Логотип Идель
Бу – тема!

ҺӨНӘРИ БӘЙРӘМ: «УКЫТУЧЫ, ИҢ БЕРЕНЧЕ ЧИРАТТА, ЗАМАНА БЕЛӘН БЕРГӘ АТЛАРГА ТИЕШ»

Укытучы булу – иң авыр, иң җаваплы, ләкин шул ук вакытта иң гүзәл һөнәрләрнең берседер. 5 октябрь  –  Халыкара  Укытучылар көне. 1994 елдан бирле йөздән артык ил бу көнне бөек мөгаллимнәрне котлауга багышлый. Әлеге бәйрәм белем бирү өлкәсендә эшләүче һәркем өчен мөһим булып санала. Ә бу бәйрәмне әле беренче ел гына укытучылар ролендә каршы алучылар нәрсә дияр икән? Яшь укытучылар үзләренең һөнәре турында сөйләп китсен әле: алар күзлегеннән укытучы  кем һәм нинди булырга тиеш ул?

Рания Гыйлемханова (башлангыч сыйныф укытучысы):

– Укытучы – белем дөньясының ишекләрен ачучы гына түгел. Укытучы – иң якын дус та, икенче «әти-әни» дә, укучыга һәрвакыт дөрес юлны күрсәтеп, ялгыш адымнардан саклап торучы фәрештә дә. Еш кына «кырыс укытучыны истә калдыралар, хөрмәт итәләр», дигән фикерләр ишетәм. Әмма моның белән килешмәс идем. Сиңа үз фәнеңне тиешенчә дәрәжәдә белеп, балалар белән бер дулкында булып, аларның эчке дөньясын танып-белүгә ирешергә кирәк. Заманалар үзгәреп тора, ә димәк, укытучы, иң беренче чиратта, замана белән бергә атларга тиеш. Балаларның кызыксынулары белән уртаклашырга һәм белем алуга кызыксыну уятырга кирәк. Кырыслык белән түгел, яхшы мөгамәлә белән дә укучылар алдында хөрмәт казанырга була. 

Эльвина Сәрвәрова (рус теле һәм әдәбияты укытучысы):

– Укытучы булу – балалар янына кереп, 45 минут дәресеңне укытып чыгып китү генә түгел. Укытучы укучылары белән тәрбияви әңгәмәләр алып барырга, нинди дә булса киңәшләре белән бүлешергә тиеш, дип уйлыйм мин. Укытучы булу – ул сәләт. Бу һөнәрне сайлагансың икән, син аның белән гомер буена бергә атлаячаксың. Мин әле бу һөнәр белән яңарак кына танышсам да, укытучы булуның авыр һәм кызык якларын күрергә җитештем дисәм дә була. Балалар – төрле, алар бер-берсенә охшамаган. Алар белән бергә син үзең дә һөнәреңнең барлык нечкәлекләренә төшенәсең, һәм бу бик кызык! Ә иң текә укытучы исемен алыр өчен, минемчә, балалар белән бер дулкында булу мөһим.

Айсылу Хакимҗанова ( инглиз теле укытучысы):

– Минем өчен укытучы – киләчәк буынга белем һәм тәрбия бирүче. Бу һөнәр олы җаваплылык сорый. Дөресен генә әйткәндә, укытучы булырмын дип уйламаган идем. Әмма язмыш шушы юлга алып кереп китте, һәм мин аңа бик рәхмәтле. Укыта башлаганда, бик күп курку, аңлашылмаучанлыклар булачагын белдем. Әмма яхшы коллектив миңа аларны һәрвакыт җиңәргә ярдәм итеп тора. Чын укытучы шаярта да, кырыслыгын да күрсәтә белергә тиештер ул. Укытучы үзенең һөнәре белән янып торса, һәрвакыт эзләнүләрдә булса, яңалыкка омтылса, укучылары аның белән горурланачаклар, аңа охшарга тырышачаклар. Укытучы булу – һөнәр генә түгел, ул – кешенең язмышы!

Диләрә Гыйздатуллина (рус теле һәм әдәбияты укытучысы):

– Укытучы булып эшли башлавыма әле бик аз вакыт үтте. Ләкин алай булса да, шушы кыска вакыт эчендә мин укытучының гади белем бирүче генә түгел, ә көчле кеше булырга тиеш икәнен аңлап өлгердем. Ә көчне каян алырга соң? Үзеңнән, бары тик үзеңнең һөнәреңнән генә! Чын укытучы балаларны тыңлата, үзенә җәлеп иттерә белергә тиеш. Балаларга карата мәхәббәт булганда гына, укытучы үз эшен башкарып чыгара аладыр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев