Логотип Идель
Бу – тема!

ПСЕВДОЛОГИЯ: ЯЛГАН ТУЛЫ ДӨРЕСЛЕК

Сәлам, дустым! Бүген синең белән аралашуны бик үк тыйнак булмаган сораудан башлыйсым килә: син еш алдашасыңмы? Аклану кирәкми, һәр кеше гомерендә шактый алдый, әлбәттә, чөнки бу – табигый күренеш. Ләкин әгәр синең тормышың тоташ ялганнан яки ялган тулы дөреслектән тора, һәм син еш кына нәрсәнең дә булса дөрес түгеллеген белә торып, аны хак дип башкаларга җиткерәсең икән, моны ничек тә булса хәл итәргә кирәк. Әлеге эшне башкаруда мин сиңа ярдәм итәрмен!

Псевдология патологик «ялганчылык», ул кешеләрнең дөреслеккә якын китереп алдашулары һәм бу вакытта үзләренең хак әйбер сөйләмәүләрен ачык аңлап та, моңа хәтта үзләре дә ышана башлаудан гыйбарәт. Псевдологларның (икенче төрле – мифоман) сөйләмендә ялган белән дөреслекнең чикләре ачык күренми, шул сәбәпле, аларның алдашу яки алдашмауларын төгәл белү мөмкин түгел.

Кичә булган хәл:

«Театрга барып кайтканнан соң иптәш кызларыма да бу хакта сөйләргә булдым. Залда шу-у-у-ндый матур бер егет күрүемне, спектакль буе аңа күз төшереп утырганымны, үзе дә миңа бер мәртәбә булса да борылып карар дип көткәнемне әйттем. «Күз алдына китерәсезме, сәхнәдә романтик көй уйный башлагач, ул күзен дә алмый миңа карарга тотынды, әле ерактан гына нидер әйтергә теләгәндәй, миңа таба талпынган кебек тә булды!» – дидем. Кызлар, моны ишеткәч, «ах» иттеләр. Тик аннары, сөйләмемне тәмамлагач, исемә төште: карамады бит ул егет миңа! Мин бит ул «караса ярар иде, тартынса ярар иде» – дип утырдым гына. Тукта, әллә карадымы? Үз сөйләмемдәге ялганны үзем үк дөреслектән аера алмый башладым ахры...»

Псевдология турында 5 кызыклы факт:

1. Галимнәр ачыклавынча, мифоман ахыр чиктә һәрвакыт ялгыз кала, чөнки аның 24/7 алдашуына берәү дә ияләшергә теләми.

2. Псевдологның хак әйбер сөйләмәвен ялган детекторы күрми.

3. Мифоман сөйләме 70 процент ялганнан тора.

4. Күпчелек очракта иҗади шәхесләрдә күзәтелә.

5. Мифоманның баш мие гадәти кешенекеннән шактый аерыла: анда ак матдә күләме 22 процентка күбрәк, ә соры матдәнеке исә 14 процентка кимрәк.

Миләүшә Кубышкина, психолог:

Псевдология гади ялганнан нәрсә белән аерыла?

Гади алдакчы: ситуациягә карап яки дөреслекне әйтергә курыккан вакытта алдый. Ул үз ялганын алдан планлаштырырга, ни әйтәсен уйлап куя, һәр әйткән сүзен хәтерли.

Псевдолог: үз ялганын контрольдә тотмый, ни әйткәнен хәтерләми, чөнки үзе дә моңа ышана башлый. Күпмедер вакыттан соң аңа «ник алдадың» дисәләр, «сәер, ник шулай әйттем икән мин?» дияргә мөмкин.

«Псевдология» ул – гадәт тә, чир дә түгел, ә диагноз, ләкин аны ике яклы итеп күзалларга була:

1. Психик яктан карасак, аның баш мие эшчәнлегендә килеп чыккан тайпылышлар аркасында килеп чыкканлыгын аңларга кирәк.

2. Психологик феномен буларак карасак, мондый ялган артында зур травма торганын һәм алдаучының әлеге эшне үзе дә сизмәстән, ягъни дөреслек белән ялганны аермавыннан эшләвен күрербез.

Псевдологиянең сәбәбе нидә?

Бу – саклану чарасы. Кешенең психикасы үзе күрергә теләгән чынбарлык рәсемен ясау аша үзен куркынычсыз итеп хис итә башлый. Баш мие автомат рәвештә үзенә иң кулай ысулны сайлый: аңа әлеге проблеманы эчтән хәл итүгә караганда, ялган аша хәл итү җиңелрәк. Янәсе аның проблемалары юк һәм тормышында бар да нәкъ ул теләгәнчә генә. Үз-үзеңне болай тотуның сәбәбе булып кечкенә вакытта кемнеңдер ул кешегә карата көч куллануы, буллинг, олыларның игътибары җитмәү торырга мөмкин.

Мифоманга хас үзенчәлекләр

Мондый кешегә, гадәттә, һәрвакыт көчле борчу хисе, тынычсызлык һәм аралашучанлык хас. Мифоман ялганны автомат рәвештә сөйли, иң элек ул нәрсә дә булса әйтә һәм аннан соң гына алдаганын аңлап ала (күпчелек очракта бөтенләй аңламый да). Мифоманның баш миендә чынбарлык белән ялган кушыла, шуңа күрә кайвакыт аңа хәттә ауйлап чыгарылган чынбарлык хакында төшләр дә керә, алар исә дөреслек белән ялган чиген бөтенләй бетереп ташлыйлар.

Әлеге халәтне кулда тотып буламы?

Әйе дә, юк та. Псевдологиянең сәбәбе баш миенең физиологик үзенчәлекләре булган очракта, әлеге процессны контрольдә тоту мөмкин түгел. Ягъни алдаучы кешегә «син ялган сөйлисең» дигән фикерне төшендерү – реаль түгел, ул әлеге сүзләрне кабул итә һәм аңлый алмаячак. Ә инде психологик үзенчәлек очрагында бер генә ысул ярдәм итә аладыр, мөгаен: мифоман белән тыныч тонда сөйләшергә. Аның алдавы аркасында килеп чыккан проблемалар турында, аның ялгыз булмавы, янәшәсендә ярдәм кулы сузарга әзер кешеләр булу хакында аңлатырга кирәк.

Әлеге язма синең өчен кызыклы һәм файдалы булгандыр дип ышанасы килә. Псевдологиягә бирешмә, көчле бул, бары тик хак сүзләр генә сөйлә! Чынбарлык ялгансыз да бик кызыклы ул, ышан.

Рәсем: «Freepik.com»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев