Логотип Идель
Бу – тема!

ТАВЫШНЫ НИЧЕК ҮЗГӘРТЕРГӘ: МАТУР ЯҢГЫРАШ ӨЧЕН КҮНЕГҮЛӘР

Син дә үз тавышың белән яздырылган СМСларны тыңларга ояласыңмы? Дөрес куелган тавыш белән кешене үзеңә ияләштерергә, әңгәмәдәшне ышандырырга һәм тынычландырырга мөмкин. Язмада матур тавыш серләренә төшенәбез. Файдалы күнегүләр сиңа үз тавышыңны камилләштерергә булышачак.

Тавышның ничек яңгыравы берничә факторга бәйле: тавыш бәйләнешләре, мимика, тышкы кыяфәт, тән төзелеше. Әйтик, зур гәүдәле кешенең тавышы да көчле һәм яңгыравыклы булачак. Әгәр кеше кысылып, хәрәкәтсез сөйләшә икән, аның тавышы бертөрле, ә сөйләме тыныч һәм аңлаешсыз булырга мөмкин. Еш кына тавыш психологик яра аркасында ышанычсыз һәм тыныч була ала. Ә усал тавыш нидән барлыкка килә? Өреп, тешләрне кысып сөйләшү тавышны усал итә.

Кеше тавышы үзгәрүчән, ул төрле ситуациягә карап үзгәрергә мөмкин. Үзеңнең дә төрле мизгелләрдә төрлечә яңгыраганыңны сизгәнең бардыр инде. Дуслар белән бергә утырганда, тавышың тыныч һәм иркен яңгырый, ә укуда чыгыш ясаганда – бөтенләй башкача. Тавышның ничек яңгыравы күбрәк тышкы шартларга бәйле.

КЕМГӘ МӨРӘҖӘГАТЬ ИТӘРГӘ?

Тавышны тулысынча үзгәртү мөмкин түгел, әмма аны бераз камилләштерергә була. Шуны аңларга кирәк: тавыш тонын гына түгел, ә сөйләм гадәтен һәм тизлеген үзгәртүне, паузаларны дөрес куюны да исәпкә алу кирәк. Үз тавышыңны көйләргә махсус укытучы белән шәхси дәресләр уздыру гына ярдәм итәчәк. Әгәр дә син кино артистлары кебек яңгырарга теләсәң, дубляж актерына, ә ораторлык осталыгын шомартырга теләсәң, тамашачы алдында чыгыш ясаучыга мөрәҗәгать итү яхшырак. Алар шәхсән синең өчен киңәшләрен тәкъдим итәчәк.

МАТУР ТАВЫШ  ӨЧЕН КҮНЕГҮЛӘР

Әгәр инде синең максатың үз тавышың белән яздырылган СМСларны тыңларга оялудан гына туктау икән, универсал берничә күнегүне эшләп карарга була.

1. Телгә күнегүләр ясау мөһим. Моның өчен авызга берәр предмет кабып, тизәйткечләр әйтү кирәк. Бу сөйләмне төгәлрәк итәчәк. Тавышны камилләштерү белән шөгыльләнгәндә, алга китешне күрер өчен үзеңне диктофонга яздырып бар  һәм бер айлык дәресләрдән соң иске язмаларны тыңла.

2. Озын монологлар вакытында сулыш җитсен өчен дөрес сулыш алырга күнегергә кирәк. Тирәнрәк сула, пауза яса, аннары, әкрен генә сулышны чыгарып, алдан әзерләнгән озын җөмләңне әйт.

3. Бу күнегү дә сөйләшкәндә тын җитсен өчен файдалы. 24 тапкыр тирән сулыш алып чыгар, соңгысында сулышыңны 30 секундка тоткарла. Һәм шулай өч «подход» яса. Өченчесеннән соң сулышны озаграк та тотарга мөмкин.

4. Чамадан тыш тиз сөйләүчегә берәр кешегә кычкырып китап уку килешә. Шулай итеп син бүтән кеше алдында тыныч, ышанычлы тавыш сакларга күнегәсең.

5.Киеренкелектән котылу өчен сөйләмне башлар алдыннан үзеңне тынычландыру яхшы. Тәнне мөмкин кадәр иркенрәк итәргә, кулларыңны аска төшерергә һәм сулышны чыгарырга кирәк. Аннары кулларны өскә күтәрергә һәм үзеңне барысы да яхшы булачак, дип тынычландырырга, шуннан соң гына сөйли башларга кирәк.

6. Авазларны бик ачык һәм тиз әйтерлек дәрәҗәгә җиткәнче кабатлап әйтеп кара.

7. Матур сөйләм өчен көзге алдына басып, и-э-а-о-у авазларын әйт. Аларның һәрберсен сулыш җиткәнче суз. Ни өчен нәкъ шушы тәртиптә әйтергә кирәк? Чөнки бу күнегү иң югары ешлыклы «и» авазы белән башлана. Ә аннан соң инде башка, түбән ешлыклы авазлар килә.

8. Әгәр сөйләм аңлаешсыз булса, көнгә берничә тапкыр сузыклар күп булган озын сүзләр әйтергә кирәк.

9. Авызда артык селәгәйне йот. Ул «к» һәм «с» хәрефләрен әйтергә комачаулый. Шуны истә тоту мөһим: селәгәйне җөмлә уртасында йотарга ярамый, чөнки аның аркасында сүзләр дә «йотылачак».

10. Авызны ачып яңакны төрле якка боргаларга кирәк. Авазларны сузып-сузып берәр якка авыш. Аннан соң әкрен генә күтәрел, аннары кабат икенче якка шулай ук авазларны сузганда авыш.

11. Телне язып җибәрү өчен, авыз эчендә генә аны якынча 3 минут тиз-тиз хәрәкәтләндер. Аннан авызны ач та, тел очын күтәреп, һәр тешкә кагылып чык.

Бу күнегүләрне һәр көн кабатларга кирәк. Алардан соң берәр текстны гадәти тавыш белән укып кара. Күнегүләр алдыннан һәм аннан соң аерманы тоярсыңмы икән?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев