Логотип Идель
Бу – тема!

СИН МОНЫ КАРАРГА ТИЕШ! «ЯЛКЫН»нан ИСЕМЛЕК

Җәй дәвам итә! Укуны читкә куеп торып тынычлап ял итәргә, кино-сериаллар карарга, үзеңә кызыклы булган китапларны укырга вакыт барлыкка килгәч кенә... карар һәм укыр әйбер юк булып чыга! Таныш хәлме? Борчылма! Без синең өчен шәп исемлек төзедек инде.

Исемлектә иң аз вакыт таләп иткәненнән – видеоклиптан башлыйбыз.
Күпләргә оша(ма)ячак!

1нче июнь көнне Rammstein төркеме солисты Тилль Линдеманн  «Ненавижу детей» җырына клип чыгарды. Әлеге мәзәк хәл безнең белән ничек бәйле дисеңме?  Клип Мәскәүдә төшерелән. Дөресен генә әйткәндә, беренче карашка ул бераз куркыныч, аны гади бер провокация дип атаучылар да күп. Чынбарлыкта видео безгә олы яшькә җитеп тә, мәктәптә кыерсытуларны оныта алмаучы кешенең катлаулы язмышы турында сөйли. Куркыныч дөреслек – балалар бик явыз була ала, ә укытучылар кайчак буллингка юл куя, хәтта сәбәпче дә була. Ничек кенә булса да, әлеге четерекле теманы күтәрү – яхшы күренеш.

Фильм – «Круэлла», 16+ – минем яңа мәхәббәт!

Тискәре персонажларга ничек карыйсың, яратмыйсыңмы?  Әлеге фильм  синең фикереңне үзгәртәчәк! Картинада Диснейның  «101 далматинец» мультфильмындагы Стерве́лла Де Вильның язмышы турында сөйләнелә.

Ул чынлап та этләрдән шуба теккәнме? Әллә явыз Круэлла күзлегеннән чыгып караганда тарих башкача күренәме? Монда күп сөйләп тору кирәкми, үзең карап бәялә!

Шуны гына әйтәсем килә: франция богемасы, искиткеч санудтреклар, талантлы Эмма Стоун... Ике сәгать ярым вакыт узганны сизми дә калдым.

Китап – «Война и мир в твиттере»,  Эмма Лорд

Интернет, сыр һәм мәхәббәт... бу өч әйберне берләштергән әсәр берничек тә начар була алмый.

Күз алдыңа китер: син мәктәптә укыйсың, йөзү ярышларында медальләр отасың, гаилә кафесының сайтын алып барасың һәм шуңа өстәп, бер егет белән интернет аша танышып, мәхәббәттән канатланып йөрисең... Шул вакыт, бер аноним сине караклыкта гаепләп, твиттерда сиңа каршы сугыш башлый.... Ачуың чыкмыймы инде моннан соң?! 

Сериал... почти  - «Друзья. Воссоединение», 2021

Юк, әлеге легендар сериалны төшерүчеләр күпләрнең хатасын кабатлап, акча артыннан куып, яңа сезон чыгармады. 17 ел узганнан соң сериалның махсус эпизоды чыкты һәм анда... актерлар сериалдагы төп локацияләрдә төшерү процессын искә алып,  төрле кызык мизгелләр турында сөйләшеп утыралар.  Алар янына төрле танылган җырчы һәм актерлар да кереп чыга. Моннан тыш, сериалның бөтен дөньядагы фанатлары «Друзья»ның алар тормышында нинди урын алып торуын, үз тарихларын сөйли. Әлеге эпизодны карагач, күптән сагынып йөргән дусларың белән күрешкән кебек җылы һәм рәхәт булып китә.

Ярым-документаль кино – «Дорога кочевников», 16+

Ничек инде «ярым» дип сорарсың син... Шулай!

Картина документаль романга нигезләнеп төшерелгән. Сюжет нигезендә – ирен һәм эшен югалтып сәфәргә чыгып киткән Фёрн исемле ханым. Ул трейлерда яши, АКШ буйлап сәяхәт итә, яңа кешеләр белән таныша.

Фильм үзенең кабатланмас атмосферасы белән уникаль. Аны караганда үзеңне бик якын кешең белән кичен учак янында сөйләшеп утырган кебек хис итәсең. Тик шул ул вакытта, карап бетергәннән соң, башта 1001 фикер һәм сорау кала!

Шундый кечкенә генә исемлек сиңа. Караганың булса, безнең киңәш буенча карасаң, исемлеккә тагын ниләр өстәп булганын уйласаң – безнең аккаунтны @yalkin_zhurnali билгеләп сториска керт

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев