенең 18 яшьлеген бәйрәм итә, шуңа сәхнәгә олпат шагыйрьләр – Ркаил Зәйдулла, Газинур Морат, Рабит Батулла һәм Ләбиб Лерон менде. Алар сәхнәдән үзләренең 18 яшь чакларында язылган шигырьләрен яңгыратты. Быелгы акциянең тагын бер яңалыгы – Татар теле Рәисен билгеләү. Әлеге исемгә чарага берничә атна кала тел, мәдәният, тарих темаларына фикерләрен актив рәвештә үзенең социаль челтәрләрендә җиткереп барган кеше лаек дип табыла. Алты катнашучы арасыннан блогер Ринат Галиәхмәтов Татар теле Рәисе дип игълан ителде һәм ел әйләнәсендә милли чараларда махсус кунак буларак катнашу мөмкинлегенә ия булды. 

Алда санап үтелгәнннәрдән тыш, бу елгы «Мин татарча сөйләшәм» акциясе Qaynar төркеме солисты Рәдиф Кашаповның Татарстан Республикасы Конституциясеннән аерым маддәләрне укуы, нәкъ шуннан соң бөтен сәхнәдә ут бетү һәм йөзләгән кешенең чара хедлайнеры Раил Арслановның баянда уйнавына кушылып «Әлдермешкә кайтам әле» һәм «Салкын чәй»не җырлавы белән истә калыр, мөгаен.

Фотолар: Фирүзә ЗАКИРҖАНОВА

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев