Логотип Идель
Бу – тема!

ПЛЯЖ МОДАСЫ: УҢАЙЛЫ, ҖИҢЕЛ ҺӘМ МАТУР ОБРАЗЛАР

Бу җәйдә кызлар тропик принтлы купальникларга өстенлек бирә, шулай ук ретро стиль, ягъни озын җиңле бикинилар белән салам эшләпәләргә дә игътибар итә. Пляжда ял итәр өчен челтәрле су коену костюмнары да идеаль вариант. Быел аларның популярлыгы күп тапкырга артачак. Ә менә төсләргә килгәндә, иң яхшысы – кара, кызыл һәм ачык төсләр сайлау. Ләкин купальниклар белән генә эш бетми бит әле. Кызу һава торышында җиңелчә кием кияргә дә кирәк. Мәсәлән:

Костюмнар

Сары, кызыл, яшел, ал... Синең җәйге гардеробыңда ачык төсле матур костюмнар, һичшиксез, булырга тиеш! Җаның теләгән комбинацияле костюм кия аласың: шортик һәм топ, итәк яисә чалбар һәм майка... Иң мөһиме – үзеңне ул киемдә уңайлы хис итү.

Бәйләнгән туника

Бәйләм белән дус булучылар моны үзләре дә эшли ала. Әлеге туникалар кызу көнне диңгез яры буйлап хисләнеп йөрер өчен менә дигән! Алар эре һәм вак бәйләүле була, шулай ук күлмәк формасында да сатыла.

Озын туника

Тубыктан булсалар да, җәй көне бу киемнән бер дә кызу түгел. Киресенчә, озын туникалар эсседән коткара. Җиңел тукымадан тегелгән әлеге кием тәнгә суларга мөмкинлек бирә.

Иркен күлмәкләр

Иркен, оверсайз, ирләр күлмәген хәтерләткән бу зәвыклы кием – пляж образының иң мөһим өлеше.  Җиңел тукымадан тегелгәнен сайларга тырыш.

Сарафан

Гади тегелешле, иркен һәм нечкә генә баулы сарафаннар да кояшлы көннәрне бизәячәк. Өстәвенә, рәхәтләнеп кызына да алачаксың. Сарафаннар шулай ук бәйләнгән вариантта да бар.

Комбинезон

Җылы һавада көндез яки кич йөрү өчен бик яхшы кием. Аны эшкә дә, дуслар белән вакыт үткәрергә дә киеп була. Бу җәйдә озын җиңле һәм баулы, чалбарлы яки шортиклы комбинезоннар популяр. Сайлаганда иркен һәм табигый тукымаларга өстенлек бирергә онытма.

Әлеге матур образларга туры килә торган аяк киеме дә кирәк инде. Мода белгечләре менә нәрсә тәкъдим итә:

Сандали

Бу җәйдә әннә ги, геннә ги, аягымда сандали, дип шәһәр урамнарыннан йөриселәрең бар әле. Бөтен киемеңә дә туры килердәй төсне сайларга тырыш, ачык төсләргә игътибар ит.

Кечкенә үкчәле мюли

Алар уңайлы, йомшак һәм бик зәвыклы. Өстәвенә, кая телисең, шунда кия аласың.

Күн шлепанцлар

Әгәр син үкчәле аяк киемнәр яратмыйсың икән инде, шушыларны сайла. Ләкин болар белән җәяүләп озак йөрү кыенрак булачак, чөнки шлепанцларның тигез табаны аякларны авырттыра башлый.

Балеткалар

Быел очлы һәм түгәрәк башлы балеткалар модада. Челтәрле, күн, замшадан тегелгәннәренә өстенлек бир. Аксыл яисә, киресенчә, бик ачык төслеләрне ки. Кыюрак бул!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев