Логотип Идель
Бу – тема!

СМАРТФОНЫҢ НИНДИ ТӨСТӘ?

90% кеше смартфонны сатып алганда, аның тышкы кыяфәтенә игътибар итә. Белгечләр әйтүенчә, смартфонның төсе аның хуҗасы турында күп нәрсәләр сөйли ала. Ә синең смартфоның нинди төстә?

Яшел

Бу яшәү төсе. Яшел төстәге смартфонны сайлаучылар ачык, кешеләргә карата мәрхәмәтле һәм ярдәмчел булалар. Гадәттә, алардан ышанычлы дус һәм җаваплы хезмәткәрләр чыга. Яшел төс кәефнең күтәренкелегенә дә бәйле. Бу төс тынычландыра, көн дәвамында позитив фикерләргә китерә.

Ак

Ак төсне сайлаучылар  идеалистлар. Аларның стандартлары югары, һәр эшләгән эшләре идеаль булырга тиеш. Җитмәсә, ак төс - ул ышаныч төсе дә. Шуңа күрә ак смартфон ияләре ышанычлы, эчкерсез һәм саф күңелле булалар. 

Шәмәхә

Иҗади һәм гадәти булмаган шәхесләр бу төскә өстенлек бирә. Бу кешеләр башкаларның фикерләрен яратмый һәм һәрвакыт үзләренчә эшли. Шәмәхә төстәге смартфон ияләре тәкәбберләрне сөйми. Алар нечкә күңелле кеше булганга, еш кына үзләре белән каршылыклар да туа. Психологлар шәмәхә төсне төрле фобияләрдән булыша дип саный.

Кызыл

Кызыл төс сөючеләр аерылып торалар. Алар кыю, энергияләре ташып торган кешеләр. Гадәттә, алар үзләренә ничек ошый, шулай яшиләр. Еш кына мондый кешеләр үз тормышларын смартфонсыз күз алдына да китерә алмый, алар өчен барлык социаль челтәрләрдә дә элемтәдә булырга, яңалыкларны күзәтеп торырга кирәк.

Кара

Кара төстәге смартфон ул классика. Күпчелек кешеләр, уйлап тормый гына, караны сайлый. Кара төсне яратучыларның күбесе максатчан, үз һөнәрләренең чын осталары. Алар эш сөючән, шуңа күрә мөһим мәсьәләләрне хәл итүгә күп игътибар бирәләр.

Зәңгәр

Зәңгәр телефоннарны тыныч холыклы кешеләр куллана. Бу кешеләр тыйнак, игелекле һәм намуслы. Зәңгәр төс сайлаучылар иҗатны ярата. Алар беркайчан да уйланылмаган карарлар кабул итми. Һәрвакыт укырга, яңа белем алырга омтылалар, үз эшләрен төгәл һәм вакытында башкаралар.

Алтын

Ә болар исә сыйфатлы, матур әйберләр генә ярата. Аларга игътибар үзәгендә булу ошый, харизмалары ташып тора. «Алтыннар» бик актив, энергияле һәм тормышны яратучылар рәтеннән.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев