Логотип Идель
Бу – тема!

ШӘРИФ КАМАЛ МУЗЕЕ НИНДИ СЕРЛӘР САКЛЫЙ?

Моннан 2 ел элек Казан үзәгендә – Островский урамында Татар китабы йорты ачылды. «Беләм-беләм. Ишеткәнем бар», – дияргә ашыкма. Татар китабы йорты бинасында Татар әдәбияты тарихы музее, Коръән залы, балалар бүлмәсе, китап кибете, нәшрият (!) һәм Шәриф Камалның мемориаль фатиры урнашкан.

Шәриф Камал музее – республикадагы татар язучысына багышлап ачылган беренче музей. Аны булдыру турындагы карар авыр сугыш вакытында – 1944 елда кабул ителә, рәсми рәвештә ул үзенең ишекләрен 1950 елда ачып җибәрә.

Ул татар әдәбиятының классигы Шәриф Камал яшәгән 3 бүлмәле кечкенә генә фатирда урнашкан. Музей итәр өчен, язучының үлеменнән соң, кызы Зәйнәп Байгильдиева фатирны дәүләт карамагына тапшыра (1910-2002). Ул үзе үк музейның беренче фәнни хезмәткәре була: Шәриф Камалның архивларын берәмтекләп җыя, сакланып калган әйберләр һәм кулъязмалар исемлеген төзи.

Музей XIX гасырда төзелгән ике катлы сәүдәгәр бинасында урнашкан. Төрле елларда биредә атаклы Казан сәүдәгәрләре хуҗа булып тора: Т.С. Санин, М.И.Подуруева, И.Д.Иванов, И.И.Журавлев. 1908 елда, соңгы сәүдәгәр вакытында, бинаның фасады белән интерьерлары Көнбатыш барокко стилендә яңартып эшләнә. Әлеге бай интерьерлы бина гасыр башындагы открыткаларда да сакланып калган.

1917 елда, революция шаукымыннан соң, йорттагы бүлмәләрне фатирлар итеп, яки төрле оешмаларга бүлмәләр итеп бүләләр. Бу йорттан татар интеллигенциясе вәкилләренә һәм «Пишмаш» заводы, җирле сәнәгать  министры хезмәткәрләренә коммуналь фатирлар тапшырыла.

Биредә язучылар Кәрим Тинчурин, Кави Нәҗми, Гази Кашшаф, Муса Җәлил, Гадел Кутуй, Фатих Кәрим, композиторлар Салих Сәйдәшев, Александр Ключарев, Мансур Мозаффаров күп тапкыр кунак була. Яшь иҗатчылар килә. Кыскасы, фатирда ХХ йөз башы татар интеллигенциясен борчыган мәсьәләләр хәл ителә, иҗади бәхәсләр алып барыла, тормыш кайнап тора. 

Язучының фатиры өч бүлмәдән гыйбарәт. Кечкенә бүлмәсендә – Шәриф Камал, аның гаиләсе һәм даирәсе белән бәйле фоторәсемнәр, документлар, шәхси әйберләр урын алган экспозиция. Калган ике бүлмәдә мемориаль күренеш торгызылган. Зур бүлмә кунакханә, ашханә һәм эш бүлмәсе буларак хезмәт иткән. Биредә – танылган композиторлар һәм музыкантлар уйнаган, язучының кызы өчен сатып алынган рояле тора. Тәрәзә янындагы зур язу өстәлендәге «Ройяль» язу машинасы – язучының төп эш урыны.

Кечкенә бүлмәдә Шәриф Камал Казанга килгәнче үк сатып алган һәм бер фатирдан икенчесенә күчереп йөрткән язу өстәле. Аның башлангыч чор иҗатына караган әсәрләренең барысы да диярлек әлеге өстәл артында язылган.

Биредә элеккеге хуҗаларыннан сакланып калган затлы мич белән янәшә кырыс сугыш елларында Шәриф Камалның үзе чыгарган голландка миче дә тора. Ә аның өстендә – 1930 елда Шәриф Камалга кызы Зәйнәп туган көненә бүләк иткән зур чынаяк һәм тәлинкә. Иң мөһиме – болар барысы да язучы   заманыннан үзгәрешсез сакланып калган!

Кунак бүлмәсе диварында түгәрәк сәгать эленгән. Ул да гади түгел: язучы вафат булган вакытны – 1942 елның 22 декабре 15 сәгать 30 минутны – күрсәтә.

*«Мемориаль» сүзенең мәгънәсен беләсез бит?! Оныткан булсагыз, исегезгә төшерәм. Мемориаль – билгеле шәхеснең истәлеген саклый торган такта/ йорт/ фатир. Мемориаль фатир дигәндә язучы яшәгән фатир күзаллана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев