Логотип Идель
Бу – тема!

ТӨРКЕМДӘШЛӘР БЕЛӘН НИЧЕК УРТАК ТЕЛ ТАБАРГА?

Мәктәпне тәмамлап, югары уку йортына керү – иң дулкынландыргыч вакытларның берседер, мөгаен. Ничек тулай торакка, яңа кешеләргә ияләшергә? Бу сорау барлык беренче курска килүчеләрне дә борчый. Без яңа гына институт бусагасын атлап кергән студентларга төркемдәшләр белән уртак тел табу буенча киңәшләр биреп үттек.

Төркемдәшләрнең сиңа ни өчен кирәк булуын беләсеңме? Сезне бер үк төрле әйберләр кызыксындыра: имтихан, паралар, семинарларга әзерлек, курс эшләре... Санап китсәң, алар бик күп. Төркемдәшләр бергә борчылырга, куркырга һәм бер-берсенә ярдәм итә белергә тиеш. Шул очракта гына сез кырыс укытучы һәм куркыныч сессияләрне җиңеп чыга алачаксыз. Тик яңа танышлар белән дуслашыр өчен, үзеңнән башларга кирәк:

Чын-чынлап кызыксынуыңны күрсәт.

Башкалар белән кызыксыну, үзең турында гына сөйләмәү – бик мөһим. Чөнки бу төркемдәшләр белән аралашуның киләчәген билгели. Төркем эчендә аралар ышанычлы, мөнәсәбәтләр җылы булсын дисәң, алдан ук яңа танышлар белән якынаю ысулларын эзләргә кирәк. Әйтик, алар өчен сораулар исемлеген төзеп карарга мөмкин. Бу сораулар теләсә нәрсә турында була ала. Әлбәттә, артык шәхси темаларга кагылмаска кирәк инде. Шушы ук исемлекне төзүне бер-берегезгә тәкъдим итәргә була. Төркемнең староста һәм кураторы да ул әйберләргә игътибар бирергә тиеш.

Социаль челтәрләрдә актив бул.

Социаль челтәрләрдә актив булу, төркемдәшләреңә лайк һәм комментарийлар язу плюс кына булачак. Алар белән нинди дә булса контент ясау өстендә эшләп, бергә яңа идеяләр уйлап табыгыз. Тагын төркем белән «сторис»лар төшерергә тәкъдим итәргә мөмкин. Шулай ук син шәхси блогың ярдәмендә дә төркемдәшләреңнең игътибарын җәлеп итә аласың. Интернет якынайта, кыюрак бул!

Төркемдәшләргә исем белән мөрәҗәгать ит.

Аларның исемнәрен беренче күрешүдән үк хәтереңдә калдырырга тырыш. Һәр кеше өчен дә үз исемен ишетү – рәхәт. Өстәвенә, бу араларны тиз арада якынайтып куя. Һәрберсенең исемен тизрәк ятлау өчен, блокнот яисә дәфтәр кулланырга мөмкин.

Тәнәфесләрдә сөйләш.

Паралардан ял иткән арада, төркемдәшләреңнең берәрсенә килеп, үзең сүз башла. Мәсәлән, узган парада аңлашылмаган теманы яисә аны алып барган укытучының исемен сорарга була. Шулай итеп, әкренләп, аралашу барлыкка киләчәк.

Төркемдәшләр белән берәр җиргә бару турында уйла.

Дуслашу өчен берәр җиргә баруны оештырырга кирәк. Моның өчен сөйләшеп утыра торган урыннарны сайлау яхшы. Әйтик, яңа уку елын башлау хөрмәтенә сез бергәләп кафега, өстәл уеннарын уйнарга бара аласыз. Мондый ысул сезне, һичшиксез, якынайтачак.

Төркемдәшләрең белән нәрсә турында сөйләшергә белмисеңме? Беренче вакытка бу темалар исемлеген куллана аласың:

1. БДИ, уку йортына керү.

2. Яңа укытучылар һәм төркемдәшләр.

3. Паралар, аңлашылмаган тема, расписание.

4. Булачак сессия: имтиханнар һәм зачетлар.

5. Ашханәдәге ризыкның сыйфаты.

6. Фильмнар, музыка турында фикерләшү.

7. Тулай торакта яшәү рәвеше.

Ә аннан соң инде уртак темалар үзләре үк килеп чыга башлаячак. Төркемдәшләр белән бер көймәдә булуыгызны онытмагыз  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев