Логотип Идель
Бу – тема!

«СӘЛӘТ – БЕЗГӘ, ЯШЬЛӘРГӘ БИРЕЛГӘН ИҢ ШӘП БҮЛӘКЛӘРНЕҢ БЕРСЕ»

Төрле шәһәрләрдә һәм төбәкләрдә яшәүче яшьләр һәр җәйне үзләренең икенче йортына –«Сәләт» лагерена киләләр. Тылсымлы «Сәләт» мохитен тою быел миңа да насыйп булды.

Изге Биләр җиреннән мин үзем белән наклейкалар һәм гомергә онытылмас җылы хатирәләр алып кайттым. Шулай ук мин үзем белән сәлкеш-дусларымның блокнот тутырып язган якты истәлекләрен алдым. Бу җылы сүзләрне укыганда, кәефем гел күтәрелә бара!

Хәзер минем Самара, Башкортстан, Мари-Эл, Чувашстаннан да дусларым бар. Бердәм, тату икенче гаиләм «Сәләт»нең күпләр йөрәгендә калуы гаҗәп түгел.

Белгәнебезчә, илебездә лагерьлар бик күп, әмма ни өчен үсмерләр, чебен балга очкан төсле, «Сәләт»кә омтылалар соң? Әйдәгез, үзләреннән сорап карыйк!

«Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова быелгы аланнарның үзенчәлеклеге хакында сөйләп үтте:

Вакыт уза, замана үзгәрә торган саен, Биләр җиренд  дә үзгәрешләр булмый калмый. Һәр җәйне «Сәләт» яңа көчләр, яңа энергия белән янәдән терелә.

«Сәләт» – гел «Сәләт» булып кала инде ул. Әмма без яшьләрнең таләпләренә, үтенечләренә карап, бераз шартларны үзгәртә барабыз: «Кичке чаралар»га яңалыклар өстибез, остаханәләрне яраклаштырабыз.

 «Сәләтле җәй» үзәгенең директоры Игорь Смирнов һәм аның командасы «Сәләт» лагерен, аланнарны камилләштерү, заманчарак, кызыклырак итү өчен ел буе эшлиләр. Яңа проектлар, алымнар әзерлиләр.

Шулай ук, һәр елны «Сәләт» яңа коллектив – укытучылар, әйдаманнар һәм сәлкешләр туплый. Коллективтагы һәр шәхес «Сәләт» онытылмас узсын өчен көч түгә.

Илүзә Хәсәншина, Башкортстан республикасы:

«Сәләт» – мин барган лагерьларның беренчесе. Баштарак «барыргамы, юкмы» дип озак икеләнеп тордым. Дөресен генә әйткәндә, мин оялчан кеше, шуңа күрә, яңа дуслар таба алмам, берүзем йөрермен дип курыктым.

Ләкин мин барырга карар кылдым, һәм моңа беркайчан да үкенмәячәкмен.

Мин «Сәләт»тә үткәргән дүрт көн – бер гомер төсле. Мин үземдә яңа сәләтләр ачтым, төрле шәһәрләрдән дуслар таптым.

«Сәләт» дигәч, җылы, хис тулы «төркем шәмчекләре» искә төшә. Кайбер сәлкешләр «Барысы да ошый. Ашату шәп! Бары әзрәк суык», – кебек баналь җөмләләр белән чикләнсә, биредә мин сәгатьләр буе сөйли ала идем. Ә «импульс килеп җитте, димәк, элемтә бар», – сүзләренә генә дә күпме җылы салынган бит! Син төркемең белән кушыласың, сез бер-берегезне тоясыз… Нинди зур бәхет бит бу!

Кайтканда мин елый-елый кайттым... Сәләт белән, иң яхшы әйдаманнар, палаткадаш-күршеләрем белән аерылушы бик авыр тоелды шул.

Галиева Эвелина, Татарстан, Азнакай районы:

«Сәләт» – минем тормышымның өлеше. Һәм кечкенә түгел. Сәлкеш тарихым 2019 елга барып тоташа. Шул мизгелдән, чемодан тотып палаткага кергән мәлдән бирле мин үземне «Сәләт» баласы дип әйтә алам.

«Сәләт»нең мохитен чыннан да тылсымлы дип әйтеп була. Мондагы җылы, рәхәт атмосфера башка беркайда да юк.

Сәлкешләр ни өчендер гел елмаеп йөри… Сәбәбе нидән икән? Сәбәбе – «Сәләт»нең җылы елмаю тудырырлык шәп булуы, әлбәттә!

Мин ике дөньяда яшим…  Берсе гади, көндәлек тормыш булса, икенчесе исә «Сәләт» белән бик тыгыз бәйләнгән. Мин иртә белән уянам һәм тиздән барасы сменага планнар корырга керешәм.  

Минем дә хыялым бар, һәм бу хыялым «Сәләт»кә бәйле. Минем үземнең «SӘLKEШ» брендымны ачасым килә. Бу бренд үз эченә телефонга чехоллар, браслетлар, шопперлар алыр иде.  Инде «seletstore» бренды бар, әлбәттә. Әмма мин конкуренциядә өстенлек алу өчен бик тырышыр идем. Очсыз бәяләр, сыйфатлы товар, матур интерьер…

Әлбәттә, бу әлегә хыял гына. Әмма хыялым чынга ашмас дип кем әйтә ала?

Зиянгиров Тимур, Самара өлкәсе:

Самара хәтле Самарадан Биләргә кайту өчен күп көч түгәргә туры килде, әлбәттә. Юл ерак, шуңа күрә бераз шикләндем дә. Андый еракларга беренче баруым шул.

 «Сәләт»кә беренче тапкыр баруым булса да, башка лагерльларда күп мәртәбә ял иткәнем бар.

Шуңа күрә, лагерь тормышында тәҗрибәм бар, дип әйтә алам. Әмма мине куркытканы – табигатьтәге шартлар, чөнки минем корпуста урнашкан лагерьларда гына булганым бар. Палаткалы лагерьга беренче баруым бит. Иптәшләремнән кырмыскалар, черкиләр турында күп ишеттем шул. Җитмәсә палаткада я суык, я эссе дип куркыталар. Шуңа күрә, курткалар, свитерлар төяп килдем.

Әмма, бәхеткә, шартларның уңайлыгы шаккатырды. Бөҗәкләрнең барлыгын палаткада ризык калдырмасаң белмисең дә икән. Йокы капчыгында йоклау исә – үзе бер ләззәт.

Минем фикеремчә, язмыш биргән бар мөмкинлекләрне дә кулланып калырга кирәк. «Сәләт» – безгә, яшьләргә бирелгән иң зур бүләкләрнең берсе. «Сәләт» – мөмкинлекләр мохите. Һәм, һичшиксез, без ул мөмкинлекне кулланып калырга тиешбез.

Шәрәфиева Фәридә, Ростов-на-Дону шәһәре:

Минем «Сәләт»тә үткәргән көннәрем гомерем буена йөрәгемә уелып калачак. Мин Ростов-на-Дону шәһәрендә торсам да, татарлар язмышы, гореф-гадәтләре белән кызыксынып үстем. «Сәләт» лагере – татарларның бренды.  Әйе-әйе! Чәк-чәк, Сабантуй, Тукай белән бер рәттә тора Сәләтем. Мин «Сәләт» турында «Ялкын» журналыннан укып, интернеттан «Сәләт-Тел, Болгар-Туган Тел» җырларын тыңлап, бу лагерьга барырга хыялланып яшәдем. Кайчан да булса сәлкешләр рәтенә кушылырмын дип уйламаган да идем.

Ләкин язмыш берзаман миңа да мондый мөмкинлек тудырмасыңмы!

Сеңлем Зәмирәгә, мәктәп активист буларак, «Болгар-Туган Тел» аланының икенче сменасына ике юллама бирделәр. Мин күкнең җиденче катына мендем һәм атна буе шуннан төшмәдем. Бәхетемә ышана алмыйча, очып кына йөрдем.

Казанга килеп «Буревестник» автобусына утыргач, күзләремнән яшь атылып чыкмасынмы!

Арагил аланына эләгүемә, иң шәп әйдаманнар төркемендә булуыма, нәкъ менә 13нче палаткада яшәвемә чиксез шатмын.

Сәләттә вакыт узмый, ул оча! Чиксез шатлыклы мизгелләре, җылы танышулар, дуслар, күңелле дә, матур да «Кичке чаралар»ы белән йөрәгемә керде «Сәләт».

Рамазанова Алинә, Арча районы:

Әйтимме, минем өчен «Сәләт» ул нәрсә? «Сәләт» – ул чын гаилә! Дуслык, мәхәббәт кушылган зууур, тату гаилә. Мин дә быел бу гаиләгә керү бәхетенә ирештем.  Башҗитәгебез Данис абый һәм әйдаман абыйлар әти урынына булса, сөйкемле әйдаман апалар һәм әни урынына булды миңа.

Ә сәлкеш-дусларым – чып-чын туганнар төсле! Кайгыртучан һәм игелекле!

Ни өчен яшьләр, балалар шулай «Сәләт»кә омтыла соң? Минем фикеремчә, «Сәләт»тә бердәмлек, дуслык, татулык көчле булганга шулайдыр.

Һәрбер сәлкеш башка сәлкеш өчен җан ата, авыр хәлдә булыша, соннигы белән бүлешә.

«Сәләт»тә үзем белән булган бер кызыклы хәлне сөйләп китмичә булмый шул.

Соңгы «Кичке чара»да чыгыш ясау – минем хыялым. Менә «сайлау» көне дә килеп җитте. Бик тырышканмындыр, ахры, бу этапны үттем, һәм мине репетицияләргә чакыра башладылар. Менә кояшлы бер көнне, төшке аштан соң, без дусларыбыз белән мафия уйнарга керештек. Шундый рәхәтләнеп, көлә-көлә уйнап торган мизгелдә мине репетициягә чакырмасыннармы! Әле алда өч репетиция дип торалар... Теләр-теләмәс киттем мин «Корылтай» га. Чыгыш ясау теләге эреп юкка чыкты. Мафия уйныйсы килә бит, малай! Хәзер котылу юлын табарга кирәк.

Кыскасы, әлеге шигырне мин шулай итеп укыдым, мине беренче куплеттан ук куып җибәрделәр. Ләкин рәхәтләнеп мафия уйнадык, төнге бергә кадәр (ой-ой, Рөстәм абый моны укыса ачуланыр инде).

Рамазан Әхмәдиев, Мари-Эл Республикасы:

Менә «Сәләт» мине дә үзенә алды, ниһаять. Моңа кадәр бихисап лагерьларда ял итсәм дә, «Сәләт» йөрәгемдә аеруча тирән эз калдырды. Ни өченме? Чөнки сәлкешләр – дөньядагы иң җылы елмаю ияләре. Әйдаманнар – гел терәк. Теләгән остаханәңә языла, төрле иҗат һәм спорт бәйгеләрендә катнаша аласың. Мин көчемне шахматта сынап карарга булдым. Нәтиҗәдә – аланым белән өченче урын яуладык. Шулай ук, «Изге чишмә»гә менү миндә тирән тәэсир калдырды. Изге ташны җиде кабат әйләнеп чыктым һәм «Сәләт»кә янәдән әйләнем кайтырга дип теләк теләдем.

Тагын исемдә калганы – соңгы «Кичке чара». Күз яшьләрне сөртә-сөртә кочаклашып йөрүләр, номерларны алмашулар...

Менә сәлкешләребезнең яраткан лагере турында фикерен ишеттек тә!

Ә хәзер – сәлкешкә сәлкештән биш лайфхак:

1. Кырмыскалар белән дуслашасың килмәсә, беркайчан да түшәгеңдә бернинди ашау (аеруча сонник) калдырма.

2. Барлык чараларда да актив катнаш – «Сәләт» бүләкләрне кызганмый!

3. Багана тирәли әйләнәсең, яисә төнге йөгерүгә барасың килмәсә – отбойдан соң ук йокларга ят.

4. Душка барасың килә икән, иртәнге биштә тор. Аннан соң җылы су бетәчәк.

5. Телефоныңны югалтасың килмәсә, беркайчан да шатерда, туалетта зарядкага куйма.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев