Логотип Идель
Бу – тема!

СЕРИАЛ ҺӘМ ПОДКАСТЛАР ЯРДӘМЕНДӘ ТАРИХНЫ ӨЙРӘНӘБЕЗ

Дуслар, яңа уку елы ничегрәк башланып китте? Дәресләр җиңелрәк үтсен, темалар яхшырак истә калсын өчен, төрле алымнарны кулланырга кирәк. Язмада тарих фәнен өйрәнергә булышучы сериаллар һәм подкастлар исемлеге белән бүлештек.

Сериаллар исемлеге:

«София» –  2016 ел

Иван III хатыны – Византия принцессасы София Палеолог турында сөйләүче сериал. Мондагы вакыйгалар урта гасырдагы Русь буенча гомуми тәэсир калдырырга ярдәм итәчәк.

«Екатерина. Взлет» - 2016 ел

Төркия һәм Польша белән сугышлар, Пугачев күтәрелеше, Россиядә беренче тапкыр чәчәк авыруына каршы прививка чыгу, Петр I һәйкәлен ачу... Сериал 1768-1782 елларны, Бөек Екатерина идарә иткән чорны үз эченә ала.

«Годунов» –  2018 ел

Сериалда 1598 елда тәхеткә килгән, халык тарафыннан сайланган беренче патша – Борис Годуновның идарә итү тарихы сурәтләнә.

«Романовы» – 2013 ел

Бу 1613-1917 еллардагы вакыйгалар турында сөйләүче документаль фильмнар сериясе Романовлар династиясе, шулай ук ил белән идарә итү системасының кимчелекләре һәм өстенлекләре турында сөйли. Һәр серия Романовлар йортының икешәр патша һәм императорына багышланган.

«Чернобыль» – 2019 ел

Әлеге кечкенә сериал 1986 елда Чернобыль АЭСындагы авариягә, аның нәтиҗәләрен бетерүгә һәм сәбәпләрен тикшерүгә багышланган.  

Подкастлар исемлеге:

«Закат империи»

Бу популяр тарихи подкастларның берсе. Монда автор революциягә кадәрге гади Россия кешеләренең тормышы турында сөйли. Чыгарылышлар күп һәм төрле-төрле темаларга багышланган. 

«Уроки истории с Тамарой Эйдельман»

Бу подкаст үз эченә тарихи фактлар һәм фотолар алуы белән кызыклы. Тамара Эйдельман – тарихчы, ул лекцияләрендә Россия тарихы, аерым алганда, ил белән идарә иткән шәхесләр, диннәрнең килеп чыгышы турында аңлаешлы итеп сөйли. Подкаст мәктәп программасын алыштыра алмый, тик тарихка һәм, гомумән, дөньяга карашны киңәйтергә мөмкин.

«Короче, история»

Авторлар тарихи вакыйгалар турында җентекләп һәм уйлап сөйләшәләр. Полтава, Троян сугышы, печенег халкы, Рим патшалары – болар һәм башка күп кенә темаларга багышланган 40 минутлык подкастларны биредә табачаксың.

«Дневник Ветерана»

Монда Бөек Ватан сугышы еллары хатирәләре белән ветераннар үзләре бүлешә. Биредә Ленинград блокадасы, Мәскәү янындагы сугыш, Сталинград сугышы кебек зур вакыйгалар турында сүз бара.

«История и болезни»

Подкаст коронавируска бәйле яңалыклардан арынып, эпидемияләр тарихын өйрәнергә теләүчеләр өчен туры килә. Әйтик, дөнья төрле гасырларда кичергән чума, тиф, холера һәм калган авырулар, аларның халыкның яшәешенә нинди йогынты ясавы турында биредә белергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев