Логотип Идель
Бу – тема!

Ә СИН ДӨРЕС СУЛЫЙСЫҢМЫ? СУЛЫШ ЯРДӘМЕНДӘ ТЫНЫЧЛАНЫРГА ӨЙРӘНӘБЕЗ

Күп кеше йокларга яткач, көн дәвамында булган яки булачак вакыйгаларны уйлап, борчылып, йоклап китә алмый тилмерә. Табиб Эндрю Вайлем тарафыннан уйлап табылган 4-7-8 сулыш алу техникасы үз сулышыңны контрольдә тотарга өйрәнергә һәм, җитәрлек практика булган очракта, тиз йоклап китәргә ярдәм итәчәк.

Ничек ярдәм итә?

Суламый торган арада, без организмыбызга кислород запасын тулыландырырга вакыт бирәбез һәм үз игътибарыбызны хәзерге мизгелгә юнәлдерергә өйрәнәбез. Әлеге техника стрессны киметергә ярдәм итә.

Бу техника төннәрен, көндез булганнарны уйлап,  анализлап ятарга яратучылар өчен аеруча файдалы. 4-7-8 системасына таянып сулаганда, акыл һәм тән рефлексия белән шөгыльләнәсе урынга, бар игътибарын сулыш белән идарә итүгә юнәлтә.

Ничек суларга?

– Уңайлы итеп ятарга (йокларга теләсәгез) яки утырырга, арка туры булырга тиеш,

– Телне өске казналык тешләре артына, аңкауга тидерергә (күнегүне эшләүнең башыннан азагына кадәр тел бер урында торырга тиеш!),

– 4 секунд буе тирән итеп сулыш алырга,

– 7 секунд суламыйча торырга,

– 8 секунд буе сулышны чыгарырга. Тел аңкауда булганга күрә, сулыш күпмедер сызгыравык тавыш белән чыгарга тиеш,

– Бу циклы 4-5 тапкыр кабатларга.

Мондый күнегүләр йокысызлык, стресс – вакытлыча булган очракта гына файдалы, даими, хроник стресс кичергән очракта, табибка күренү зарур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев