Логотип Идель
Бу – тема!

РИЗЫК, ИҖАТ ҺӘМ ХУШ ИСЛӘР: 5 МИНУТ ЭЧЕНДӘ ЯЛ ИТҮ ЫСУЛЛАРЫ

Укуның әле беренче ае гына узып бара, ләкин мәктәп укучылары һәм студентлар инде арырга өлгерде. Өстәвенә, имтиханнар турында да уйларга кирәк. Кая инде монда рәхәтләнеп ял итү?! Ничек кенә гаҗәеп яңгыраса да, 5 минут эчендә көч һәм энергияне кайтарырга мөмкин. Мондый тиз-тиз ял итү башны кирәкмәгән стресстан арындырып торачак.

Әгәр сиңа да ял җитми икән, берничә тиз-тиз ял итү ысулын кулланып кара әле. Өй эшләрен эшләп утырганда, математикадан тапкырлау таблицасын искә төшергәндә яисә инша яза алмаганда, алар сиңа бик тә булышырга мөмкин:

1. Дөрес ризык ашап алу

Дөрес сайланган ризык кәефне көйли. Әйтик, бөтнек катыш сагызны чәйнәү процессы стресс дәрәҗәсен киметә. Ә каһвә эчү депрессияне профилактикалауда ярдәм итә. Болар сине дәртләндереп җибәрәчәк. Шулай ук әзрәк организмны ял иттерер өчен, үлән чәйләре + бал куллану киңәш ителә. Манго яисә кара шоколад кәефне 100%ка диярлек күтәрә.

2. Хуш исләр иснәү

Балачактан таныш яисә берәр бәйрәм белән бәйле ниндидер синең өчен якын һәм тәмле исләр ял иттереп, уңай хисләр уятырга мөмкин. Ароматерапия белән шөгыльләнеп карарга да ярый. Хуш исләр сатып ал, аларны кулыңа яки беләкләреңә тамыз һәм тәмле ис белән ләззәтлән. Яисә, мәсәлән, диңгез яисә чыршы урманын хәтерләтә торган исле шәм кабыза аласың. Эчемлекләр һәм җиләк-җимешләр исе белән дә ял итәргә була. Әйтик, мандарин уйлардан арынып торырга булышырга мөмкин.

3. Иҗат белән дуслашу

Иҗади активлык, әлбәттә, биш минутлык эш түгел, ләкин укудан ял итү өчен ул вакыт та җитәчәк. Өй эшен эшләгәндә, туктап, карандаш яисә буяулар белән төрле фигуралар – таяклар, түгәрәкләр ясап ал. Әзрәк игътибарны читкә юнәлтеп торырга музыка ярдәм итә. Ул кешенең кәефенә тәэсир итеп, тиешле атмосфера тудырырга сәләтле. Ял итү өчен тыныч, салмак көй, ә дәртләндерер өчен аның киресен сайла. Энергияне кайтарарга көйгә кушылып җырлау һәм бию дә булыша.

4. Массаж ясау

Әгәр теләсәң, баш, муен, җилкә, арка, аякларны бераз язып җибәрергә мөмкин. Бу кан әйләнешен тизләтә, шулай ук киеренкелекне җиңеләйтергә ярдәм итә. Массаж техникалары бик күп. Интернетта self massage, ягъни үз-үзеңә массаж дип эзләсәң, әзер видеолар чыгачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев