Логотип Идель
Бу – тема!

ПРОФИЛЬ АРТЫНА «КАЧУ»: СИНЕҢ АВАТАРКА НИ СӨЙЛИ?

Социаль челтәрләрнең бүгенге көндә кеше тормышында зур әһәмияткә ия булуы беркемгә дә сер түгел. Тик шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: алар кемнеңдер үсешендә ярдәм итсә, кайберәүләр аңа булган бар буш вакытын багышлый. Нәтиҗәдә, кайвакыт интернет аркасында кеше ике тормыш алып бара, хәтта реаль тормышын бөтенләй «онытучылар» да бар... Өстәвенә, күбесе аватаркалар артына «кача». Бу ысул ярдәмендә теләсә-кемгә «әверелә» аласың. Күп вакыт аватаркаларда әсәр, мультфильм персонажлары, уен геройлары, хәтта башка кыз яки егет фотосурәтләре дә очрый.

Шәхси фото

Мондый аватаркалар социаль челтәрләрдә бик еш очрый. Күп очракта – селфи. Шунысы да бар, зур итеп ачылган күзләр бу кешенең күп сөйләргә яратуын, читкә караш – серлелекне белдерә. Йөзнең яртысы гына күрсәтелүе яки аксессуарлар белән каплануы кешенең оялчанлыгын, якын мөнәсәбәтләрдән куркуын күрсәтә. Мондый кешеләр тиз арада үз фикерен белдерә алмыйлар, куркып калырга да мөмкиннәр. Танымаслык итеп «фильтрланган» фотоларга карагач, кызык булып китә. Әйе, барыбызның да күз астындагы кара түгәрәкләрен, проблемалы битләрен күрсәтәсе килми, билгеле. Әмма шул дәрәҗәдә үк түгел бит инде! Табигыйлек турында онытмасак иде.

Сабый чакта төшкән сурәт

Мондый фотоларга карагач, «эреп төшәсең» инде менә. Шул вакытларга бик тә кире әйләнеп кайтасы килә, шулай бит? Бу фотоларны менә шулай сабый чакны сагынганда «казып» чыгарасың да инде. Әмма мондый фото кешенең профилендә даими «эленеп» тора икән, инде уйланырга кирәк. Димәк, бу аватарка хуҗасының кайсыдыр «ягы» үсәргә, картаерга теләми.

Җәнлек рәсемнәре

Әйе, мондый фотографияләрне куючылар да юк түгел. Бу очрак күбрәк өлкән яшьтәгеләрдә күзәтелә. Әмма моның белән нәрсә аңлатырга теләгәннәрен беләләрме?! Һәр хайванның үз мәгънәсе бар бит: песи – үз-үзеңә ышаныч һәм бәйсезлек, эт – тугрылык һәм дөреслек, төлке – хәйлә, елан – акыл, арыслан – көч, дәрт символы.

Хыял чагылышы

Максат, хыял, шөгыль – болар барысы да кеше тормышында мөһим роль уйнаучы төшенчәләр. Кайвакыт аватаркаларда аларның чагылышын да күрәбез. Шул рәвешле кешеләр үз-үзенә ышанып, алга барырга, югарыга күтәрелергә омтыла.

Табигать, галәм күренешләре

Чәчәкләр, диңгез, таулар, космос... Мондый төр аватаркаларның хуҗасы юк-бар турында сөйләшергә, гайбәт сатарга, имеш-мимешләр белән алышырга бөтенләй яратмый. Аңа күбрәк гыйлем алу ягы кызыклы. Ул – интроверт. Аңа шау-шу, күңел ачулар кирәкми. Бу аның энергиясен генә ала. Ә менә табигатьтәге ялдан ул беркайчан баш тартмаячак.

Сүзләр язылган сурәтләр

Ниндидер сүзләр, фикерләр язылган фотоларны күбрәк үз-үзенә ышанмаучылар, уйларын кычкырып әйтергә куркучылар куя. Шул рәвешле, ул кешегә үзе турында җиткерергә тырыша.

«Балалык» чире

 Мультфильм, уен персонажларының рәсемнәренә килгәндә, бу «балалык» чире. Андый кешеләр үз дөньясына чумган була. Аларга шулай рәхәт.

Гүзәл Мөхәммәтнәбиева, 21 яшь:

– Миңа аватаркаларда кешенең нәкъ менә үз фотосурәтен куюы ошый. Әлбәттә, табигать, аның җәнлекләре матур, сүз дә юк. Тик профиль – синеке! Анда синең фотографияләрең булырга тиеш. Үзенең йөзен яшерүчеләр читтән үз-үзләренә ышанмаучы булып күренә. Ә бит син нинди генә булсаң да – ул син. Һәрбер кеше үзенә күрә матур, күркәм. Үзеңне ярата белергә кирәк! Тик шунысы да бар: дин буенча кайберәүләр йөзләрен күрсәтүдән баш тарталар, әмма бу ситуациядә дә дөрес юл табып була.

Актёр фотосы, персонажлы аватаркалар да еш очрый. Тик аларга карагач, бу профиль артында «качып ятучыга» минем кызыксынуым югала. Фотограф буларак, фотошоп ярдәмендә «ясалган» фотоларга карашым турында шуны әйтә алам: әлбәттә журнал битләрендәге, рекламадагы егет- кызларның фотосурәтләре идеаль булырга тиеш. Тик көндәлектә мин табигыйлек ягында һәм шуны ассызыкларга яратам!

Алинә Әхтәмҗанова, 17 яшь:

Минем уйлавымча, кешенең бүтәннәрнең фотосурәтләрен алып, үзләштерүләре, ягъни шуның артына качулары, иң беренче чиратта үз-үзенә ышанмаучанлыктан киләдер. «Ә бәлкем аны берәрсе йөз-кыяфәтеннән чыгып, тәнкыйтьләп, аның күңеленә зур яра салгандыр» дигән уй да килә. Һәм шуның нәтиҗәсендә, социаль челтәрләрдә мондый сурәтләр бик еш очрый. Шуңа күрә, кешеләр бер-берсенә карата мәрхәмәтлерәк булсыннар иде, әйтәсе сүзләрен, фикерләрен уйлап сөйләшсеннәр иде.

Ильвина ШӘЙХУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев