Логотип Идель
Бу – тема!

МИНТИМЕР ШӘЙМИЕВКӘ – 85!

Бүген Татарстанның беренче Президенты, республиканың Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә 85 яшь тула. Ул – күпләр өчен үрнәк.  Яшьләр исә аны якын итеп “бабай” дип йөртә. Яшь буынга беренче президентыбызның кайсы сыйфатларына өйрәнү артык булмас иде? Әлеге язмада шул турыда фикер алышырбыз.

1) Ул эшчән. Без, 23-24 яшьтәге кыз-егетләр, зарланып, көннәр буе диванда ятарга мөмкинбез. Күп эшлибез, арабыз, “эмоциональ янабыз”... Ә Шәймиевнең ялкауланып ятарга яшь чагында гына түгел, хәтта хәзер – 85 яшендә дә (!)  дә  вакыты юк.

«Мин гомерем буе эшләдем. Үземә эт алырга теләсәм дә, ала алмадым. Аны икенче кешедән карату – хыянәт итү, дип санадым. Әмма Президент срогы бетәргә бер ел кала, барыбер этле булдым».

2) Бик абруйлы булса да, ул гади. Шәймиев балалар белән дә, өлкәннәр белән дә уртак тел табып, нинди дә булса катлаулы темаларга гади итеп сөйләшә ала. «Ялкын» редакциясе белән Зөя утравына сәяхәткә баргач, без анда Беренче Президентыбызны очраттык. Вакыты тар булу, ә хезмәткәрләре аны ашыктыруга карамастан, ул безнең белән озак кына бик рәхәт һәм гади итеп сөйләшеп басып торды. Вакыты-вакыты белән шаяру сүзләрен дә кыстыргалады.

3) Оста оратор, үз сүзен ачык итеп җиткерә белә, буш сөйләшүләргә вакыт әрәм итми. Бер әйтсә, кырт кисеп әйтеп куя. Менә шуның ачык мисаллары:

«Китәргә теләгәннәрне мин гаепләмим, ә «кайда тудың – шунда кирәк булдың» принцибы белән яшәүчеләрне хөрмәт итәм!»

«Бездә яхшы бер әйтем бар: «кычытмаган җирне кашыма». Кашысаң, берәр нәрсә килеп чыгачак».

«Зарланырга һәм кешеләргә артыгын вәгъдә итәргә кирәкми».

4) Минтимер Шәймиев сәламәт яшәү рәвеше алып бара, спортка мөкиббән. Беренче президентыбызның тиз-тиз йөрү, чаңгы шуу, теннис уйнау һәм йөзү кебек кызыксынулары турында күпләр белмидер дә әле!

«Татарстанда халык арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга аеруча игътибар итәргә кирәк».

5) Китапларга мәхәббәт. «Мин гомерем буе Тукай шигърияте белән мавыктым. Такташ иҗаты да ошый. Ул – безнең Маяковский. Район китапханәсендәге бөтен китапны укып чыктым. Татар язучыларыннан Әмирхан Еники, Кави Нәҗми, чит ил әдәбиятыннан Виктор Гюго тирән тәэсир ясады. Хәзер кабат Достоевскийны укыйсым килә. Аның иҗат киңлеген аңлау соңрак килде».

Туган көнең белән, Шәймиев бабай!!!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев