Логотип Идель
Бу – тема!

СӘХНӘ КЫЮЛАРНЫ ЯРАТА: МАРСЕЛЬ МӘХМҮТОВ «БИЛГЕСЕЗ АКТЁРЛАР» СПЕКТАКЛЕН ТӘКЪДИМ ИТТЕ

9 июнь көнне Казан театр училищесынында Марсель Мәхмүтов житәкчелегендә «Билгесез актёрлар» спектакле куелды. Спектакльдә актёрлык курслары үткән 19 кеше катнашты. Үзләрен сәхнәдә сынап карарга, балачак хыялын тормышка ашырырга теләүчеләр 3 ай эчендә яңа образларга керергә, оялу хисеннән котылырга һәм үзләрен сәхнәдә тотырга өйрәнде. Катнашучылар, төрле һөнәр ияләре булуга карамастан, үз рольләрен югары дәрәҗәдә башкардылар.

«Төп һөнәрләре буенча сәхнәдән ерак булып та, ижатка тартылучылар белән эшләү – 20 еллык тәҗрибәмдә беренче тапкыр. Безнең проектның югары бурычы иҗатның бөтен җирдә дә мөмкин булуын күрсәтү», – ди Марсель Мәхмүтов.

Марьян Беленькийның «Соңгы өмет» монологын күрсәткән Төхватуллина Алисә Тәлгать кызы, үз остазы турында менә ниләр ди:

«Марсель Замиловичны чын мәгънәсендә психолог сыйфатларына ия, дип әйтер идем. Барыбызның да теләгебез актерлык осталыгын үзләштерү булса да, һәр кешенең үз холкы, тормышка карашы инде формалашкан. һәммәбез белән аерым шәхес буларак эш алып бару күп көч һәм кешене тоемлау сәләте тәлап итә. Остазыбыз инде 20 елдан артык шушы өлкәдә хезмәт куя. Өч ай дәверендә «сезнең белән эшләү уземә дә рәхәт, нәтиҗәсен күрү тагын да канатландыра» дип әйтә килде. Үзебез дә аның өметләрен аклаганбыздыр дип уйлыйбыз. Истә калган киңәшләреннән «тамашачыны алдап булмый, геройны сурәтләргә түгел, нәкъ менә ул булырга кирәк» дип өйрәтте».

Курсларда ир-атларның саны аз булуы турында да фикерен әйтте ул:

«Актёрлык һөнәрен үзләштерергә теләгән ир-егетләр алар яшьрәк вакытта театр училищеларына, югары белем алу йортларында укып, үз тормышларын тулаем иҗат белән бәйлиләр. Безнең курсларда, әйткәнемчә, иҗат дөньясы белән кызыксынсалар да, ниндидер сәбәпләр буенча башка юлны сайлаган кешеләр җыелган иде. Шунлыктан, күпчелегебез хатын-кызлар булгандыр дип уйлыйм. Безнең белән шөгыльләнгән өч ир-егетебезне ихтирам итәм. Чөнки җәмгыяттә ир-атка хис-кичерешләрен күрсәтү дөрес түгел дигән яшерен фикер бар. Моның белән килешә алмыйм. Актёрлык осталыгы, белүебезчә, күңел хәләте белән тыгыз бәйләнгән. Тирән хис-кичерешләреңне үзең аша үткәреп кешегә җиткерә белергә тиешсең. Киләчәккә планнар турында сүз кузгаткач, Марсель Мәхмүтов татар төркемен туплау теләген белдерде:

«Безнең спектакль рус телендә, әмма укуның икенче аенда төркемдә күбесе татар икәнен аңлагач: «Нигә татарча уйнамыйбыз?» дигән сорау туды. Шуңа күрә, алга таба татар группасы ясау да планда бар».

Рания ГАЛИМОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев