Логотип Идель
Бу – тема!

РУС ТЕЛЕННӘН БДИда 100 БАЛЛ ҖЫЙГАН ЭЛЬВИНА: «БАШЫГЫЗНЫ НЫК КАТЫРМАГЫЗ»

Хәзер 11нче сыйныф укучыларының кызу урак өсте: БДИ дәвам итә, уку йортларына документлар кабул итү бара, рус теленнән имтихан нәтиҗәләре инде билгеле дә булды. Безнекеләр, һәрвакыттагыча, уңышлар белән сөендереп кенә тора: Актаныш районының 2нче номерлы мәктәп укучысы Эльвина Мирзагаянова рус теле имтиханыннан 100 балл җыйган һәм аны Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов шәхсән котлаган. «Ялкын» Эльвина белән элемтәгә чыкты. 

– Эльвина, имтиханга әзерлек процессы ничек барды?

– 10нчы сыйныфтан бирле укытучым Мәүлидә Идрисовна белән әзерләнә башлаган идек. Шул елны БДИ структурасы белән танышып беттем, 11нче сыйныфта кабатлау һәм нык күп практика иде. Аз гына да аңламаган темаларны кабат-кабат кире кайтып карадым.

– Курку бар идеме? Ничә баллга өмет иттең?

– Курку бар иде инде, әлбәттә. Өстәвенә, беренче имтихан булгач. 100 балл булыр дигән хыяллар һәм өметләр бар иде инде. 90нан ким булмаячагына ышандым.

– 100 балл икәнлеге булгач, ниләр кичердең?

Билгеле булгач, эйфория кичердем инде. Үзем шатланам, үзем калтырыйм, үзем кабат-кабат кереп карыйм.

– Тагын нинди фәннәрдән имтихан бирәсең? Нинди юнәлеш буенча укырга керергә уйлыйсың?

– Тагын биология һәм химия бирәм, үз гомеремне медицина белән бәйлисе килә.

– Укучыларга нинди киңәшләр бирер идең?

– Курыкмаска, башыгызны нык катырмаска һәм борчылмаска. Тырышыгыз, күп эшләгез һәм ял итәргә оныта күрмәгез. Бар җирдә дә сөйләгән кебек нык куркыныч түгел ул БДИ, үзем монысын имтиханга кереп утыргач кына аңладым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    ???