Логотип Идель
Бу – тема!

«ПРИМА БАЛЕРИНА» БАЛЕТ МӘКТӘБЕ ҖИТӘКЧЕСЕ ЭЛИНА УСМАНОВА: «МИН СӘЛАМӘТ БУЫН ҮСҮЕН ТЕЛИМ»

Аэробика буенча Россия спорт остасы, ТР һәм РФ җыелма командасы әгъзасы, тәҗрибәле хореограф Элина белән балет мәктәбе, аның үзенчәлекләре һәм балериналарны әзерләү турында сөйләштек. Дөресен генә әйткәндә, мин бу нәфис сәнгать төре белән шөгыльләнүче шәхестән интервью алырга бик теләдем. Музыкаль-хореографик образларда аккош кебек чыгыш ясаучы кызларның тормышына бераз гына булса да кагыласым килде. Аның белән сөйләшкәч, әзрәк «канатлар» да үсте шикелле

Исеме: Элина Эмиль кызы Усманова

Туган көне: 28.05.2000

Яшәү урыны: Казан шәһәре

Белеме: Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты

Фирүзә Закирҗанова фотосы

«БАЛЕТ МИҢА СПОРТТА ҮРЛӘР ЯУЛАУ ӨЧЕН ЯХШЫ ӘЗЕРЛЕК БИРДЕ»

– Элина, балет һәм гимнастикага кайчан килдең?

Бөтен тормышым ул – спорт һәм сәнгать, мин анда 4 яшьтән бирле. Нәкъ шул вакытта бик теләп, классик хореография түгәрәгенә йөри башладым. Анда 9-10 яшьтә кызларны әкренләп пуантыларга бастыралар. Ә мин инде бу яшькә балет аяк киеменнән чыгыш ясый идем. 11 яшемдә Төркиядә иҗади бәйгедә катнаштым, анда мине аэробик гимнастика буенча ТР җыелма командасы тренеры күреп алды. Шул мизгелдә балеттан аэробик гимнастикага күчтем. Балет миңа спортта үрләр яулау өчен яхшы әзерлек бирде. 16 яшемдә инде мин ТР җыелма командасында идем, ә 17дә – Россия җыелмасы белән Дөнья кубогы этабында Португалиядә катнашып, 2 урынлы булдык. Моны үзем өчен мөһим старт дип саныйм.

«ПРИМА БАЛЕРИНА» БАЛЕТ МӘКТӘБЕ ҺӘМ АНЫҢ ҮЗЕНЧӘЛЕГЕ

– Син балет мәктәбендә эшлисең. Мәктәпнең юнәлеше турында тулырак сөйләп кит әле. Аның үзенчәлеге нидә?

Мәктәпнең исеме – «Прима Балерина», бүгенге көндә Казанда аның ике филиалы бар. Җитәкчесе һәм баш хореографы – мин үзем. Бездә 3-13 яшьлек балалар шөгыльләнә. Балалар – дәүләтебезнең чәчәкле киләчәге, ә ул исә физик һәм психик сәламәтлектән тора. Без теләсә нинди әзерлек дәрәҗәсендәге балаларны туплыйбыз һәм гимнастика белән балетны заманчалаштырып укытабыз. Балет һәм гимнастика аерым ул – икесе ике тар профильле юнәлеш. Бездә исә балалар станок янында төп классик хореографиягә, партерлы гимнастикага, моннан тыш биергә, нәфислеккә өйрәнә. Еш кына кечкенәләр хореография дәресләрен авыр кабул итә, чөнки бу – хәлдән тайдыргыч хезмәт. Ә гимнастика һәм бию өстәгәч, балаларда шөгыльләнү теләге туа. Алар тренировкаларга атлыгып йөри башлый. Мотивация өчен без балаларга чыгышлар белән видеолар күрсәтәбез. Безнең мәктәптә алар зур сәхнәләрдә чыгыш ясау өчен әзерләнә. Даими рәвештә бәйгеләрдә катнашабыз һәм ата-аналар өчен ачык дәресләр үткәрәбез. Тагын бер аерма – балалар заманча эшкәртүле классик музыкага чыгыш ясый.

– Укучыларның казанышлары да бардыр инде?

– Әлбәттә, төркемнәр белән бәйгеләрдә II, III, ялгыз чыгышларда I, II урыннар яулаган бар. Гомумроссия бию оешмасы әгъзалары булып та торабыз, аларның ярышларында даими катнашабыз.

БЕЗ БАЛАЛАРНЫ ОРЫШМЫЙБЫЗ ҺӘМ БАШКАЛАР БЕЛӘН ЧАГЫШТЫРМЫЙБЫЗ

– Балет белән шөгыльләнү өчен нәрсә мөһим?

Тышкы кыяфәт, холык (тәвәккәллек), психологик халәт (үсә төшкәч, бала психологик яктан балетка әзер булырга тиеш), физик халәт (көч, тизлек, нәфислек, сыгылмалылык) һәм алга таба үсеш өчен ата-ана һәм педагог ярдәме.

– Балет мәктәбендә балалар нәрсә киеп шөгыльләнә? Кыяфәткә таләпләр катгыймы?

Форма эчтәлекне билгели, шуңа күрә балалар махсус киемнән – матур купальник, итәк, һәм, әлбәттә инде, җыелган чәчләр. Мәктәптә шулай ук стикерлар бирү, бәяләү системасы бар. Без балаларны орышмыйбыз һәм башкалар белән чагыштырмыйбыз.

– Бу сәнгать төре кемгә туры килми?

Бу сәнгатьнең туры килү-килмәве 8-9 яшьләргә аңлашыла. Безнең мәктәптәге төр исә һәр кызга туры килә. Киләчәктә балет белән профессиональ рәвештә шөгыльләнмәсә дә, аның нәфислеге, төз гәүдәсе, сыгылмалылыгы, координациясе гомере буена калачак. Мин сәламәт буын үсүен телим.

ТУКЛАНУ, ЯШЬНЕҢ ӘҺӘМИЯТЕ ҺӘМ БАЛЕТ ТУРЫНДА МИФ

– Ничә яшьтә балет һәм гимнастика белән шөгыльләнә башлау яхшырак?

– Гомумән, үзешчән дәрәҗәдә теләсә ничә яшьтә шөгыльләнергә мөмкин. Үзеңне сынап карарга кирәк.

– Балериналарның туклануы турында сөйлә әле. Чыннан да алар бик аз ашыймы?

– Училищеларга укырга керүче балериналар турында сөйләшсәк, әлбәттә, аларның рационы кырыс. Зур спортта үзеңне кулда тотарга кирәк. Шәхсән мин үзем һәрвакыт дөрес тукланам, әмма диеталар белән мавыкмыйм.

– Балет турында  нинди миф ишеткәнең бар?

– Балериналар бармакларында бии һәм карабодай гына ашап яши дигәнне.

– Балерина юлын башлаган вакытыңа кайтып, үзеңә нәрсә дип әйтер идең?

– Тырышып эшләргә һәм үз мөмкинлекләреңә ышанырга кирәк, синең барысы да килеп чыгачак, дип әйтер идем.

«Прима балерина» балет мәктәбендә төшерелгән фотолар авторы – Аида Фомичева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев