Логотип Идель
Бу – тема!

ТӘНКЫЙТЬКӘ НИНДИ РЕАКЦИЯ КҮРСӘТЕРГӘ? 7 лайфхак

Кем генә мактау сүзләрен яратмый икән? Үзеңне гел мактап, уңай сүзләр генә әйтеп торуларын ишетү шулкадәр рәхәт! Ә менә башкаларның безне ошатмавын, тәнкыйтьләвен ишетү шактый авыр. Күп очракта без тәнкыйтьне дөрес кабул итмибез. Тәнкыйть сүзләренә нинди реакция күрсәтергә? Язмада шул турыда сөйлибез һәм 7 лайфхак тәкъдим итәбез.

Кайберәүләр тәнкыйтькә бик эмоциональ җавап күрсәтә: үпкәли, кычкыра, ачулана. Ә кемнәрдер бернинди тискәре эмоцияләр дә күрсәтмичә, тәнкыйтьләгәнне тыңлый, нәтиҗәләр ясый яки бөтенләй аларны санга сукмый. Тәнкыйтьнең дә төрлесе була бит. Әгәр ул сиңа киләчәктә үсәргә ярдәм итсә, аны башка төрле кабул итәргә кирәк. Әгәр инде шәхси чикләр һәм шәхси сыйфатларга күчеп әйтелсә, әлбәттә, чыгырдан чыкмый калу ихтималы азрак.

Менә нишләргә тәкъдим итә психологлар:

1. Иң беренче итеп, киеренкелек халәтеннән чык. Чөнки бу халәттә тән агрессив позицияне ала, ә тавыш тоны үзгәрә. Һәм нәтиҗәле җавапны уйлап табу яки искә төшерү күпкә авыррак булырга мөмкин. Шуңа күрә,  тәнкыйтькә җавап кайтарганчы, башта тирән сулыш алырга һәм җиңеләергә кирәк.

2. Тәнкыйтьнең чыганагын ачыкла

Әгәр дә син тискәре тәнкыйть белән очрашсаң, шуны ачыкла: бу кешене тыңларга кирәкме? Тәнкыйть белдерүче кем ул? Синең эшчәнлегең, укуың өлкәсендә экспертмы, юкмы? Гомумән, ул синең белгечлегең, гамәлләрең турында үз фикерен белдерү өчен бу тармакта берәр нәрсә булса да аңлыймы? Шушы сорауларны биргәннән соң, 3 пунктка күчәргә ярый.

3. Тәнкыйтьләүче кулланган алымнардан саклан. Паникага бирелмә, әңгәмәдәшеңә игътибарны юнәлтмә, ягъни «син үзең шундый!» кебек сүзләр белән җавап кайтарма. Ләкин сөйләшү темасын да үзгәртеп, тәнкыйтьне «йотып» калырга ярамый. Чөнки синең мондый реакцияң әңгәмәдәштә тәнкыйть сүзләрен җиткерү теләген көчәйтәчәк һәм ул аны тагын бер тапкыр, күбрәк тә басым ясап кабатларга кыенсынмаячак. «Мин сине ишеттем» кебек сүзләр әйтсәң була. Аннары инде хәзер сөйләшүне дәвам итәргәме яки юкмы икәнен үзең хәл итә аласың. Онытма, тыныч халәттә кал!

4. Башкаларның хисләрен аңларга тырыш. Әгәр дә тәнкыйтьләүче кеше синең кайсыдыр гамәлеңне хупламавын, моның кемнедер рәнҗетүен белдерсә, аның хисләрен дә аңларга тырыш (теләмәсәң дә!). Мондый җаваплар куллана аласың: «сине бу, чыннан да, борчыган икән», «мин моның сине күңелсезләндергәнен күрәм». Гадәттә, шушы сүзләрне ишеткәч, тәнкыйтьче аның нәрсә җиткерергә теләвен аңлауларын сизеп, артка чигә башлый, тынычланып кала.

5. Өлешчә генә ризалаш. Әле ул әйтте дә, дөрес дигән сүз түгел, әлбәттә! Әмма тәнкыйтьләү сүзләрен «яудыра» башласалар, кайбер моментлар белән, әз генә булса да, килешүеңне ассызыкла. Әйтик, «син хаклы, кайвакыт кимчелекләрем бар шул», «сез дөрес әйттегез, монда игътибарлылыгым җитеп бетмәгән» яки «әйе, килешәм, мин бераз хата ясаганмын» дияргә мөмкин.

6. Тәнкыйтьченең фикерен үзгәртергә тырышма. Син башкаларның нәрсә уйлавын контрольдә тота алмыйсың. Ялгышсалар да, аларның үз фикерләренә хокукы бар. Әгәр дә син тәнкыйтьченең фикерен үзгәртергә тырышсаң, ул үзен көчлерәк хис итә башларга мөмкин. Шуңа күрә акланма һәм чамадан тыш бәхәсләшмә. «Минем турында/минем хезмәтем турында синдә мондый фикер туу кызганыч» дип кенә әйт тә тай.

7. Әңгәмәдәшеңә тәнкыйть өчен рәхмәт әйт. Бик яхшы формада әйтелмәгән тәнкыйть булса да, аңа рәхмәт әйтеп куй. Шулай итеп син аны ишетүеңне җиткерәсең һәм, начар тәнкыйтьләү булган очракта, сиңа аның сүзләренә күпмедер дәрәҗәдә барыбер икәнлеген дә күрсәтәсең.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев