Логотип Идель
Бу – тема!

«ТӨНЬЯК БАЛКЫШЫ»: КАЗАН ДӘҮЛӘТ ЯШЬ ТАМАШАЧЫ ТЕАТРЫНДА ПРЕМЬЕРА!

Казан дәүләт яшь тамашачы театры туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан «Северное сияние» дип исемләнгән яңа спектакль чыгарды! Аның эчтәлеге, үзенчәлеге һәм режиссёрның тамашачыларга җиткерергә теләгән идеясе турында тулырак безнең язмада укыгыз!

«Северное сияние» спектакле 89 сезонда – беренче премьера! Аның үзенчәлеге – нигезендә берьюлы берничә Идел буе халыклары әкияте булуы. Мәсәлән кыюлык турында башкорт халык әкиятендә сөйләнә, кеше әйберен урларга ярамау турында чуваш әкияте аша күрсәтелә. Шулай ук, спектакль удмуртларның күк турында риваяте һәм Ай кызы турында татар халык әкиятен дә үз эченә ала.

Спектальнең эчтәлеге балаларның җыелышып, Төньяк балкышы артыннан сәяхәткә бару нигезендә корылган. Юлда аларга төрле авырлыклар очрый, ләкин алар ул авырлыкларны әкиятләр, аларның игелекле эчтәлегеннән чыгып чишәләр һәм ахырда хыялланнган балкышны күрәләр.

Без спектакль турында аның режиссёры Лилия Әхмәтҗановадан сорарга булдык:

– Әкиятләрне сайлаганда без, беренче чиратта, аның тәрбияви эчтәлеге , балаларга кызыклы булуы һәм аны мавыктыргыч итеп күрсәтә алубызны истә тотып эшләдек. Балалар спектакльне караганнан соң, «Болай эшләргә ярамый, яхшы булырга кирәк», – дигән фикер белән чыгулары безнең өчен бик мөһим иде. Безнең актёрлар да бит спектакль барышында әкиятне тыңлап, үзләрендә булган кире сыйфатларны бетереп бардылар.

Исеме дә юкка гына Төньяк балкышы белән бәйле түгел. Ул күренеш, чыннан да, бер могҗиза бит. Безнең балаларны могҗизага этәрәсе, аларны бу дөньяда яхшы әйберләр күп булуына ышанырасы килде. Һәм, әлбәттә, могҗизага ышану гына җитми, ә аның өчен нидер эшләргә кирәклеген дә күрсәтергә тырыштык.

Шунысы игътибарга лаек: спектакль туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан әзерләнде һәм аның эчтәлеге бу елг туры килә. Зурларның гына түгел, ә балаларның да башка милләтләр, аларның мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән танышулары бик сөендерә!

Спектакльнең тагын бер үзенчәлеге – проекцияләр. Алар ярдәмендә тамашачы Төньяк балкышын да, кояш белән айның алмашуын да үз күзләре белән күрә ала. Проекция булганга спектакль берничә катламлы кебек кабул ителә.

«Северное сияние» театрның репертуарында алга таба да күрсәтеләчәк. Ул балаларга гына түгел, ә зурларга да балачакка кайтып, могҗизаларга ышанырга, алар турында онытмаска этәргеч булып торыр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев