Логотип Идель
Бу – тема!

СӘЕР ФОБИЯЛӘР: БӘЛКИ СИН ДӘ КУРКАКТЫР?

Без күп кенә кешеләрнең төрле бөҗәкләрдән, уттан яки биеклектән курыканнын беләбез, һәм бу бөтенләй дә сәер булып тоелмый. Тик кайберәүләр башка сыймаслык фобияләрдән җәфа чигәләр икән... Психологлар әйтүенчә, алар кеше психикасына зур проблемалар китерә ала. Биредә шундый фобияләрнең иң киң таралганнары җыелды. Укып кара әле, син дә шулар рәтеннән түгелме?

Филофобия

Гашыйк булудан курку шулай атала. Психологлар фикеренчә, бу кешеләр я бөтенләй ярата белми, я кайчан да булса, уңышсыз тәҗрибә аркасында, аларны кире какканнар, һәм хәзер алар яратырга курка башлаганнар.

Лепидоптерофобия

Сиңа бу сәер тоелачак, ләкин... бу термин белән күбәләкләрдән куркуны атыйлар. Кызганыч, кемнәрдер өчен күбәләкләр куркыныч, ямьсез булып тоела.

Метрофобия

Монысы тагын да сәеррәк яңгыраячак! Дөньяда шигырь укырга һәм башкалар укыганны тыңларга курыккан кешеләр дә бар икән.

Дорофобия

Барыбыз да бүләкләр ярата дип уйлый идеңме? Алай түгел икән шул, биргән бүләкне кабул итәргә куркучылар да бар дөньяда.

Хайрофобия

Ә монысы исә тиешле булмаган шартларда, мәсәлән, кеше җирләү вакытында, көлә башлаудан курку.  Бу курку организмның саклану реакциясе булып тора: ул шок хәлендә шундый сәер көлүгә китерергә мөмкин.

Пунктумофобия

Миңа калса, хәзерге заманда бөтенебезнең дә мондый курку хисен кичергәне бар: ахырда нокта куелган СМСлар алу. Әңгәмәдәшнең смайлик куймавы ниндидер җитди сөйләшү булуын аңлата дигән сүз бит инде бу.

Лаканофобия

Лаканофобиядән җәфа чигүче кешеләр яшелчәләрдән курка. Еш кына бу фобия ориентацияне югалту яки күңел болгану белән күзәтелергә мөмкин. Андый кешеләргә хәтта яшелчәләр исе дә тискәре йогынты ясый.

Педиофобия

Әлеге фобия курчаклардан курку дигәнне аңлата. Моңа дучар булганнар хәтта гадәти курчаклардан да курка. Белгечләр әйтүенчә, мондый кешеләр өчен курчаклар чын кешенең имитациясе булып кабул ителеп, коточкыч курку хисен тудырырга мөмкин.

Спектрофобия

Ә монысы көзгеләрдән, анда өрәкләрне күрүдән курку. Гадәттә, әлеге фобия өрәкләр, югары көчләрнең барлыгына ышанучыларда күзәтелә. Алар төннәрен көзгеләргә карарга куркалар, аларны чүпрәкләр белән каплап куялар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев