Логотип Идель
Бу – тема!

ПЕРФЕКЦИОНИЗМ: КАМИЛЛЕККӘ ОМТЫЛУ СИНДӘ НИ ДӘРӘҖӘДӘ?

Күп кенә кешеләр перфекционизмны ниндидер бер уңай төшенчә итеп кабул итәләр. Әлбәттә, камиллеккә омтылу, идеаль дәрәҗәгә җиткереп эшне башкару күбебезгә уңышка ирешергә ярдәм итә. Әмма кайчагында бу сыйфат бәхетле булырга комачаулый, эшчәнлегебезгә, мотивациябезгә тискәре йогынты ясый.

Перфекционизм нервларны какшатырга, шәхеснең үз бәясен төшерергә мөмкин. Тормышта барысын да идеаль дәрәҗәгә җиткереп эшләп булмый. Бу дөрес тә булмас иде. Дөньяда берәр идеаль күренешне, кешене очратканың бармы? Перфекционистлар эш урынында, укуда, кешеләр белән мөнәсәбәтләр төзегәндә югары стандартларга омтылырга ярата. Алар барысын да 100% итеп башкарып чыгарга тырышулары аркасында, еш кына карарларны озак кабул итәләр, күп тапкыр бер эшләгән эшне тикшереләр һәм уңышсызлыктан куркалар.  

Ә син перфекционистмы? Камиллеккә омтылу синдә ни дәрәҗәдә икәнен тест аша ачыкла.

Эштә

А) ялгызым яисә коллектив белән бергә башкарган эштә мин үземне уңайлы хис итәм.

Б) ялгызым гына эшне башкарып чыгарга яратам, чөнки калганнар аны минем кебек үк 100 % яхшы итеп эшләмәячәкләр.

В) ялгызым гынамы, кешеләр белән эшлимме, анысы минем өчен әһәмиятле түгел, иң  мөһиме  –  эш аз булсын. 

Мөнәсәбәтләрдә

А) компромиссны таба беләм.

Б) барысын да үзем хәл итәргә, контрольдә тотарга яратам.

В) мөнәсәбәтләрдә карарларны кем кабул итүнең әһәмияте зур түгел. Иң мөһиме – дөрес карар булуы.

Сиңа бик җитди эш биргәннәр. Син аны эшләп чыккач, үзеңнең хаталарыңны таптың. Синең реакция?

А) хаталарымны төзәтәчәкмен.

Б) үземне ачуланам, ничек шундый хата җибәрүемне аңлый алмыйм.

В) ул хаталар турында уйлап та тормаячакмын.

Син якыннарыңнан бәйрәм өстәлен хәзерләү өчен ярдәм сорыйсың. Алар барысын да эшләгәч, син салаттагы яшелчәләрнең дөрес туралмаганлыгын һәм салфеткаларның тигез ятмавын күреп аласың. Синең реакция?

А) Ярар инде, зыян юк.

Б) Ачуым чыга. Үзем барысын да яңадан дөреслим.

В) Мина барыбер, аны кунаклар сизмәячәкләр бит.

Нәтиҗәләр:

А җаваплары күбрәк булса, син тормышка яраклаша беләсең. Бу сыйфатың сиңа катлаулы вакыйгалардан җиңел чыгарга ярдәм итә.

Б җаваплары күбрәк булса, син – перфекционист. Әгәр сиңа һәрвакыт үзеңнең идеальлеккә омтылып торуың ошамый икән, ул хакта уйлана башларга вакыт.

В җаваплары күбрәк булса, сиңа бөтенләй барыбер. Катлаулы мәсьәләләргә битараф карарга яратасың. Яхшы сыйфат түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев