Логотип Идель
Бу – тема!

СТУДЕНТЛАР ӨЧЕН 5 ФАЙДАЛЫ ГАДЖЕТ

Замана студентын гаджетларсыз күз алдына да китереп булмый. Шуңа күрә без яшьләр арасында киң таралган иң файдалы 5 җайланмадан торган исемлек төзергә булдык.

1. Смартфон

Студентлар өчен иң мөһиме нәрсә? Әлбәттә, смартфонда яхшы камера һәм контактсыз түләү мөмкинлеге булу. Әле тагын су үткәрми торган да булса, бөтенләй шәп. Студент кешегә кайда да җайлы итеп күчерергә мөмкинлекләр булырга тиеш бит инде. Хәзерге вакытта рейтинг буенча иң популяр ике модель бар  –  Samsung Galaxy A52 һәм Apple iPhone 11. Аларны берләштерә торган үзенчәлекләр – заманча дизайн, югары җитештерүчәнлек дәрәҗәсе, якты экран һәм искиткеч камера. Тагын шунысы да мөһим: ике смартфонда да тиз зарядка җыйдыру технологиясе бар. Аермага килгәндә, әлеге смартфоннарның корпуслары төрле: Samsung Galaxy A52 өслеге пластик, ә Apple iPhone 11 – пыяла.

2. Планшет

Әйе, смартфоннар планшетларга караганда популяррак. Әмма кайбер студентлар аларны бик теләп куллана. Алар олырак һәм уңайлырак, лекцияне язып бару өчен дә файдалы. Шуңа күрә күп кенә яшьләр Samsung Galaxy Tab A7 һәм Huawei MatePad T10s сайлый. Galaxy Tab A7 нең экраны да, аккумуляторы да зуррак булып санала.

3. Ноутбук

Бер генә студент та ноутбуксыз яши алмый. Реферат, курс, диплом эшләрен язу өчен җиңел, тиз эшли торган һәм артык кыйбат түгел ноутбук кирәк булса,  Honor MagicBook X14 ны алу яхшы булачак. Бу заманча тимер белән җиһазландырылган һәм 170 градуска кадәр ачыла торган компьютер. Өстәвенә, бу ноутбук күзләргә зыян салмый.

4. Чыбыксыз колакчыннар

Чыбыксыз колакчыннар исемлегенә  Apple AirPods 2 һәм Samsung Galaxy Buds Pro керә. Алар музыка тыңлаган яисә кеше белән сөйләшкән вакытта чит тавышларны кертми, тавыш ассистентлары белән идарә итә һәм телефон гарнитурасы ролендә дә бик яхшы эшли. Ә тагын бу колакчыннарны чыбыксыз рәвештә генә дә зарядка җыйдыртып була.

5. Акыллы сәгать

Акыллы сәгатьләр  1982 елда ук чыга башлаганнар. Ул чакта «Seiko» дип аталган япон фирмасы «Pulsar Memowatch» сәгатен чыгарган. Сәгать 24 символга кадәр кыска язмаларны саклап калу мөмкинлегенә ия булган икән. Ә хәзер исә акыллы сәгатьләр арасында беренче урында, һичшиксез, Apple Watch SE һәм Huawei Watch 3 Pro тора. Аларны җитештерүдә титан эретмәсе һәм алюминий кулланылган, шуңа күрә әлеге гаджетлар ныклы һәм җиңел. Бу модельләрнең мөмкинлекләре зур: шалтыратып, музыка тыңлап, тренировкаларның исәбен алып барып була. Ике сәгать тә организмның йокы вакытындагы күрсәткечләрен үлчәргә сәләтле. Кирәк булганда, акыллы сәгатьләрне чыбыксыз колонкаларга яки колакчыннарга тоташтыру мөмкинлеге дә бар. Өстәвенә, имтиханнар вакытында бу сәгатьләргә күп кенә шпаргалкалар да йөкләп була әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев