Логотип Идель
Бу – тема!

СТЕНДАП: ХАТЫН-КЫЗЛАР ШАЯРТА БЕЛМИ?

Стендап – комикларның аудитория алдында чыгыш ясавы. Стендап-комикларның материалы кызыклы вакыйгалардан һәм мәзәкләрдән тора. Россиядә стендап-комедия 2000 еллар уртасыннан үсеш ала башлый. Россия телевидениесендә беренче стендап-шоу 2012 ел ахырында чыга. Ә 2013 елда ТНТ телеканалында «Stand Up» тамашасы күрсәтелә башлый.

Хәзерге вакытта күп төбәкләрдә стендап-клублар бар: Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Екатеринбургта, Самарада, Воронежда һәм Казанда. Бүгенге көндә Россиянең 10 иң яхшы стендап-комиклары арасында түбәндәгеләр бар:

1.Руслан Белый

2.Нурлан Сабуров

3.Алексей Щербаков

4. Саша Малой

5. Павел Дедищев

6. Илья Соболев

7. Александр Долгополов

8. Надя Джабраилова

9. Вера Котельникова

10. Дмитрий Романов

Бу иң яхшы шаяртучылар исемлегендә хатын-кызларның егетләргә караганда азрак булуы күзгә ташлана. Әллә хатын-кызлар шаярта белми инде?

Беркөн шулай Вконтакте челтәрен караштырганда, бер бәхәснең шаһите булдым: пост астындагы комментарийларда, кызып китеп, хатын-кызларның шаярта белмәгәнлеген сөйлиләр. Шунысы кызык: бу бәхәстә ир-атлар гына түгел, хатын-кызлар үзләре дә катнаша:

«Хатын-кызлар катнашындагы стендапны карагач, бу сәнгатьнең кызлар өчен түгеллеген аңладым. Егетләр мәзәк сөйли беләләр, без – юк».

Анастасия К.

«Минемчә, кызларның мәзәкләре кызларга гына аңлашыла. Бәлки, мин үзем шундыйдыр, әмма кызлар арасында бер кызык комикны дә әйтә алмыйм».

Вова Ю.

«Сез хаклы түгел! Хатын-кызлар арасында да бик кызык  чыгыш ясаучылар бар. Мәсәлән, Надя Джабраилова, Белла Малу, Настя Веневитина. Юморны аңлаган кеше аларны яратачак!»

Катерина Л.

«Стендапта хатын-кызлар, ир-атлар категориясе юк. Монда кем кызык итеп мәзәк сөйли белә, шул мөһим».

Олег Т.

Ә үзе юмор дөньясында кайнаган, КВНчы Лия Морис бу турыда менә нәрсә уйлый:

«Стендап – ул үзең белән булган кызыклы хәлне сөйләү. Минечмә, кызлар бик күп кызыклы маҗараларга очрый. Шуңа күрә хатын-кызлар өчен стендап аларны икенче яктан ачарга, яңа юл күрсәтергә ярдәм итә, дип уйлыйм».

Кешеләр төрле булган кебек, фикерләр дә төрле инде. Ләкин бу бәхәснең нәтиҗәсе шул: хатын-кызларның да стендап жанрында үсәргә, яңа үрләр яуларга хокукы бар. Бәлки, киләчәктә ир-атларны да узарлар. Ничек кенә булса да, һәрбер чыгыш ясаучыга үзенең тыңлаучысы табыла диләрме әле?

БУ КЫЗЫК!

– Америка язучысы Марк Твен АКШта стендап жанрына нигез салучы дип санала. Ул яшәгән вакытта «стендап» төшенчәсе булмаса да, Твенның халык алдында чыгыш ясаулары билгеле. Язучы хәтта үзенең тәхәллүсен сатирик Артемиус Уордның юмористик хикәясеннән алган.

Актер Робин Уильямс үз карьерасын җитмешенче еллар башында стендапер буларак башлаган.

Пародияләр остасы Джим Керри зур кино дөньясында үз юлын нәкъ менә стендап-комик сыйфатында башлый. Аның шоу-бизнес һәм дөнья сәясәте эшлеклеләренә ясаган пародияләре (Леонид Брежневны да кертеп) бүгенге көнгә кадәр күпләр өчен шаккаттыргыч булып санала.

Фото «Stand Up Club Kazan» Вконтакте төркеменнән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев