Логотип Идель
Бу – тема!

САК БУЛ, СЕКТА! НИЧЕК ҮЗЕҢНЕ САКЛАРГА?

Бу көннәрдә Татарстанда “Экстремизмга – юк!” айлыгы үтә. Шуңа бәйле, Казанда төрле чаралар, әңгәмәләр, лекцияләр оештырыла. Шундый чараларның берсен Татарстан Республикасы мөселманнарының диния нәзарәте уздырды. Казанда 17нче сентябрьдә “Сак булыгыз, секталар!” дип аталган ачык лекторий үтте. 

Секталар, шуның ише закон тарафыннан тыелган башка оешмалар инде үткәндә калды, дип уйласагыз, бик нык ялгышасыз. Чорлар, дәверләр алышынса да, кешеләрнең андый төр сектантларга тиз ышанучанлыгы әле дә юкка чыкмаган.

Ничек аерым оешмаларның секта икәнен аңлап алырга, анда эләкмәскә һәм ни рәвешле үзеңне сектантлардан басымыннан сакларга соң?

Диния нәзарәте оештырган лекторийда Булат хәзрәт Мөбәрәков экстремистик һәм ялган дини идеяләр мәсьәләсен күтәрде. Аның сүзләренчә, сектантлар авторитетка ия галимнәрнең, китапларның фикерләрен кире кагалар, бары үз чордашлары фикеренә таяналар, үз карашларын төгәл чыганакларга таянып аңлата белмиләр, чөнки аларның ялган карашларын аңлатырдай чыганаклар юк. Андый кешеләр Коръәнгә үз аңлатмаларын тәкъдим итәләр, ә алар белән килешмичә, аларга каршы чыгучыларны “кәферләр” дип атыйлар, шул рәвешле үз фикерләрен “тагалар”.

Мондый басымга бирешмәүнең, Булат хәзрәт фикеренчә, бары бер генә юлы бар: шәригать белеме. Кешенең үз дине турында никадәр күбрәк мәгълүматы бар – ул үзен шулкадәр яхшырак саклый ала. Чөнки үзен мөселманга санап та, Ислам динен астан-өстән генә белгән кешеләр шактый, ә дин мәсьәләсендә аз мәгълүматлы кешене ялгыш юлга кертеп җибәрү күпкә җайлырак.

Тагын нинди кешеләр сектантлар басымына аеруча җиңел бирешә соң? Белгечләр фикеренчә, экстремистик оешмаларга, иң беренче чиратта, яшүсмерләрне җәлеп итү җиңел. Чөнки яшүсмерлек чорында кешенең дөньяга карашлары формалашу процессы бара, һәм бу чорда яшүсмер – губка сыман: ул яңа әйберне тиз эләктереп ала һәм үзенә сеңдерә. Өстәвенә, яшүсмерлек чорында кешегә традицион булмаган, үзгә әйберләргә тартылу хас, ә бу сектантлар өчен тагын бер плюс булып тора. Балаларыгыз, дусларыгыз мондый оешмаларга эләкмәсен дисәгез, алар белән күбрәк аралашырга, көннәре ничек үтү белән һәрдаим кызыксынып торырга, аларга якын дус, сердәшкә әйләнергә кирәк. Һәм мондый оешмалар турында балага сөйләргә, аның нинди куркыныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкинлеген яхшылап аңлату да урынлы булыр.

Сектантлар басымына җиңел бирешүче тагын бер төркем – картлар. Олыгайган саен күп кешенең аралашуга ихтыяҗы арта һәм секталар нәкъ шуны истә тотып эш итә дә: олы буынны аралашу, хәлләрен уртаклашу аша мондый төр оешмаларга тарту аларга катлаулы түгел. Монда да шул ук киңәш: олыгайган әти-әниләрегез, әби-бабайларыгыз белән күбрәк сөйләшегез, хәлләрен сорашыгыз, үз хәл-әхвәлләрегез белән уртаклашыгыз, аларның тормышында аралашуга мохтаҗлык калырлык булмасын.

Һәм экстремистик оешмаларга җиңел килеп “каба” торган тагы бер төр кешеләр – депрессиядә, катлаулы тормыш ситуациясендә калганнар. Авыр хәлдә калган кешегә аның хәлләрен сорашу, кайгысын уртаклашу җитми. Һәм сектантлар кешенең күңел кылларында уйлау аша авыр хәлдә калган кешене үзләренә тарта да. Киңәш әлеге дә баягы аралашу, авыр хәлдә калган кешене тыңлау һәм, иң мөһиме, ишетүгә барып тоташа.

Сектантларның үз оешмаларына кешеләрне җәлеп итү ысуллары шактый. Әмма шуларның иң еш кулланыла торганы – урамда килеп эндәшү. Урамда бер белмәгән кешенең ачык йөз белән сезнең хәлләрегезне сорашуы, дингә, яисә башка дөньяви мәсьәләләргә карата фикерегез белән кызыксына башлавы – иң тәүге шикле момент. Сезнең тышкы кыяфәтегезгә, исемегезгә яки башка әйберләргә карата әйтелгән комплиментлар – сектантның үзенә якынайту чарасы гына: матур сүзләрдән күңелегез эреп китмәсен, аек акылны саклагыз.

Иң яхшысы, урамда кемнең дә булса сезнең янга килеп дин, Аллаһ, пәйгамбәрләр турында сүз кузгатуга “бу миңа кызык түгел” – дип китеп бару. Кайбер сектантлар исә аеруча бәйләнчек булырга, һәм артыгыздан ияреп йөрергә мөмкин. Мондый очракта кемгә дә булса шалтыратып сөйләшә башларга мөмкин. Һәрхәлдә, сез кызыксыну белдермәсәгез, битарафлык сакласагыз, алар сезгә артык бәйләнмәчәк.

Әгәр дә сез нык холыклы, дөньяга конкрет фикерләрегез формалашкан кеше икәнсез, каршыгызга килеп баскан кешегә төгәлләштерүче сораулар бирә башлый аласыз, хәтта үзе белән исем-фамилияне әйтеп таныштырырга сорау да сектантның югалып калуына сәбәп булырга мөмкин. “Сезнең динегез кайчан барлыкка килгән?” “Оешмагызның төгәл юнәлешен аңлатыгыз?” ише сораулар, дөньяви диннәргә (Ислам, Христиан һ.б.) бәйле сораулар аларны фаш итәргә мөмкин. Алар сезгә гел бер фикерне тукып торачак: бары аларның карашлары дөрес, калганнары – ялган һәм гыйлемсезлек.

Сектантлар үз оешмалары турында сөйләмичә, башкача җәлеп итәргә мөмкин, мисал өчен, инглиз теленнән бушлай курсларга, җыр түгәрәкләренә чакырулар. Мондый мөрәҗәгатьләрдән, никадәр генә кызыктырмасын, шундук баш тартырга кирәк. “Бушлай сыр капкында гына” – дигән сүзләрне онытмагыз. Әлбәттә, анда, чыннан да, инглиз теле өйрәнү, җыр курслары булырга мөмкин. Әмма күпчелектә, андый оешмаларда сезгә үзләренең ялган дини карашларын инглиз телендә өйрәтү аша үз рәтләренә тарту булачак.

Күпме генә киңәшләр китерелсә дә, иң мөһиме һәм иң файдалысы булып бары берәү генә кала: күбрәк укыгыз, белемегезне арттырыгыз. Гыйлемле, дөньяга аек карашлы кешене басып торган нигезеннән “кузгату” күпкә катлаулырак!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев