Логотип Идель
Бу – тема!

2021 ЕЛГЫ ИМТИХАННАР КАМПАНИЯСЕНӘ НӘТИҖӘЛӘР ЯСАЛДЫ

2021 елгы дәүләт йомгаклау аттестациясенең төп чоры тәмамланды. БДИда Татарстаннан 16830 кеше катнашкан. Вузларга керергә җыенмаган 935 чыгарылыш сыйныф укучысы дәүләт чыгарылыш имтиханын тапшырган.

Инде өч ел рәттән профиль математика, химия, биология, физика, немец теле фәннәреннән БДИ тапшыручылар саны кими. Ә рус әдәбияты һәм информатика буенча имтиханнарда  катнашучылар күп. Шунысы сөендерә: республикабызда 2021 елның БДИ нәтиҗәләре, элеккечә үк, Россия күрсәткечләре буенча югары урынны алып тора.

Әгәр БДИ – 2021не муниципаль берәмлекләр ягыннан карасак, аерым нәтиҗәләргә тукталырга кирәк. Мисал өчен, рус теленнән иң югары күрсәткечләрне 82,9 балл белән Әтнә районы укучылары күрсәтә. Профиль математика һәм җәмгыять белеме нәтиҗәләре буенча да Әтнә районы беренче урында тора.  Рус теленнән иң аз күрсәткечләр Әлки районында, математикадан – Буада. Ә менә инглиз теле имтиханыннан бу елны Чирмешән районы югары баллар күрсәткән.

Минималь чикне узалмаган катнашучылар саны да шактый зур булуы ачыкланган. Бу бигрәк тә химия, биология, җәмгыять белеме фәннәренә кагыла. Түбән Кама, Буа, Сарман, Әлки якларында минималь чикне үтә алмаган укучылар бар. Шуны да билгеләп үзарга кирәк: 2021нче елгы БДИда бары тик Әтнә районы чыгарылыш укучылары гына барлык имтиханнарны да минималь чикне узып тапшыра алган икән.

Республикабызда 2021нче елда рус теле, химия, география, кытай һәм француз телләреннән югары балл җыючылар саны арткан. Бу исемлектә Югары Ослан районы, Әтнә, Саба, Бөгелмә һәм Яр Чаллы укучылары бар. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, быел 74 медальче БДИдан тиешле баллар җыя алмаган.

Имтиханнарны 100 баллга бирүчеләр саны да арта бара. Һәм республикабыз бу күрсәткечләр буенча лидерлар исемлегенә керә. Ике предметтан 200 балл җыючы укучылар рәтендә быел Әхмәтова Гөлшат – Балтач гимназиясе (рус теле, җәмгыять белеме), Вакилов Алмаз – Казанның Идел буе районының 35нче лицее (химия, биология), Бельская Елизавета – Казанның Киров районының 70нче мәктәбе (рус теле, информатика), Гарифуллин Амир – Казанның Идел буе районының IT-лицее (рус теле, информатика), Гатина Камилә – Казанның Мәскәү районының 102нче гимназиясе (рус теле, химия), Грунский Алексей – Яр Чаллының 78нче лицее (профиль математика, информатика), Клейдман Полина – Казанның Вахитов районының 131нче лицее (профиль математика, информатика), Матвеев Вячеслав – Казанның Вахитов районының Казан Суворов хәрби училищесы (химия, биология), Насретдинов Камил – Казанның Мәскәү районының 2нче лицей-интернаты (профиль математика, информатика), Петрова Софья – Яр Чаллының 57нче гимназиясе (тарих, җәмгыять белеме), Сабитов Айнур – Әлмәтнең 2нче лицее (рус теле, информатика).

9 нчы сыйныфлар өчен дәүләт йомгаклау аттестациясенең да кыскача нәтиҗәләре билгеле. Алар 2021 елда имтиханнарны бары тик ике мәҗбүри предмет буенча гына бирделәр: рус теле һәм математика. Бу елгы күрсәткечләр 2019 елгыдан түбәнрәк. 3082 укучы бер мәҗбүри предметтан минималь чикне уза алмыйча, кабат имтихан тапшырган. Ә инде ике мәҗбүри предметны да бирә  алмаган 1025 катнашучы имтиханнарны кабат бары тик көз көне генә тапшыра алачак.

Фото ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев