Логотип Идель
Бу – тема!

СӘЯХӘТ, МАТУРЛЫК ҺӘМ СПОРТ: ИНСТАГРАМНЫҢ ИҢ ТЕКӘ АККАУНТЛАРЫ

Синең игътибарыңа инстаграмдагы иң текә һәм иң кызыклы битләрне тәкъдим итәбез. Монда син сәяхәт, матурлык һәм спорт турында белерсең. Аларга язылырга онытма!

Сәяхәт турында иң кызыклы блоглар

@elivosk  Әлеге аккаунтны Илия исемле егет алып бара. Ул Санкт-Петербургта яши һәм гаиләсе белән сәяхәт итәргә ярата. Аның блогы гаҗәеп табигать фотоларыннан тора. Дөньяның төрле почмакларындагы олы-олы таулар, зәңгәр күлләр, куе урманнар сине битараф калдырмаячак. Илияга тизрәк языл!

@kris_travelmama – Кристина  –  блогер, әни һәм сәяхәтче. Аның инстаграм профилендә Байкал, Кырым, Курил утраулары, шулай ук илебезнең башка матур урыннарыннан фотолар табып була. Өстәвенә, Кристина сәяхәт итәргә җыенучыларга файдалы киңәшләр дә бирә әле.

@alena_travelholic – 2 тапкыр дөнья тирәли сәяхәт ясаган, 55 илдә булган бу гаҗәеп блогерның исеме Алена. Сәяхәтче үзенең кызыклы маҗаралары турында блог алып бара, яраткан урыннары турында сөйли.

@doyoutravel – Джек Моррис үз трэвэл-блогы ярдәмендә зур-зур акчалар эшли. Ул дусты Лорен Буллен белән дөнья буйлап сәяхәт итә һәм матур фотолар белән бүлешә.  

@chrisburkard – Крис Калифорниядән. Ул – экстремаль спорт төрләре белән мавыгучы фотограф. Крис серфинг белән шөгыльләнгәндә,  фотога төшерергә ярата. Иң кырыс шартларда ул искиткеч кадрлар ясый. Аның кадрларында Норвегия, Аляска, Исландия, Канада, Чили һәм хәтта Камчатка сурәтләнгән.

Кызлар өчен иң «матур» блоглар

@goar_avetisyan – Гоар – бьюти-блогер, аның инстаграм бите артыннан 9 миллионнан артык кеше күзәтә. Бүгенге көндә аның иҗатын сөючеләре дә, үз визаж мәктәбе дә бар. Гоар блогында кызларга үзләрен яратырга өйрәтә.

@hudabeauty – Худа Каттанны 45 миллионнан артык кеше карый. Ул гарәп шейхларының хатыннарына һәм Голливудның танылган шәхесләренә макияжлар ясый.

@sonya_miro – Соня матур буяулар, гадәти булмаган макияжлар, ялтыравыклар һәм гламур белән танылган блогер. Аның инстаграм битенә керсәң, әкияткә эләгәсең.

@makmakeupart – Анастасия косметика продуктлары турында мәгълүмат бирә, ачык төстәге макияжлар ясарга өйрәтә.

@darya_kholodnykh – Дарья исә илһамландыра. Син аннан көндәлек, кичке макияжлар ясарга өйрәнә аласың.

Спорт белән шөгыльләнүчеләр өчен иң файдалы блоглар

@kto_takaya – Елизавета Громова – инстаграм киңлекләрендәге иң популяр блогерларның берсе. Профилендә ул файдалы киңәшләр бирә һәм спортка кагылышлы мөһим темаларны күтәрә.

@calipsodellmar – Анна – профессиональ тренер. Үз аккаунтында кыз төрле дәрәҗәдәге тренировкалар белән уртаклаша һәм калорияләрне исәпләүдә дөрес киңәшләр бирә.

@amandabis – Аманда олы тәҗрибәле физиолог, тренер һәм фитнес-инструктор. Бу биттә син төрле дәрәҗәдәге тренировкалар табасың, йога дәресләрен дә ала аласың әле.

@getfitwithgidd – Гидеон Аканде – фитнес-инструктор, бокс буенча тренер. Аканде һәр көнне тренировкалардан видеолар кертә, залда спорт коралларын дөрес итеп кулланырга өйрәтә.

@ss.fi – 30 көн эчендә ябыгу хыял гынамы, әллә инде чынбарлыкмы?
Соня Солдатованың битенә язылсаң, ябыгу серләренә төшенерсең, дөрес туклануга күчәрсең. 16 минут эчендә генә спорт белән шөгыльләнергә дә өйрәтәчәк әле ул сине.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев