Логотип Идель
Бу – тема!

СОЛЛАЛЬ: КОРЕЯ ЯҢА ЕЛЫНЫҢ ЙОЛАЛАРЫ ҺӘМ ТРАДИЦИОН РИЗЫКЛАРЫ

Корея дорамалары фанатлары бу илнең гореф-гадәтләре һәм бәйрәмнәре турында бик яхшы беләдер. Нәрсә ул Корея Яңа елы? Ничек һәм кайчан бәйрәм ителә? Язмада Көньяк Кореядә яратып үткәрелә торган иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе – Соллаль турында сөйләшәбез.

12 ел саен ел символлары кабатланып тора: тычкан, үгез, юлбарыс, куян, аждаһа, елан, ат, сарык, маймыл, әтәч, эт һәм дуңгыз. Бу әлеге хайваннарның Будда янына чакырылу тәртибен күрсәтә дип санала. Кореялеләрдә шундый фикер бар: кеше кайсы хайван елында туа, шуның билгеле бер сыйфатын үзенә ала. Кореялеләр башта бөтен дөнья белән Яңа елны 31 декабрьдән 1 гыйнвар төненә, ә аннары тагын үзләренекен –  Соллальне бәйрәм итә. Аны үткәрү көне елдан-ел үзгәрә, чөнки бу Яңа ел ай календаре буенча бәйрәм ителә. Бәйрәм өч көн дәвам итә. Быел аны 22 гыйнварга каршы төндә каршылый башлаячаклар, ә 24дә исә ул тәмамланачак.  

БӘЙРӘМ ЙОЛАЛАРЫ

Соллаль гаилә бәйрәме булып санала. Гаиләнең барлык әгъзалары бергә җыела да, милли йолаларны үти, милли ризыклар ашый һәм халык уеннарын уйный. Соллальнең беренче көнендә Чарье дип аталган йола үткәрелә. Күпләр милли киемнәргә киенә һәм ризык белән дөге шәрабын үлгән туганнарының сурәтләре яки исемнәре алдына куя. Әлеге йола ата-бабаларга хөрмәт йөзеннән уздырыла.

Аннары Себэ дип аталган йола вакыты җитә. Кече яшьтәгеләр тезләнеп һәм баш иеп олыларны Яңа ел белән котларга тиеш. Бу өлкәннәргә карата тирән хөрмәтне аңлата. Өлкән яшьтәгеләр исә яшьләргә җавап итеп кызыл конвертка салынган акча бирә һәм теләкләр тели. 

ТРАДИЦИОН РИЗЫКЛАР

Ттоккук – дөге икмәгеннән аш уңыш китерә һәм гомерне бер елга озайта дип санала. Тток, ягъни ябышучан дөгедән кабартмаларны да Корея Яңа елында рәхәтләнеп ашыйлар. Тагын бер киң таралган традицион ризык Чон дип атала. Ул без белгән коймакларны хәтерләтә, тик аңа яшел суган, кәбестә яисә диңгез продуктлары салына. Ә десертка Корея халкы яксик – хөрмә (финики) җимеше белән татлы чикләвекле дөгене ашарга ярата. Шулай ук якгва – кунжут мае һәм бодай оны белән кыздырылган баллы пирожное да популяр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев