Логотип Идель
Бу – тема!

СЕЛФИ ӨЧЕН КРЕАТИВ ИДЕЯЛӘР

Селфи. Бу сүз берничә ел эчендә безнең көндәлек лексикабызның зур өлешенә әйләнде. Ул хәзер хәтта сүзлекләрдә дә бар икән. 2013 елда Оксфорд сүзлегендә “селфи” – ел сүзе дип игълан ителгән.

Instagram популярлашып киткәннән соң, чыкканнан соң яше дә, карты да селфи ясый башлады. Әлбәттә, моның бернинди начарлыгы да юк. Ләкин селфины да матур, үзенчәлекле итеп ясарга була. Әгәр дә синең инстаграмыңны креатив итеп күрсәтәсең килсә, бу идеяләр синең өчен!

1. Матур төсләр куллан. Төс кешеләрнең игътибарын җәлеп итә, шуңа күрә, фотода якты төсләр булу яхшы. Якты төсләр турында уйлаганда  күз алдына төрле-төрле чәчәкләр, җәйге кием, ачык төсләргә буялган диварлар, җиләк-җимеш һәм салават күпере килеп баса. Ачык төсләр селфига ямь өстәр. Һәм син, һичшиксез, игътибарсыз калмассың.

2. Чагылышлар үзенчәлек өстәр. Көзге, күзлекләр ярдәмендә гаҗәеп чагылышлар тотып була. Алар ярдәмендә фото кызыклы чыгачак.

3. Елмай. Елмаю һәрвакыт модада булачак. Үзеңнең яхшы энергияңне жәлләмә, башкалар белән дә бүлеш. Елмаю булган фотога “лайк” та кызганыч түгел.

4. Селфига кирәкле фон тап. Инстаграмда язылучыларыңның, карап баручыларның күзе синең йөзеңнән башка арттагы фонга да төшә. Креатив селфилар өчен килешле, фотога ямь өстәрлек урын табу кирәк. Мисал өчен, табигать фонында, рәсемле диварлар, арт-объектлар, борынгы архитектура һәм шәһәрнең башка кызыклы урыннары туры киләчәк.

5. Йорт хайваннары белән селфи ясау. Алар белән селфи төшү күп кешеләргә ошаячак, чөнки йорт хайваннары белән бик сөйкемле фотолар килеп чыга. Тагы бер вариант – кыргый җәнлекләр фонында төшерелгән селфи. Ләкин монда шуны истә тотарга кирәк: бу куркыныч. Алар янына якын килергә кирәк түгел. Игътибарлы һәм сак бул!

6. Ризык белән селфи. Үз-үзеңне ризык белән фотога төшерү хәзер бик популярлашып китте. Моның өчен төрле-төрле креатив, кызыклы рәвештә әзерләнгән ризыкларны кулланырга була. Андый селфилар берәүне дә битараф калдырмаячак, чөнки тәмле күренгән ризык ашыйсын да китерәчәк әле.

7. Селфи эчендә селфи. Мондый селфи ясау ысулы зур компания белән, дуслар белән бик кызыклы чыгачак. Берәүләр селфи ясаган фонда басып, үзең дә селфи ясау – шәп идея!

8. Буяулар куш. Якты, матур фотолар өчен төрле төстәге буяулар куллансаң була. Фантазияңне кушып, йөзеңә рәсемнәр ясасаң, әллә нинди кызыклы, креатив фотолар туачак.

9. Тәрәзә каршында. Бигрәк тә иртәнге кояш булса, синең фотоң иң шәп фото булачак! Моның өчен тәрәзә янында яктылыкка каршы басарга һәм күзләрне аз гына кыскан төсле итәргә кирәк. Кояш аркасында күзләрне ачалмасаң, йомык күзләр белән сөйкемле бер селфи ясап була.

10. Гадәти булмаган хәлләр. Экстремаль спорт белән шөгыльләнгәндә, яисә стихия башланган вакытта башыңа курыкмыйча селфи ясау идеясе килсә, моннан бик шәп фото килеп чыгарга мөмкин. Ләкин телефоныңны ватмаска тырыш, ә иң мөһиме – үзеңне куркыныч хәлгә куйма, сак бул!

 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев