Логотип Идель
Бу – тема!

ӨЙ ЮАБЫЗ: 6 ЗАМАНЧА ҺӘМ УҢАЙЛЫ ҖИҺАЗ!

Ниһаять, яз! Бар дөнья җанлана башлады! Нәрсәдер эшлисе, яңартасы килә! Өстәвенә, хәзер күпләр стресс халәтендә, ә көндәлек эшләр, шул исәптән җыештыру белән шөгыльләнү башны ял иттерә. Яз җитүгә безнең халыкның бер шәп гадәте бар – өй юу! Шәһәрдә фатирларда да, авыл йортларында да яшәүчеләр тирли-пешә бар дөньяны җыештыра башлыйлар. Бу язмада мин сезгә әлеге процессны җиңеләйтер өчен махсус җиһазлар турында сөйлим! Киттек!

1) Вертикаль тузан суырткыч

Көн дәвамында өйне чиста тоту өчен гади, әмма бүгенге кәндә бик популяр булган түгәрәк робот тузан суырткычлар да ярый. Ә менә җентекләп, барлык почмакларга да кереп җыештырыр өчен вертикаль тузан суырткычлар ярдәмгә килер. Ул идән һәм паласларны гына түгел, ә урын-җирне дә, түшәмдәге пәрәвезләрне дә, пәрдәләрне дә тузаннан чистартыр өчен менә дигән нәрсә. Гади тузан суырткычка караганда ул күпкә мобиль һәм җиңелрәк. Өстәвенә, күпчелек модельләр чыбыксыз сатыла.

Бәясе 2 меңнән башлана.

2) Автоматик рәвештә сыгыла торган швабра

Идәнне – бөгелеп, кулларны, тезләрне пычратып юарга яратмасагыз бу швабра сезгә ярдәмгә киләчәк. Аның сере үзе, автоматик рәвештә сыгылуда. Мондый швабралар гадәттә я түгәрәк, я өчпочмак, я турыпочмаклы формада була. Мин сезгә турыпочмаклысын киңәш итәр идем, чөнки аны саклау күпкә уңайлырак һәм әз урын ала.

Бәясе 1 меңнән башлана

3) Тәрәзә юа торган щетка

Микрофибралы һәм уңайлы булсын өчен резинадан ясалган махсус щётка тәрәзәне һәм төрле пыялаларны пычрактан белән тузаннан тиз арада чистартырга менә дигән җиһаз. Гадәттә, мондый җайланмаларда – телескопик тотка, шуңа күрә аның белән тәрәзәнең тышкы ягына барып җитү җиңелрәк.

Бәясе 700 сумнан башлана

4) Яссы швабра

Карават, шкафлар, диван астында тузаннарны, җыелган пычракларны чистарту өчен бик җайлы швабра. Аның ярдәмендә тузаннарны сөртеп чыгарыр өчен идәнгә сузылып ятарга кирәк булмаячак :)

Бәясе 300 сумнан башлана

5) Тар щетка

Радиаторлар арасын, кафель аралыкларын һәм гомумән барлык тар урыннарны юар өчен уңайлы щетка. Губкаларга караганда алар пычракны яхшырак бетерәләр һәм тирәнрәк керә алалар.

Бәясе 150 сумнан башлана.

6) Микрофибрадан ясалган чүпрәкләр

Күбесе өй җыештырганда я кәгазь чүпрәкләр, я иске киемнәрне ертып, шулардан чүпрәк ясыйлар. Ләкин алар тиз таушала, үзләре артыннан тузан калдыралар. Шуңа күрә мин сезгә микрофибрадан ясалган чүпрәкләрне тәкъдим итәм. Алар күпчелек тапларны, тузаннарны эз дә калмыйча бетерергә ярдәм итәләр. Шуның өстәвенә, аларны юып, тагын әллә ничә тапкыр кулланып була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев