Логотип Идель
Бу – тема!

СӘЕР-СӘЕР, ДИП ӘЙТӘСЕЗ, СЕЗГӘ НИНДИ СӘЕРЛЕК КИРӘК?

Иҗат кешеләре турында «хыялый», «сәер», «башка планетадан» дияргә яратабыз инде без. Язмамны мондый сүзләр белән башлап җибәргәч, мин сиңа моның киресен исбатлар дип уйлыйсыңдыр инде? Тик юк, мин, киресенчә, сиңа аларның сәерлеге турында кызыклы әйберләр сөйләячәкмен.

 Бәхеттән черегән алма исе килә?..

Алман язучысы Фридрих Шиллерны күпләр «Бәхеткә мәдхия» («An die Freude») әсәре аша белә (соңрак Бетховен аңарга көй дә яза). Әсәр 1785 елда иҗат ителә. Язучыны бәхет турында язарга нәрсә илһамландырган соң? Җавап бик гади – черегән алмалар. Шагыйрь, бүлмәдә черегән алма исе булганда, иҗат итү җиңелрәк, дип белдергән. Ә иң кызыгы, беләсеңме, нәрсә? 1985 елда Йель университеты галимнәре черегән алма исе кешенең кәефен күтәрергә һәм куркуны киметергә сәләтле икәнен ачыклаганнар.

Күземә күренмәсен!

Француз язучысы Ги де Мопассан бөтен дөньяны сокландырган, гашыйкларның яраткан урыны булган Эйфель манарасын җаны-тәне белән күралмаган. Аның фикеренчә, манара Парижны ямьсезләп кенә тора. Тик шул ук вакытта язучы нәкъ шул манарада урнашкан ресторанда төшке аш ашарга яраткан. Ни өчен дип уйлыйсың? Чөнки Париждагы бу ресторан – Эйфель манарасы күренми торган бердәнбер урын!

Тузгыган чәч галәмәте

Инглиз язучысы Чарльз Диккенс чәченең торышын һәрдаим күзәтү астында тоткан – тырпаеп торган чәч бөртекләре аның ачуын чыгарган, шуңа язучы һәрвакыт кесәсендә тарак йөрткән. Күз алдыңа гына китереп кара: Чарльз Диккенс чәчләрен көнгә 100 тапкырга якын тараган! (Монысын кем санап торгандыр – билгесез)

Иҗатка хөрмәт

Әдәбиятыбызның классигы, прозаик Әмирхан Еникине юкка гына психологизм остасы, кеше күңеленең тургае дип атамыйлар. Хис-кичерешләрне шулай төгәл, тирән тоемлап сурәтләвенең үз сере бар. Әмирхан Еники, язарга утырганда, гел чиста күлмәк кия торган булган һәм еш кына көненә бер-ике җөмләдән артык язмаган. Шул рәвешле, ул һәр сүз, һәр өтер-нокта нәкъ үз урынында булсын дип тырышкан, кат-кат төзәткән.

Салкын су шифасы

Людвиг Ван Бетховен озак вакыт кырынмыйча йөргән, кырыну иҗат процессына комачаулый һәм илһамны качыра дип уйлаган. Ә яңа көй язарга утырганда, композитор башына бер чиләк салкын су коя торган була. Болай эшләү баш мие эшчәнлеген яхшыртып җибәрә дип санаган ул.

Менә шундый сәерлекләр. Әмма безнең өчен сәер булып тоелган әйберләр алар өчен табигый, һәм алар шуның белән үзләренә җәлеп итеп торалар да!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев