Логотип Идель
Бу – тема!

ТАТАР МИЛЛИ БИЗӘНҮ ӘЙБЕРЛӘРЕН ТАНЫЙСЫҢМЫ?

Бу язмада без бөтен дөньяга билгеле булган татар милли бизәнгечләре турында сөйләшәчәкбез. Татарлардан рухи мирас белән бергә матди мәдәният өлкәсенә караган мирас та калган. Шуларның берсе халкыбызның өс киеме. Өс киеменең бик борынгы төрләре, әлбәттә, безгә килеп җитмәгән. Ә инде җиткән кадәресе халкыбызның кабатланмас иҗади көчкә ия булуын күрсәтә.

Татар киемнәре элек Үзәк Азиядән килгән күп кенә костюмнарга охшаган, ә хатын-кызлар күлмәге төсле, бик чуар булган. Кием озын күлмәк, чалбар һәм жилеттан торган. Сүз уңаеннан, татар жилеты Көнчыгыш Европада бик киң таралган булган икән.

Хатын-кызларның өс киеме белән бизәнү әйберләре дә тыгыз бәйләнгән. Кызлар нинди бизәнү әйберләре кулланган соң? Еш кына хатын - кызлар хәситә дип аталган бизәк кулланган. Хәситә – озынлыгы 30-40 см, киңлеге 5-12 см булган тукыма бәйләвеч. Аны күлмәк өстеннән сул беләк аша үткәреп, уң култык астына кигәннәр. Хәситә кыз бала тугач ук ясала башлаган. Аның махсус кесәләренә Коръән сүрәләрен теккәннәр, шулай ук гадәти булмаган төймәләр элгәннәр, тәңкәләр һәм кыйммәтле ташлар куйганнар. Кешенең җаны тәненнән уң култык асты аша чыгып китә дигән инануларны исәпкә алып, хәситәнең нинди зур максатка хезмәт итүе аңлашыла. Ул хуҗасының җан сакчысы булган. Тасма никадәр затлырак күренсә, шуның кадәр кызның гаиләсе дә бай булган.

Тагын бер шактый киң таралган бизәнү әйберсе – яка чылбыры. Бигрәк тә 19 гасырдагы кызлар әлеге бизәнгечне кулланган. Ул вакытларда бу бизәк хатын-кызларның җилкә һәм күкрәкләрен каплау өчен кирәк булган. Гади крестьяннар өчен яка чылбыры көмештән ясалган.

Изү дигән аксессуарны исә хуҗабикәләр үзләре теккән икән. Изү алъяпкычка охшаган һәм шулай ук кызларның ачык якларын, муен тирәләрен каплап торган.

Казан татарларының зәркән сәнгате 19 гасырда аеруча чәчәк аткан. Ул вакытларда  алтын, аметист, тау бәллүрләре кулланылган, тукымага кулдан рәсемнәр ясалган.

Һәрбер хатын-кызның да элек-электән матур буласы килгән. Шуңа күрә кызлар үз образларын матур-матур алкалар, беләзекләр белән тулыландырганнар. Татар кызларының яраткан бизәнү әйберләре беләзек һәм йөзек. Һәр хатын-кызның кулында ким дигәндә ике беләзек һәм ике йөзек булган. Хәзерге вакытта ул алкаларның ниндиләре генә юк инде. Әйе, үткән мода кире кайта диләр. Соңгы елларда татар орнаментларын кулланып, милли алкалар, йөзекләр, итекләр, хәтта сумкалар да чыгара башладылар бит. Боларның барысын да Казандагы кибетләрдә табып була. Татар орнаментлары булган киемнәрне кию хәзерге яшьләргә туган телне, милләтне саклап калырга, аның тарихын истә тотарга ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев