Логотип Идель
Бу – тема!

«ОЗЫН ТӘНӘФЕС» («БОЛЬШАЯ ПЕРЕМЕНА») КОНКУРСЫНЫҢ ЯҢА ЭТАБЫНА СТАРТ БИРЕЛДЕ

30нчы апрель көнне БольшаяПеремена.онлайн сайтында мәктәп укучылары өчен Россиякүләм «Озын тәнәфес» («Большая перемена») конкурсының яңа этабы башланып китте.

Конкурс 28нче мартта башланып киткән иде. Хәзер анда 120 меңнән артык 8-10 сыйныф укучылары теркәлгән. Теләге булган югары сыйныф укучылары 23нче июньгә чаклы регистрация уза алалар. Дистанцион этап тәмамланганнан соң, катнашучыларны мотивацион бирем һәм кейслар белән эш, ә соңрак октябрьдә узачак финал көтә.

Конкурсның яңа этабы – Үзең турында сөйлә (Представь себя) дип атала.

– Катнашучыларга үзләренең кызыксынулары, көчле яклары турында сөйләргә кирәк булачак. Әлеге бирем ике өлештән тора: кыска инша һәм үз-үзеңә презентация. Презентациянең форматы катнашучының фантазиясеннән тора, чикләүләр юк. Үзеңнең биегәнеңне видеога төшерергә, фильм өчен сценарий язарга, бизнес-идея тәкъдим итәргә була, кыскасы, барысы да катнашучының үзеннән тора, – ди "Россия – мөмкинлекләр иле" оешмасының генераль директоры Алексей Комиссаров.

"ПроеКТОрия" проекты җитәкчесе Светлана Патрикеева сүзләренчә, конкурсның әлеге этабында тестирование вакытында алган киңәшләргә таянып эш итә алачаклар.

"Представь себя" этабы катнашучыларга өч тестны үткәннән соң ачыла, әлеге тестларның һәрберсе уен формасында оештырылган һәм укучыларның конкурс барышында потенциалын һәм көчле якларын ачарга ярдәм итәчәк. Тестирование нәтиҗәсе буенча, катнашучы конкурсның кайсы юнәлеше үзенә иң яхшы туры килгәнен беләчәк. "Озын тәнәфес"нең алдагы биремнәрен катнашучылар тугыз юнәлешнең берсе кысаларында үтәргә тиеш булачаклар: "Иҗат ит!", "Табигатьне сакла!", "Әйләнә-тирәңне үзгәрт!", "Сәламәт бул!", "Киләчәкне төзе!", "Иң мөһиме турында сөйлә!", "Яхшылык эшлә!", "Россияне өйрән!", "Хәтерлә!".

Үз-үзенә презентация этабыннан соң конкурс катнашучыларына кейслар чишү этабын, ә аннары һәр федераль округта узачак ярымфинал этабын үтәргә туры киләчәк. Финал исә, бу елның октябрь аенда узачак.

"Озын тәнәфес" конкурсының төп максаты – яшүсмерләргә үзләрен күрсәтү, көчле якларын табу мөмкинлеге бирү.

Ярымфиналга 6000, ә финалга 1200 укучы чыгачак һәм 8-9сыйныф укучылары арасында 300, 10нчы сыйныф укучылары арасында 300 җиңүче булачак.

10нчы сыйныф укучылары арасында җиңүчеләргә 1 миллион сум күләмендә акчалата бүләк тапшырылачак, әлеге акчаны алар югары белем өчен түләүгә, ә бюджет буенча укырга кергән очракта, ипотека яки бизнес-стартапка тота алачак.

8-9нчы сыйныф укучыларын исә 200 мең сум күләмендә акчалата бүләк көтә. Бу акчаны алар өстәмә белем яки уку өчен кирәкле гаджетлар алуга тота алачак.

Шулай ук, барлык финалистлар "Артек"ка юлламага ия булачак. 20 иң яхшы мәктәп матди ярдәм алачак (2шәр миллион).

Әлеге конкурсның оештыручылары – "Россия – мөмкинлекләр иле" оешмасы, "Роспатриотцентр", "ПроеКТОрия", һәм РДШ (Россия укучылары хәрәкәте). Конкурс Россия Федерациясе Мәгариф министрылгы һәм яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык ярдәме белән оештырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев