9 июнь көнне Казан театр училищесынында Марсель Мәхмүтов житәкчелегендә «Билгесез актёрлар» спектакле куелды. Спектакльдә актёрлык курслары үткән 19 кеше катнашты. Үзләрен сәхнәдә сынап карарга, балачак хыялын тормышка ашырырга теләүчеләр 3 ай эчендә яңа образларга керергә, оялу хисеннән котылырга һәм үзләрен сәхнәдә тотырга өйрәнде. Катнашучылар, төрле һөнәр ияләре булуга карамастан, үз рольләрен югары дәрәҗәдә башкардылар.