Логотип Идель
Бу – тема!

СИН МОНЫ БЕЛЕРГӘ ТИЕШ: БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР ФАТИР АРЕНДАЛАУ БУЕНЧА КИҢӘШЛӘР

Тәүге тапкыр вакытлыча фатирга керүчеләр, бигрәк тә студентлар, гадәттә, бөтен кагыйдәләрне дә белеп бетерми, шунлыктан күп кенә күңелсез хәлләргә юлыга. Язмада уңайлы торакны табарга булышып, файдалы киңәшләр белән бүлешербез.

Дөресен генә әйткәндә, яхшы фатир эзләү бик зур игътибарлык һәм көч таләп итә. Чөнки, нәтиҗәдә, кызганычка, күп кенә кешеләр ялганчы булып чыга. Шуңа күрә бу процессның барлык нечкәлекләрен дә алдан белергә киңәш итәбез. Проблемалар килеп чыкмасын өчен, без фатирга кергән вакытта нәрсәләргә игътибар итәргә кирәклек турында исемлек тупладык:

Шәхесне раслаучы документлар

Фатир тәкъдим итүче кешенең паспорт һәм СНИЛСын сорарга синең тулы хакың бар. Әгәр фатирны хуҗаның туганы яки ярдәмчесе тапшыра икән, аннан арадашлык турында ышаныч язуы яки килешү күрсәтүен сора.

Милекне раслаучы документлар

Фатирның берничә милекчесе булырга мөмкин, шуңа күрә аларның барысының да сиңа фатир бирергә риза булуларына инан. Шулай ук милек хокукын дәүләт теркәве турында таныклык сорарга кирәк.

Фатир арендалау килешүнамәсе

Килешү үз эченә милекче һәм йортка керүче, шулай ук фатир турында мәгълүматны, түләү, ике якның да бурычлары һәм килешүне өзү шартларын ала. Әгәр фатир бер елга гына тапшырыла икән, димәк, сиңа нәкъ шул вакытка кадәр генә яшәргә рөхсәт ителгәнен истә тотарга кирәк.

Торган өчен түләү

Килешүгә кул куйганчы ук сиңа һәм фатир хуҗасына түләү белән бәйле барлык сорауларны да хәл итәргә кирәк. Сораулар бирергә курыкма, барысын да белеш, чөнки бу – килешүнең иң мөһим өлеше.

Ремонт һәм җиһазлар

Фатирга кергәнче, яхшылап аның нинди халәттә булуына игътибар ит. Кәгазьләргә куй кулганчы, фатирның ватык, бозык җирләре булса, хуҗа белән алдан сөйләш. Диван, карават, урындык, телевизор кебек әйберләргә аеруча игътибар бир. Бу сиңа кирәкмәгән гаепләүләрне булдырмаска булышачак. Шулай ук розетка, ут чыбыклары турында да онытма.

Күршеләр

Күршеләр, күршеләр – ин якын кешеләр. Тик бу һәрвакытта да алай түгел! Бер подъездда кемнәр белән яшәгәнеңне белешү кирәк. Әгәр инде йортта яшәүчеләр арасында шикле кешеләр булса, башка фатир эзләү яхшырак. Чөнки синең иминлегең – беренче урында!

Фатир хуҗасы белән элемтә

Фатир хуҗасы белән элемтәгә чыгу графигын төзеп куярга киңәш ителә. Аның кайчан фатирны тикшереп китүе, анда нинди дә булса шәхси әйберләрен калдырырга теләве һәм, гомумән, аңа анда керү мөмкинлеге кирәкме икәнлеге турында фикер алышырга онытма.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев