ТЕКӘ КОНТЕНТ ТУДЫРУ СЕРЛӘРЕНӘ ТӨШЕНӘБЕЗ!
«Һәр барган чарамнан фото һәм видеоларны кертеп торудан инде мәгънә күрмим, барыбер аудиториямә киң таралмый ул!» дигән сүзләрне еш ишетергә туры киләдер. Үзегез дә шушы сүзләр белән күңелегезне тынычландырырга яратасыздыр. Бәлки, әле фото һәм видеолар белән ничек эшләргә икәнен аңламыйсыздыр. Әлеге язмада киң аудиториягә таралырлык язмалар ясау серләренә бергәләп төшенербез. Киңәшләремә колак салсагыз, язылучыларыгыз саны да артып китәр!
Беребезгә дә сер түгел: сыйфатлы фото һәм видеолар белән тулыландырылган язмаларны каравы рәхәтрәк. Моңа өстәп, алар әле илһам чыганагы да булып тора. Коры фото һәм видеолар карап утырганчы, язылучыларыгызга берникадәр дизайнлаштырылган, төрле фильтрлар белән эшкәртелгән медиалар тәкъдим итсәгез, күпкә хәерлерәк була!
Үз тәҗрибәмнән чыгып, сезнең контентыгызны текәләштерү өчен ТОП-6 мобиль кушымта тәкъдим итәм.
1. CAPCUT
Күбегез әлеге кушымтада видеолар гына монтажлап була дип уйлыйдыр. Ялгышасыз! «CapCut» шулай ук фотолар эшкәртергә дә менә дигән кушымта. Видео ясауга кагылышлы өстенлекләре:
– җиңел генә видеоның кирәкле генә өлешләрен калдырып, тизлеген үзгәртеп була;
– видеоларыгызның сыйфатын арттыру өчен менә дигән фильтр, махсус кушымталары һәм эффектлары бар. Шәхсән үзем бик яратып «Badbunny», «Нежность» фильтрларын һәм «Ретро» белән «Утлы эффектлар»ны кулланам;
– видеоларыгызга субтитрлар өстәргә телисезме? Монда да «CapCut» сезгә ярдәмгә киләчәк;
– бик күп төрле текст шрифтлары, стикерлар, кушымтаның үз җырлары.
Кушымтаны шулай ук фоторедактор, автомонтаж, ретушь, телесуфлер форматларында да кулланып була.
2. INSHOT
Монтаж дөньясына баштан аяк чуммыйча гына тиз арада видео эшкәртеп атарга теләүчеләр өчен шәп кушымта. Үзем дә рилсмейкер юлымны шуннан башладым. «InShot» функцияләре «CapCut»ныкыннан аерылмый да диярлек, тик әле контент белән эшли генә башлаучылар өчен күбрәк аны тәкъдим итәр идем. «InShot» аңлаешлырак һәм җиңелрәк кушымта дип уйлыйм. Тиз арада фото эшкәртү һәм коллажлар ясау өчен дә менә дигән ул. Ике кушымта арасындагы үзем сизгән аерма: «CapCut»та берничә фото кертсәң, аларның тизлеген аерым көйләп утырасы, ә «InShot»та исә барысын да бергә ясап була. «InShot»та шулай ук видеоны берничә форматта йөкләп була, ә «CapCut»та бары тик «MOV» форматында гына.
3. SNAPSEED
Үзем инде ничә еллар дәвамында шушы кушымтада фотолар эшкәртәм. Яратып куллана торган функцияләре түбәндәгеләр:
– иң текәсе – фотода кирәкмәгән элементларны алып атып була! Мәсәлән, йөзеңдә ялгыш кына бер «кунак» чыккан икән, син аны җиңел генә алып ата аласың. Бу функция кушымтада «точечная коррекция» дип атала;
– үзең теләгәнчә, рәхәтләнеп фотоңа коррекция ясау мөмкинлеге дә бар. Яктылык, контраст, ут балансы, якты һәм караңгы җирлекләр, җылылык – күңелеңә кайсы хуш килми, шунысын үзең теләгәнчә үзгәрт! Кушымтаның үз фильтрлары да бар.
4. PREQUEL
Стандарт булмаган фото һәм видео яратучылар, сезнең тукталыш! Әлеге кушымтада йөзләгән фильтр бар. Эшләнеше дә бик гади: медиаларыңны йөклисең дә, фильтрлар буенча гына йөртеп утырасың. Бу хыял түгелмени инде? Әле өстәвенә көйләр дә кушып була! Шунысы гына кызганыч, күп кенә функцияләре түләүле, тик бушлай да текәләрен табып була.
5. VSCO
Чираттагы кушымта видео һәм фотоларның икесен дә тиешле дәрәҗәдә эшкәртү өчен менә дигән. «VSCO» үзе дә бик матур дизайнлаштырылган һәм эстетик яктан матур эшләнелгән. Димәк, сез эшкәрткән фото һәм видеолар да, һичшиксез, шундый ук күз явын алырлык булачак!
6. LIGHTROOM
Ахыргы кушымта ярдәмендә фотолар белән барлык функцияне дә үтәп була. Портретларны яхшырту, корректлаштыру һәм сайланма эшкәртү, ретушь, кирәкмәгән элементларны алып ату, төсләрне яктырту, яңа перспектива төзү – болар барысы да «Lightroom» турында. Сер итеп кенә әйтәм, үзем фотолар белән артык мавыкмаганга күрә, әлеге кушымта минем өчен авыррак бирелде. Тик бу кушымтага күбрәк вакыт бирсәгез, барысы да яхшы булыр дип өметләнәм. Иң мөһиме – теләк һәм ышаныч.
Илһам чыганагы тупларга яшьләр өчен берничә текә Telegram-канал да тәкъдим итәм!
– ЯЛКЫН
– СӘЛӘТ
– YASHLK | Для молодёжи Татарстана
– КазаньДА | Новости Казани
– Enter
– ТАҢ МЭГ
Фото: Freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев