Логотип Идель
Бу – тема!

ТИМУР СӨЛӘЙМАНОВ: «ЯЛКЫН»100 ЕЛЛЫГЫНДА КАТНАШМАУ БЕРНИЧЕК ТӘ МӨМКИН ТҮГЕЛ ИДЕ»

1 июньдә «Ялкын»ның 100 еллыгы уңаеннан Кремль территориясендә зур масштаблы «Ялкын фест» гөрләде! Күз алдына гына китерегез: 35 мең кеше «Ялкын»ның юбилеен бәйрәм итәргә дип бер җиргә җыелды. Чарага хәтта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзе дә килде.

Балачак фестивале «Алдынгылар хәрәкәте» белән берлектә тормышка ашырылды. Чара үз эченә күп кенә зоналарны алды. Биредә берничә төрле остаханә, подкаст студиясе, этномаркет, блогерлар белән аралашу, шулай ук психологлар белән киңәшләшү зонасы да эшләде. Әле ул гына да түгел, зур сәхнәдә яшүсмерләрнең кумирлары да чыгыш ясады.

Сүз уңаеннан, фестивальдә тәкъдим ителгән июнь саны «Алдынгылар хәрәкәте» яшүсмерләре белән берлектә әзерләнде. Нәкъ менә бүген яңа сан һәм «Ялкын фест» нәтиҗәләренә багышланган конференция да булып узды.

«Бу яңа сан – эксперимент. Безнең шул рәвешле «Алдынгылар хәрәкәте»нең фикерен, кайсы юнәлешкә басым ясарга кирәклеген беләсе килде. Шушы бәйрәм кысаларында яшь егетләр һәм кызлар үзләренең карашларын белдерде. Шуңа күрә бу бик мөһим эксперимент булды. «Ялкын» журнал гына булып калмый, ул – зур мультимедиалы проект. Яшьләр өчен мультимедиалы проектлар күп, ләкин аның журнал форматында булуы – зур өстенлек. Әле «Татмедиа» тарихында бер генә мәгълүмат чарасының да туган көнен шулай масштаблы итеп үткәргән булмады. Фестивальгә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзе килде, «Ялкын»ны милләтнең байлыгы, горурлыгы дип атады. Бу сүзләр – зур бәя. Мондый форматтан соң «Ялкын»ның «Алдынгылар хәрәкәте» белән бергә эшләве, һәрбер номерда активлыклар, аралашу, аудиторияне киңәйтү кирәк. Чөнки журналга чыгу, материаллар язу алар өчен – горурлык. Ул тарихка кереп кала», – дип сөйләде конференциядә Татмедиа АҖ генераль директоры Шамил Садыйков.

«Алдынгылар хәрәкәте»нең төбәк бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов та фестиваль турында үз фикерен яңгыратты: 

«Ялкын»ның 85 яшьлек юбилеендә да катнаштым. Аның 100 еллыгында катнашмау берничек тә мөмкин түгел иде. «Ялкын» бәйрәме – балалар бәйрәме. «Алдынгылар хәрәкәте» белән бергәләшеп бу фестивальне оештыруда катнашу – зур мөмкинлек, зур дәрәҗә. Чөнки «Алдынгылар хәрәкәте»нә 1 яшь, ә «Ялкын»га – 100! «Алдынгылар хәрәкәте» барлык балаларны берләштерә. Чакырган, бергә эшли алган өчен рәхмәт. Иң мөһиме – балалар моны үзләре оештырды. Берәүләр «Ялкын фест» белән «Ялкын» аша танышса, икенчеләр «Ялкын фест» аша «Ялкын» белән таныша алды», –  дип хуплады ул.

Фирүзә Вәлиева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев