Логотип Идель
Бу – тема!

«СМАЙЛ ҺӘМ СТИКЕРЛАРНЫ СИПМӘГЕЗ»: WHATSAPPта АРАЛАШУНЫҢ 5 КАГЫЙДӘСЕ

Бүгенге көндә Whatsapp кушымтасын миллионлаган кеше куллана. Тик анда аралашуның кагыйдәләре турында бөтен кеше дә белеп бетерми. Язышкан вакытта без әңгәмәдәшебезгә тәрбияле һәм әдәпле булып күренергә тиеш. Шуңа күрә бу язмада без Whatsappта аралашуның  төп кагыйдәләрен тупладык.

1. Таныш булмаган номерга шалтырату кирәкми

Әйтик, сезгә бөтенләй таныш булмаган кеше белән нинди дә булса мәсьәләне хәл итәргә кирәк. Моның өчен ул кешегә шунда ук шалтыратырга ашыкмагыз! Читтән бу тәрбиясезлек билгесе булып күренә. Башта ул номерга Whatsapp аша СМС кына язып җибәрегез. СМСта үзегезнең кем икәнлегегезне, нинди максат белән кеше белән аралаша башлавыгызны аңлатып бирегез. Беренче тапкыр язышканда, СМСта сылтамалар куймагыз, әңгәмәдәшегезне аптыратып бетерүегез бар. Ә инде ул сезгә җавап биргәч, аннан шалтыратырга рөхсәт сорасагыз да була.

2. Тавышлы СМСлар юлламагыз

Ә менә монысы – иң ачуны китергән әйбер. Арагызда шундый дусларыгыз да бардыр әле. Юк икән, уйланыгыз, бәлки, бу дус сездер?

Ә хәзер шаярмый гына: тавыш яздырылып җибәрелгән СМСларны күп кеше яратмый. Сезгә яздырып җибәрү җайлы тоелса да, әңгәмәдәшегезгә бу вакытта бер дә уңайлы булмаска мөмкин. Язган текст белән тавышлы СМСны уку – икесе ике әйбер. Әңгәмәдәшегез ул СМСны ачып та карамаска мөмкин. Шуңа күрә андый аралашу алымыннан баш тартыгыз.

3. Медиафайллар, котлаулар җибәрер алдыннан яхшылап уйлагыз

Кешегә видео, җыр юллар алдыннан, бу хакта аның үзеннән белешегез: ул әлеге файлларны ачып карый алачакмы, бу вакытта аның интернеты яхшы эшлиме һ.б. Чөнки андый зур күләмле СМСларны ачу еш кына озак вакытны ала. Шулай ук, рәсемнәр, котлаулар җибәргәнче дә яхшылап уйлагыз. Бәлки кешегә бу ошап бетмидер?

4. Фикерегезне бер генә СМСка сыйдырып бетерергә тырышыгыз

Кайберәүләр бер сүзләп кенә язарга ярата. Әңгәмәдәшегезнең түземлеген бетерәсегез килмәсә, җиткерергә теләгән фикерегезне бер СМСка сыйдырырга тырышыгыз. Өзек текстны берәүнең дә укыйсы килмәячәк.

5. Смайл һәм стикерларны текстка «сипмәгез»

Кемнәргәдер смайлларсыз СМСлар артык кырыс булып яңгырарга мөмкин, тик аларны артык куллану да килешмәячәк. Бөтен кешеләр дә сезнең хис-тойгыларыгызны смайллар аша аңламаска мөмкин. Кеше сезнең белән аралашканда аларны кулланмый икән, сез дә алар турында онытыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев