Логотип Идель
Бу – тема!

СТИВЕН КИНГТАН ЯШЬ ЯЗУЧЫЛАРГА 10 КИҢӘШ

Дөньяда Стивен Кингны белмәгән кеше юктыр. Ул куркыныч әсәрләр, детектив һәм фэнтези жанрында иҗат итүче бөек язучыларның берсе. Аның романнары буенча инде бик күп фильмнар да төшерелде, куркыныч киноларны яратучыларга алар күптәннән таныш.

Стивен Кинг 1986 елда язылган мәкаләсендә язучының уңышлы булу серләрен сөйли. Без исә Стивен Кингның язучыларга иҗат иткәндә ярдәм итәрдәй төп киңәшләрен сиңа да җиткерергә булдык. Әгәр син яшь язучылар рәтеннән икән, биредәге киңәшләрне башыңа сеңдереп бар.

1. Иң беренче чиратта үзең өчен яз

Син үз һөнәреңнән ләззәт алырга тиеш.  Әгәр дә яза башлаган әсәрең синең үзеңдә  кызыксыну уята икән,  ул башкалар өчен дә кызыклы булачак һәм укучыларны җәлеп итәчәк.

2. Остаханәләр сине уңышлы язучы итмәячәк

Стивен Кинг фикеренчә, ниндидер махсус курслар, дәресләр алу гына синең талантыңны үстермәячәк. Иң яхшы дәрес – синең тормышыңдагы вакыйгалар.

3. Укырга, укырга һәм тагын бер тапкыр укырга!

Күп итеп китап укы, төрле-төрле жанрда язучы авторлар белән таныш, аларның язу стиленә игътибар ит. Стивен Кинг сүзләре буенча, ул һәрвакыт, кайда гына булса да, китап укый.

4. Ял ит

Әсәрне әз генә язгач, ял итеп ал. Ял иткәннән соң, язган текстыңны тагын бер тапкыр укыгач, анда булган хаталарны, артык җөмләләрне табу җайлы булачак.

5. Тәнкыйтьләүләргә әзерлән

Ни белән генә шөгыльләнсәң дә, сине һәрвакыт гаепләүчеләр табылып торачак. Аларның сүзләре кайвакыт дөрес булырга да мөмкин, ләкин син хаталар өстендә эш алып баруыңны һәм язарга дәвам итүеңне барыбер туктатма.

6. Иң катлаулы темага яз

Мөһим нәрсәләр турында язу – иң катлаулысы. Стивен Кинг: «Язучылар археологларга охшаш булырга тиеш», – ди. Аның уйлавынча, язучылар да, археологлар шикелле, төптә яткан вакыйгаларны казып чыгара белергә тиеш.

7. Геройлар мөһим

«Мавыктыргыч сюжет, атмосфера һәм стиль – болар әлбәттә, мөһим, тик әсәрдә төп урынны геройлар алып тора. Барлык кызыклы вакыйгалар да, беренче чиратта, кешеләр турында сөйли бит», – ди Стивен Кинг.  

8. Кагыйдәләрне бозудан курыкма

Әле бер генә автор да рисксыз уңышка ирешә алмаган. Алга атларга курыкма, үз-үзеңә ышан.

9. Үз стилеңне тап

Яза башлаганда син бөек язучыларның стилен кабатларга мөмкинсең. Тик копия һәрвакыт оригиналдан начаррак булачак. Охшаш әсәрләр укучыларның кызыксынуын киметәчәк.

10. Тасвирлау сәнгатенең нечкәлекләренә төшен

Язучы укучыларына җиткерергә теләгән вакыйганы бик яхшылап тасвирлый белергә тиеш. Әгәр укучылар үзләрен шул вакыйганың герое итеп хис итәләр икән, димәк син – яхшы язучылар рәтеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев