Логотип Идель
Бу – тема!

«ТАТАРСТАН СТУДЕНТЛАР ЛИГАСЫ»НЫҢ ЯҢА ПРЕЗИДЕНТЫ – ШАМИЛ ЯКУПОВ

10 май көнне Казанның «УНИКС» концертлар залында «Татарстан Республикасы студентлар лигасы»ның X конгрессы узды. Чарада яңа лидер – «Студентлар лигасы» президенты сайланды.  Сайлауда төрле югары уку йортларыннан 900 гә якын студент катнашты.

Президент вазифасына «Студентлар лигасы» оешмасының вице-президенты булып эшләүче Никита Лобанов һәм соңгы елларда Татарстанның студентлар отрядларын җитәкләүче Шамил Якупов дәгъва итте. Россия дәүләт юстиция университетының Казан филиалы магистратурасының икенче курс студенты Никита Лобанов уку дәверендә студентлар советы рәисе дә булган, мәкаләләр дә язган, төрле фәнни конференцияләрдә дә катнашкан.  Моннан тыш, активист хәтта республиканың Югары Судында үз белгечлеге буенча бер ел эшләп тә өлгергән.

 

Президент вазифасына дәгъва итүче икенче активист Шамил Якупов 2020 елда Россия студентлар отрядларының төбәк бүлеге җитәкчесе исеменә лаек булган. Дүрт ел дәвамында балалар лагерьларында әйдаман, педагог-оештыручы, смена җитәкчесе булып та эшләгән. Шамил «Вверх!» республика бәйгесе финалисты, «Россия лидерлары» ярымфиналисты, шулай ук яшьләр эшләре буенча министрлыкның торак бәйгесендә җиңүче дә әле.    

– «Студентлар лигасы» президенты вазифасына дәгъва итүемне белдергәч, күпләр: «Ул Лига»дан түгел, ул «Отрядлар»дан, безгә үз кешебез кирәк»,  – диде. Ләкин бу – Татарстанның иң зур яшьләр оешмасы, анда «үзебезнекеләр» яки «читләр» булырга тиеш түгел. Мин барлык яктан да уникаль булган студентлар берләшмәсенең эшчәнлеген үстерергә һәм яхшыртырга телим, – дип сөйләде Шамил үз чыгышында.      

Берничә турдан торган тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Шамил Якупов рәсми рәвештә «Татарстан студентлар лигасы»ның җиденче президенты дип игълан ителде.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев