Логотип Идель
Бу – тема!

ӨЙДӘГЕ ТРЕНИРОВКАЛАР ӨЧЕН 7 КУШЫМТА

Соңгы елда өйдә генә тренировкалар үткәрү кыз-егетләргә ошый башлады. Чөнки каядыр озаклап бару да кирәкми, үзең теләгәнчә шөгыльләнеп тә була, өстәвенә, душ та якын. Өйдә спорт белән шөгыльләнергә яратучылар өчен җитештерүчеләр күп кенә файдалы кушымталар тәкъдим итә.

Теләсә нинди тренировканы (кардио, көч, интерваль) өй шартларында оештырырга була. Атналык план төзеп, үзең сайлаган вакытта тренировкалар эшләргә сиңа спорт кушымталары ярдәм итәчәк. Аларны күпме уңайлы, шуның кадәр куллана аласың.

Nike Training Club

Бу кушымтаны ясау өчен иң текә тренерларны җәлеп иткәннәр. Алар 190нан артык тренировкалар программасын төзегән. Тренировкаларның озынлыгы 15 минуттан башлана. Дөресен генә әйткәндә, шушы кушымта булса, калганнары сиңа кирәк тә булмаячак. Биредә төрле дәрәҗә һәм йөкләнештәге тренировкаларны таба алачаксың. Әгәр, әйтик, син йога остасы икән, син үзеңә теге яки бу дәрәҗәне сайлыйсың да, рәхәтләнеп шөгыльләнә башлыйсың. Кулланучылар сүзләре буенча, кушымтада уңайлы интерфейс һәм күңелле тренер тавышы бар.

Freeletics — Training Coach

Бу да популяр тренировкалар кушымтасына керә. Монда үз авырлыгың белән генә төрле күнегүләр ясарга тәкъдим итәләр. Кушымтада күнегүләрне башкару техникасын видеоинструкцияләр, вакыт санагычлары һәм тавыш сигналлары белән җентекләп күрсәтәләр. Син әзер тренировкалар программасын куллана аласың, шулай ук үзеңнекен дә төзергә мөмкин.

Табата. Интервальные тренировки дома

Кушымта бик аз вакытлы кешеләр өчен файдалы булачак, дип уйлыйм. Тиз-тиз генә ябыгырга теләгәннәргә биредә 4әр минутлы күнегүләр әзерләнгән.  Шәп бит? Тик 4 минут эчендә сиңа бер күнегүне максималь интенсивлык белән, җиренә җиткереп эшләргә кирәк булачак. Шулай ук монда үз күнегүләреңне дә уйлап табып була. Кушымтаның статистикасы синең уңышларыңны күрсәтеп барачак. Өстәвенә, тренировканы калдырмас өчен, теләсә кайсы вакытка искәртү куярга мөмкин.

8fit

8fit – сиңа яшәү рәвешен спорт ярдәмендә генә түгел, ә туклану белән дә алыштырырга ярдәм итүче  кушымта. Монда син сәламәт рацион, максатлар һәм тренировкалар планын төзеп бара аласың. Тик максатларны төгәл итеп язарга кирәк: мәсәлән, максат – 55 кг га кадәр авырлыкны ташлау.  

Johnson & Johnson Official 7 Minute Workout

Кыска күнегүләр өчен шәп кушымта: 7 минут һәм бетте. Җаның теләгән йөкләнешне сайлыйсың да, 7 минут буе спорт белән шөгыльләнәсең. Әгәр сиңа бу гына аз тоелса, тренировкаларның озынлыгын үзгәртү мөмкин.

Track yoga

Биредә йөзләгән асан, виньяс һәм «флоу», һәр кешегә җайлаштырылган йога тәкъдим ителә. Бу өйдә генә йогага абонемент алу дисәң дә була. Кушымтада  тренерга сорау бирү мөмкинлеге тудырылган. Ә җавап тәүлек дәвамында килә.

Adidas Running яки Runtastic

Йөгерү, хайкинг һәм велоспортны яратучыларның төркеме бу. Йөгерү өчен иң яхшы саундтрекны сайлап та, велосипедта йөрүнең 3D-видеосын булдырып та, фикердәшләр белән бер төркемгә берләшеп тә була монда.  Биредә кирәк очракта профессионаллар белән киңәшләшү мөмкинлеге дә бар. Бу кушымта сине марафоннарда йөгерергә дә өйрәтәчәк әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев