TOXIC АДӘМ: НИЧЕК СӨЙЛӘШЕРГӘ?
Ниткән toxic, анысы кем инде тагы, дип уйлыйсыңмы? Үзем дә шулай дим, чын. Үз телебездә дә бар бит инде ул сүз, име? Утырган булам инде шунда, кыланып, toxic, имеш. Ярар, әйтсәм-әйтим инде, текәрәк баш исем куясы килде, шуңа әллә ниләр уйлап чыгарып утырам...
Тик шулай да, бәлки кемдер аңламагандыр, я моңарчы ишеткәне юктыр... Кем турында сүз бара соң? Toxic people’ларны (токсичные люди) икенче төрле эмоциональ яктан балигъ булмаган кешеләр дип атыйлар. Мондый кешеләр белән аралашу бик авыр: алардан күпчелек негатив сүзләр, эмоцияләр генә “чыга”, алардан җылы сүзгә караганда усал, төрттерүле сүзләрне ешрак ишетәсең, һәм алар белән аралашканнан соң күңелгә юшкын утыргандай була: менә әле генә яхшы кәеф белән йөри идең, югыйсә, хәзер әнә берни аңламыйча, төшенкелеккә бирелеп утырасың... Шундый алар, “агулы” кешеләр!
Аларның авыр эмоциональ халәтенә, тискәре йогынтысына бирешмәс өчен нишләргә соң? Менә берничә кагыйдә:
Үз хисләрегезгә ышаныгыз. Кайвакыт “агулы” кешеләрне тиз генә аерып бетереп тә булмый. Тик сез берәр кеше белән һәр аралашудан соң үзегезне сыгылган лимон сыман хис итәсез, төшенкелеккә бирелә башлыйсыз икән, котлыйм: сез инде кайчаннан бирле “агулы” кеше белән аралашып йөргәнсез! Янәшәгездәге кешенең шундый икәнен никадәр тизрәк тоеп аласыз, сезнең өчен шулай яхшырак.
Үзегезнең шәхси чикләрегезне төгәл билгеләгез. “Агулы” кешенең иң яраткан шөгыльләренең берсе – икенче берәүнең шәхси чиген җимереп, үзенең тискәре халәте белән басым ясау. Мондый мөнәсәбәткә түзеп торырга ярамый, йомшак холкыгызны читкә куеп торыгыз һәм кирәк вакытта мондый сөйләшүләргә чик куя белегез.
Тыелырга өйрәнегез. Бу катлаулы, әмма мөмкин. “Агулылар” үзенең каршысындагы кешене тискәре халәт чокырына өстерәргә үлеп ярата. Аның провокациясенә бирешеп, негативка негатив белән җавап бирсәгез, ничек ул чокырга төшеп киткәнегене сизми дә калырсыз.
Аралашу белән идарәне үз кулларыгызга алыгыз. Теге кешеләр (туйдым инде шул бер сүзне кабатлап, билләһи, алга таба алмашлыклар белән генә чикләнергә тырышырмын) – коеп куйган манипуляторлар. Аралашу процессында, кинәт кенә теманы алыштыру ярдәмендә, сез сөйләшүне үзегез теләгән якка “бора” аласыз – ул югалып калачак һәм бераз басыла төшәчәк.
Үзегез турында ни сөйләвегезне колагыгыз ишетсен. Андыйлар, гадәттә, артык ачык була – үзенең тормышындагы барлык тискәре вакыйгалар капчыгын сөйләшү барышында ничек җәһәт кенә каршыгызга ачып салуын сизми дә калырга мөмкинсез. Бу – үзенә күрә кешене якынайту һәм манипуляцияләү ысулы. Бу ачык сөйләшүгә җавап итеп сездә дә үз проблемаларыгыз белән бүлешү һәм бераз бушанып алу теләге туарга мөмкин, тик моны эшләргә кирәк түгел: һәрбер әйткән сүзегез киләчәктә сезгә каршы кулланылырга мөмкин.
Катгый булудан курыкмагыз. Әгәр сез оялчан, йомыкый кеше икәнсез, безнең бу язмабыз “геройлары”, сезгә мөгаен гомерегез буе ябышып йөри торгандыр. Сәбәбе бик гади: оялчан кеше аларга көндәш түгел, аңа басым ясау күпкә җиңел. Үз фикереңне кистереп, кайвакыт бераз усалрак формада әйтүдән курыкмаска кирәк: ни беләндер килешмисез, нидер ошамый икән, шундук әйтегез!
Качу планын уйлагыз. Алдалау яхшы түгел, әлбәттә, тик андый кеше белән аралашу процессында тискәре халәткә чыдый алмый башлыйсыз икән, сөйләшүне туктату өчен берәр ни уйлап табыгыз: “ой, минем бит күрешәсе кешем бар иде”, “аһ, эчем авырта, киттем әле мин”, “вәт тишек хәтер: минем синең белән сөйләшүне туктатыр вакыт җиткән икән, киттем мин, яме!” (әйе, кайвакыт чынбарлыкны юморга төреп бирүдән дә отышлырак юл юк). Һәм акрын гына, я бик тиз китеп барабыз. Иң мөһиме, артыгызга борылып карамагыз!
Һәм, афәрин, сез “агулы” кешедән котыла алдыгыз! Үзегезне мактап алырга онытмагыз, яме. Алайса, үзеңне үзең мактамасаң, дигәндәй...
Сәламәт булыгыз! Физик яктан гына түгел, чөнки психик сәламәтлек кайвакыт күпкә мөһимрәк тә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев