Логотип Идель
Бу – тема!

Ә СИН БЕЛӘ ИДЕҢМЕ? АЗЫК-ТӨЛЕК ТУРЫНДА КЫЗЫКЛЫ ФАКТЛАР

Азык-төлек продуктлары турында күп кенә гаҗәеп фактлар бар, ләкин аларны бик аз кеше генә белә. Бу язмада шуларның иң кызыклылары тупланды.

– Бер сәгать сагыз чәйнәү якынча 11 калорияне яндыра.

–  Киптергән вакытта җиләк-җимешләр витамин һәм антиоксидантларының 30-80%ын  югалта.

–  Мускат чикләвеген артык күп ашау исертергә мөмкин.

– Лимон согы бактерияләр белән яхшы көрәшә: биттәге бетчәләрдән котылырга һәм тирене чистартырга ярдәм итә.

– Лимонлы су эчү бөерләрдә ташлар булдырмый, бавырны чистарта һәм метаболизмны көйли.

– Айга бер тапкыр шоколад ашау гомерне бер елга озайта. Әмма аны артык күп куллану йөрәк-кан тамыры авыруларының үсешенә китерә.

– Туңдырылган җиләк кәефне яхшырта, чөнки анда организмның тонусы өчен җавап бирүче витаминнар күп.

– Кукуруз организмга майлы азыкны һәм алкогольне эшкәртергә ярдәм итә. Ул хәтта консервлаган килеш тә барлык файдалы матдәләрен саклый.

– Әгәр кеше кискен рәвештә каһвәдән баш тартса, депрессиядән зыян күрергә мөмкин.

– Яшел алма исе клаустрофобияне нейтральләштерә.

– Мускатлы шалфей мае эмоциональ стрессны киметергә һәм гел күтәренке кәефтә булырга ярдәм итә.

–  Гарвард иҗтимагый сәламәтлек саклау мәктәбенең тикшерүе күрсәткәнчә, көненә 1 тапкыр ачы (борычлы) әйбер ашау үлем куркынычын 14%ка киметергә мөмкин.

– Банан кабыгы тешләрне агартырга, биттәге кызыл тапларны бетерергә булыша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев