Логотип Идель
Бу – тема!

ТӨРЕК АКТЁРЫ АЛИ БУРАК ДЖЕЙЛАН: «ТАТАРСТАН КЫЗЛАРЫ – КӨЧЛЕ»

XVII Казан халыкара мөселман киносы фестиваленә чакырылган кунаклар арасында популяр төрек актёры Али Бурак Джейлан да бар иде. Али Бурак Джейлан күп кенә төрек кинолары сөючеләргә «Kara Sevda», «Kalp Atışı» һәм «Diriliş Ertuğrul» сериаллары аша таныш. Кинофорум кысаларында 10 сентябрь көнне «Родина» кинотеатрында актёр белән иҗади очрашу узды.

Актёрның моңа кадәр Россиягә килгәне булган, тик Казан турында ул ишетеп кенә белгән. Казаныбыз Али Бурак Джейланда гаҗәеп тойгылар калдырырга өлгергән. Казанның Төркиядән, Истанбулдан ерак булуына карамастан, Али Бурак монда үзен өендәге кебек хис иткәнен белдерде.

Без исә артист белән булган иҗади очрашудан кызыклы өзекләрне сезгә дә тәкъдим итәргә булдык.

1. Актёр атларны бик ярата. Үз вакытында Али Бурак Джейлан рухи һәм физик проблемалары булган кешеләр белән эшләгән икән һәм аларны ат терапиясе ярдәмендә дәвалаган. Артист әйтүенчә, ул актер булырга планлаштырмаган, бу һөнәр аны үзе тапкан.

2. Актёр үзе уйный ала торган рольне генә сайлый. Рольне сайлау аның дөньяга карашыннан тора. Али Бурак, иң беренче чиратта, рольдә бөтен кирәкле хис-тойгыларны да тапшырып бетерә алырмынмы, дип уйлый икән: «Без җаныбыз нәрсә өчен авырта, шуны чагылдырабыз», ди ул.

3. Казан кызларын исә актер горур һәм көчле итеп тасвирлый.

4. Али Бурак Джейлан дуслар белән бергәләшеп телефонга кыска-кыска фильмнар рәвешендә видеолар төшерергә, Казанның, Татарстанның матурлыкларын бөтен дөньяга күрсәтергә киңәш итте.

5. Актёр, нинди рольне уйнап карарга телисез, дигән сорауга урамда яшәгән балалар турында сөйләп китте. Урамда үсүче балалар наз, ярату күрми яши, аларны актер тапталган чәчәкләр белән чагыштыра. Бу балаларны дөнья белергә тиеш, дип саный актёр. Шуңа күрә аның хыялы шундый бала ролен уйнап карау.

6. Али Бурак фильмнар да төшерә икән. Үзенең бер фильмында ул өметен югалткан кешеләр турында сөйли.

7. Һәм, әлбәттә, актер бик яратып Истанбулны да искә алды. Шәһәрнең иң матур һәм истәлекле урыннарын күрергә киңәш итте.

Фотолар Мөселман киносы фестивале сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев