Логотип Идель
Бу – тема!

ТИЗДӘН СЕССИЯ? ЛАЙФХАКЛАР ТОТ!

Беренче сессия – психологик яктан иң кыен сессия. Укытучылардан нәрсә көтәргә дә белмисең,       имтиханнарга әзерләнгәндә үз-үзеңә ышанмыйсың, нинди дә булса могҗизалы рәвештә сессияне ябармын дип көтәсең. Имтиханнар алдыннан артык борчылу кирәкмәс. Бары тик берничә лайфхак ярдәмендә син сессияне уңышлы итеп ябып, әти-әниләрең янына кышкы каникулларга кайтып китә аласың. Лайфхаклар белән тулырак безнең язмада таныша аласың, студент.

 

1. Башка төркем, зуррак курста укыганнардан имтиханны аласы укытучы турында яхшылап сораш. Кайсы очракта үзеңне ничек тотарга, гомумән,  укытучыдан нәрсә көтәргә икәнлеген алар сиңа аңлатып бирәчәк. Бәлки аның имтиханнарына шпаргалка белән дә кереп буладыр әле.

2. Барлык конспект, практик биремнәрне дә имтиханга керер алдыннан телефоныңа йөкләп куй. Имтихан барган вакытта үзеңә үк җиңел булачак: ачтың, карадың, күчердең.

3. Кайвакыт билетларга әзерләнгән җаваплар артык озын һәм аңлашылмый торган була. Билетларның яртысын гына булса да исеңдә калдырырга тырыш. Әйе, кат-кат укып, сорауларның яртысын гына белсәң дә, өмет бар дигән сүз. Тик ятламаганнарын да берничә тапкыр кычкырып укып чыгу кирәк.

4. Шпаргалкалар яз. Кирәксә-кирәкмәсә, имтихан алдыннан кечкенә генә, тик күп мәгълүмат сыйдыра алырлык шпаргалкалар яса. Аларны язып утыру хәтерне яхшырта.

5. Белгәнеңчә, имтиханнарда бары тик семестр буена үткән материаллар гына бирелә. Әгәр син параларда йоклап түгел, ә яхшылап тыңлап утырган булсаң, сессия синең өчен проблема булмаячак. Имтихандагы һәрбер сорауга да үткән материалның күпмедер өлешен генә исеңә төшерсәң дә, аннан олы бер җавап язып чыгарып була. Тагын бер сер: укытучы аның «телендә» сөйләгәнне ярата. Күбрәк аның фраза, сүзтезмәләрен кулланырга тырыш, темага карата кызыксынуың күренсен.

6. Терминнарны ятлау файдалы. Чыннан да, терминнарны ятлап, син билеттагы сорауга ярты җавапны әзерләгән буласың. Фәнни телдә сөйләнгән материал укытучыны битараф калдырмаячак. Тик терминнарны, зинһар, урынлы куллан, көлке хәлдә калуың бар.

7. Төркемдәш дусларың күп булсын, бигрәк тә яхшы укучылар белән дуслашырга тырыш. Сессия вакытында алар сине «коткара алачаклар».

8. Имтиханнарга әзерләнгәндә фикереңне читкә юнәлтмәс өчен, бер техника кулланып кара. Таймерны 25 минутка куй да, шул вакыт буе имтиханнарга әзерлән, билетлар ятла. 25 минут үткәч, бераз тәнәфес яса, чәй эчеп ал. Һәрвакыт шушы техниканы куллансаң, имтиханга кадәр ятлап бетерергә җитешәчәксең.

9. Имтихан көнендә тыныч бул. Төркемдәшләреңнең кәефенә игътибар итмә, үз-үзеңә ышанырга тырыш. Кереп утырып, билет алгач та, үзеңне кулда тот, каушамый гына сорауга җавапны исеңә төшер.

Сессия куркыныч төш түгел. Ул синең белемеңне тикшерә торган чираттагы бер биремең генә. Беренче чиратта  барысы да үзеңнән торганны онытма. Безнең лайфхакларыбыз сиңа булышыр дип өметләнәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев