Логотип Идель
Бу – тема!

«ТАТТЕЛЕКОМ» ГЕНЕРАЛЬ ДИРЕКТОРЫ: ЯСАЛМА ИНТЕЛЛЕКТ КЕШЕНЕ АЛМАШТЫРА АЛМАЯЧАК

Kazan Digital Week – 2021 форумы алдыннан Казанда ясалма интеллектка багышланган лекция узды. 2 cәгатьлек докладны «Таттелеком» генераль директоры Айрат Нуретдинов алып барды. 

Шәхсән мин чарага вакытны бик күңелле үткәрермен дигән өмет белән килгән идем.  Ясалма интеллект, нейросеть, digital кебек заманча терминнар, әлбәттә, мине кызыксындырды. Тик өметләрем аз гына да акланмады: ял итәсе урынга, арып-талып кайтып киттем. Хәзер ни өчен икәнлеген аңлатам.

Лекция миңа аңлаешсыз телдә – математика телендә узды. Ә мин бит гуманитар: саннарда, нейросетьләрдә бөтенләй берни дә аңламыйм. Лекторның сөйләгәннәренә төшенергә бик тырышсам да, барып чыкмады... 

Тагын шунысына игътибар иттем: чарада ир-атлар аеруча күп иде. Төгәл фәннәр, заманча технологияләр белән кызыксынучылар, программистлар... Лекция ахырында Айрат Нуретдиновка әллә нинди катлаулы сораулар бирделәр. Аларга лекция бик ошаган иде булса кирәк.

Лекция барышында пилотсыз автомобильләрнең киләчәге, роботларның һәм кешеләрнең эш урыннары өчен үзара көндәшлеге турында да сөйләнде. Чараның бу өлешенә җиткәч, мин илһамланып киттем, хәтта. Аңлыйм бит!

-    Әйе, ясалма интеллект кешеләрне кайбер һөнәрләрдә кысрыклый. Әмма якын киләчәктә беренче урында барыбер кеше булачак. Ә соңрак кеше һәм технологияләр арасында симбиоз урнашыр дип уйлыйм, – дип ассызыклады Айрат Нуретдинов.

Әлеге лекциядә яңгыраган төп фикер минем өчен шушы булды. Ярты әйберне аңламасам да, әлеге лекциягә эләгүемә  шатмын. Күпме акыллы кеше күрдем, алар  янында утырып, аралашып кайттым. 

P.S.  Kazan Digital Week – 2021 халыкара форумы 21-24 сентябрь көннәрендә Казанда уздырылачак. Форумны «Казан Экспо» заманча Халыкара күргәзмә үзәгендә катнаш форматта (офлайн+онлайн) үткәрү планлаштырыла. Анда цифрлы интеллектуаль технология һәм продуктлар җитештерүчеләр катнаша. Чара турында барлык кирәкле мәгълүмат kazandigitalweek.ru/ kazandigitalweek.com. сайтында.
 

Фото: «Kazan Digital Week»ның «Вконтакте»дагы рәсми төркеменнән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев